Лагерная урамындагы мәчет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лагерная урамындагы мәчет latin yazuında])
Мәчет
Лагерная урамындагы мәчете
Ил Россия
Шәһәр Казан
Дин ислам
Бина төре мәчет
Төзелеш еллары 2015—??? еллар
Халәте рәсмиләштерелмәгән

Лагерная урамындагы мәчет - Казанның Киров районына караган Игумново авылында Лагерный урамындагы 111 йортта урнашкан мәчет. Айрат Әхмәтҗанов улының үлеменнән соң һәм аның өчен сатып алган йорт янганнан соң яңа өй урынына мәчет салырга карар итә. Төзелеш 2015 елда башланган. 2016 елда булган беренче мәхкәмәдән соң корылма рөхсәтсез төзелгән дип мәчетне сүтү таләбе куелды. Казан шәһәр хакимиятенең җир өчен җаваплы комитеты әлеге җиргә дәгъва итә. Алар әлеге җир муниципаль милек санала һәм Әхмәтҗановка бирелмәгән, анда төзелгән бина да үзбелдеклеге белән салынган ягъни канунсыз дип санала. Аларның карашы 2017 елның 6 июнендә булган Киров районы мәхкәмәсе карарында да чагылдырыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]