К. Кайласанатһа Куруккал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/К. Кайласанатһа Куруккал latin yazuında])

К. Кайласанатһа Куруккал (Тамил телендә: கா. கைலாசநாதக் குருக்கள், 1921 елның 15 августы - 2000 елның 8 августы) Шри-Ланкада, Джаффнадан өйрәнүче, язучы һәм профессор булган.

Тууы һәм белем алуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джаффна районында ортодоксаль Тамил Брамин гаиләсендә туган булган, беренчел белемен Наллурда, Мангаяркараси Видьялайяда алган. Урта белемен Парамешвара Колледжында Джаффнада Тһирунелвелида укыган.Бу мәктәп ябылган булган һәм шул ук бинада Джаффна Университеты нигезләнгән булган. Шри-Ланкада югары сыйныф урта мәктәпләр колледжлар дип атала. Ул Лондон Матрикуляция һәм Урта дәрәҗә имтиханнарын узган.[1]
Ул Цейлонда Пераденийяда Университетта Санскрит, Пали, Латин һәм Инглиз телләрен өйрәнгән. Аның шулай ук эш Алман теле һәм Француз теле белеме булган. Аның Санскрит остазы булып профессор Бетти Хэйман булган, соңрак ул Кайласанатһа Куруккалының дусты һәм гиды булган.[2]
Ул остаз дәрәҗәсен 1948 тәмамлаган һәм шул ук университетта Санскрит лекторы булып билгеләнгән булган.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул доктор дәрәҗәсен Пуне Университетында (Һиндстан) тәмамлаган. Ул Эпосларны һәм Пураник Периодларны өйрәнүдә тезис тәкъдим иткән һәм 1960 елда доктор дәрәҗәсенә ия булган.[3]
Ул академик карьерасын Пераденийяның Цейлон Университетында дәвам иткән.
Ул Цейлон Ревьюының Университеты өчен мәкаләләр язган.[4]
1974 елда Джаффна Университеты барлыкка китерелгәннән соң, ул анда Һинду Цивилизациясенең беренче сәркатибе булып билгеләнгән булган.
Ул 1976 елның июненнән 1978 елның декабренә кадәр профессор С.Гамлатһ белән сәнгать факультетының Декан-дашы булып билгеләнгән булган.[5] Ул Сәнгатьләр Факультетының мөдире итеп билгеләнгән булган.(ул шулай ук Раманатһан Сынлы Сәнгать Академиясе дип атала).

Һинду Дини Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Шри-Ланкада һәм Австралиядә күпсанлы Яджналарда Баш Каһин булган. Ул Шри-Ланкада Путталам районында Муннешварам гыйбадәтханәсендә баш җитәкчеләрнең берсе булып торган.[2] Ул Шри-Ланкада Ходай Шиваның Панча Ишварамнарамның (сыену урыннарның) берсе булып тора.[6]

Өйрәнүче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карьерасы дәверендә ул Санскрит текстлары, Һинду Цивилизациясе буенча киң өйрәнү эшләгән һәм Шри-Ланкада һәм чит илләрдә күп язмалар тәкъдим иткән.

Ат казанулары һәм титуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 елда, Джаффна Университеты аның академик сферага кертеме өчен D. Litt ат казануын биргән.[1]
  • 1982 елда Сәнгать һәм әдәбият журналистлары дусларының аның ихтирамына кабул итүләр уздырганнар.[1]
  • 1993 елда Шри-Ланка Һинду Дини һәм Мәдәни Эшләре Хөкүмәт Министрлыгы аңа Ведагама Мамани титулын биргән.[1]
  • 1998 елда ул пенсиягә чыккач Джаффна университеты аның Professor Emeritus дәрәҗәсен калдырган.

Китаплары (Тамил телендә)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Sanskrit Easy Tutor
  • History of Sanskrit Literature – бу китап Шри-Ланка Хөкүмәтенең Саһитья Бүләген алган
  • Rituals in Saiva (Hindu) Temples
  • Hindu Culture - Some Thoughts

Җитәкчелеге һәм өйрәнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Шри-Ланкада Һинду тәгълиматы һәм ритуаллары буенча белеме булган кеше булган ат казанган. Шри-Ланканың кечкенә Брамин җәмәгате илдә яшәсә дә, читтә яшәсә дә гыйбадәтханәләрендә, я гаиләләрендә нинди булса да ритуаллар, я йолалар башкарса да һәрвакыт аның киңәшен, я карашын сораган.[2]

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Австралиядә 2000 елның 8 августында үлгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]