Лаеш кантуны
Внешний вид
Ил | |
---|---|
Статус | |
Җөмһүрият | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы | |
Халык саны (1926) |
166 054 кеше[1] |
Мәйдан |
4585 км² |
Лаеш кантоны (рус. Лаишевский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1927 елларда гамәлдә торган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Лаеш кантоны 1920 елда төзелә.
1922 елда кантон территориясенең өлеше Чистай кантонына кертелә, ә 1927 елда Лаеш кантоны юкка чыгарыла; аның территориясендә Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары барлыкка киләләр.[2]
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1926 елда 9 вулыска бүленгән:
- Олы Салтан вулысы
- Күгәрчен вулысы
- Нармонка вулысы
- Яңа Арыш вулысы
- Пановка вулысы
- Балык Бистәсе вулысы
- Саралы вулысы
- Теләче вулысы
- Чирновка вулысы;
Вулыслар 185 авыл советка бүленгәннәр.