Ладиннар
Ладиннар | |
Үз аталышы |
ладин. Ladins |
---|---|
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: |


Ладиннар[1] (ладин. Ladins, алман. Ladiner, итал. Ladini) ― Швейцариянең көнчыгыш өлешендә һәм Италиядә (Көньяк Тирольда) яшәүче халык[2], ретороман төркеменә керүче милли азчылык[3][4].
Ладиннар күбесенчә Италиянең төньягында, Трентино-Альто-Адиҗе төбәгенең Көньяк Тироль, Тренто һәм Беллуно[d] провинцияләрендә, Сельва-ди-Валь-Гардена, Бадия, Фассе, Кортина-д’Ампеццо[d] һәм Ливиналлонго-дель-Коль-ди-Лана коммуналарында яшиләр[5].
Шулай ук ладиннар Швейцариянең көнчыгыш өлешендә, Граубюнден кантоны, Энгадин үзәнлегендә яшиләр[6].
Көньяк Тирольдә ладиннар халыкның 4,53% ын тәшкил итә.

Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин тотучы ладиннар ― Швейцариядә кальвинистлар һәм Италиядә католиклар.
Килеп чыгышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ладиннар килеп чыгышы буенча ― б.э.к. I меңьеллыкта Альп тауларында яшәгән, б.э. I гасырларында романлаштырылган борынгы рет[d] кабиләсе токымы.
Ладиннарның рәсми булмаган башкаласы булып Корвара-ин-Бадия шәһәрчеге тора.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Ладиннар» термины XIX гасыр уртасында итальян лингвисты Грациадио Исайя Асколи хезмәтләре ярдәмендә барлыкка килгән. Ул үзенең «Saggi ladini» (1873) хезмәтендә беренче тапкыр Граубюнден (Швейцария), Фриули (Италия) һәм Көньяк Тироль (Австрия; хәзер ― Италия) ладин тел төркемнәренең бердәнберлеге турында яза.
1870 елда «Ладин милләте» оешмасы (ладин. «Nazium Ladina»), 1905 елда «Ладин берлеге» (ладин. «Union Ladina») оешмасы барлыкка килгән, алар ладиннарны мәдәни һәм тел хокуклары өчен көрәштә берләштергәннәр. Хәзер ладиннар арасында иң абруйлысы ― «Доломит Альплары ладиннарының гомуми берлеге» (ладин. «Union Generela di Ladins dla Dolomites») оешмасы.
Тел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ретороман телләренә кергән ладин телендә сөйләшәләр, Швейцариядә шулай ук алман, Италиядә итальян Һәм алман телләре дә кулланыла.
Ладин телендә, бадиот диалектында, беренче текст 1631 ел белән даталана. 1833 елда Микура де Рю «Versuch einer deutsch ladinischen Sprachlehre» исемле беренче ладин грамматикасын иҗат итә. 1879―1895 елларда Иоганн Баптист Альтон (1845―1900) җиде китаптан торган ладин тарихлары һәм риваятьләр җыентыгын бастыра.
1905 елда Вильгельм Мородер Гарденда ладин телендә «L'Amik di Ladins» журналын чыгара. 1815 һәм 1865 елларда Көньяк Тирольда ладин телендә догалар китабы бастырыла, 1879 елда Матеус Декор Изге Женевьеваның[d] тормыш тасвирламасын бастыра.
XIX гасырның икенче яртысында Австрия мәктәп ведомствосы Гарден үзәне мәктәпләрендә ладин телендә Библияне өйрәнергә рөхсәт итә.
Хакимияткә Бенито Муссолини килү белән итальянлаштыру сәясәте кертелә, ул ладин теленең хәлен шактый начарайткан — аны мәдәният, мәгариф, суд эшләре, хезмәт күрсәтүләр, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәләреннән алып ташлаганнар һәм итальян теле белән алыштырганнар.
1948 елда Трентино-Альто-Адиҗе төбәгенең автоном статусы кабул ителә, ул Көньяк Тироль (Больцано) провинциясен итальян телле Тренто провинциясе белән берләштерүне күздә тота. Устав нигезендә, автоном вәкаләтләрнең күп өлеше халыкның күпчелеген итальяннар тәшкил иткән төбәккә тапшырылган. Шул рәвешле ладиннар карар кабул итү процессыннан чыгарылган. 1972 елда автономияле төбәкнең яңа статуты кабул ителә, ул ладиннарга сәяси һәм мәдәни хокуклар бирүне, шул ук вакытта провинция органнарына дәүләт һәм төбәк вәкаләтләрен тапшыру юлы белән Көньяк Тироль провинциясенең автономиясен киңәйтүне күздә тота[7]. 2001 елның февралендә Көньяк Тироль һәм Тренто автономиясен тагын да киңәйтүгә юнәлдерелгән Уставның яңа редакциясе кабул ителгән, аларның вәкаләтләре хәзерге вакытта автономияле регион вәкаләтләреннән шактый киңрәк.
1949 елдан ай саен ладин телендә «Без ладиннар» (ладин. «Nos Ladims»), 1972 елдан «Ладиннар авазы» (ладин. «La Usc Ladins») газетасы чыгарыла. 1990 елдан ― атналык газета.
Ладин телен саклау, яклау һәм тарату өчен, 1975―1976 елларда өч ладин мәдәнияте институты булдырыла: Виго-ди-Фасса шәһәрчегендәге Валь һәм Фасса үзәннәре өчен «Majon de Fascegn ладин мәдәнияте институты»[8], Гарден һәм Бадиа үзәннәре өчен Сан-Мартино-Ин-Бадия шәһәрчегендә урнашкан «Микура де Рю ладин мәдәнияте институты», Кортина-д’Ампеццо һәм Ливиналлонго-дель-Коль-ди-Лана коммуналарында яшәүчеләр өчен «Cesa de Jan ладин мәдәнияте институты».
Ладин теле Трентино-Альто-Адиҗе һәм Фриули-Венеция-Җулия провинцияләренең 54 коммунасында миноритар тел буларак танылган. 1989 елдан Көньяк Тироль провинциясе администрациясендә ладин теле мәҗбүри булып тора. 1993 елда ладин теле Фасса үзәнендә мәҗбүри була. Тренто провинциясендә 1993 елдан ладин теле балалар бакчаларында кулланыла һәм мәктәпләрдә өйрәнү өчен мәҗбүри булып тора. Больцано шәһәре радиосы көн саен 20-25 минут иртән һәм кич ладин телендә ике тапшыру эшли.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Ла Вале (Болцано). 1960-еллар
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Система державного управління Швейцарської Конфедерації: досвід для України / уклад. Л. В. Примаченко; за заг ред.Ю. В. Ковбасюка, С. В. Загороднюка. – К. : НАДУ 2011. – 56 с. әлеге чыганактан 2019-08-19 архивланды. 9 квітня 2019 тикшерелгән.
- ↑ Ретороманці. 9 квітня 2019 тикшерелгән.
- ↑ Jan Markusse: The South Tyrolese Inter-Ethnic Package Deal. An Example for Other Multi-Ethnic Regions?, in: Yearbook of European Studies 6. Borders and Territories. Rodopi, Amsterdam/Atlanta 1993, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 90-5183-506-X]], p. 193-220. E. g. For the small ethnic group of Ladins the package offers advantages and disadvantages.
- ↑ Christoph Perathoner: Die Dolomitenladiner 1848-1918: ethnisches Bewusstsein und politische Partizipation. Folio, Bozen/Wien 1998, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-3852560809]]
- ↑ Інститут ладинської культури «Cesa de Jan». 9 квітня 2019 тикшерелгән.
- ↑ Народи Швейцарії: короткий історичний нарис 12 лютого 2019. «Етнографія та побут народів світу»
- ↑ В.Пономаренко. Загальна декларація мовних прав та прав прав мовних меншин. 9 квітня 2019 тикшерелгән.
- ↑ Istitut Cultural Ladin Majon di Fascegn. 9 квітня 2019 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Інститут ладинської культури імені Мікура де Рю 7 квітня 2019.