Лайош Кошут

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лайош Кошут latin yazuında])
Лайош Кошут
Маҗарстан идарәче президенты
Вазыйфада
1848 ел – 1849 ел
Маҗарстан саклану комитеты җитәкчесе
Туган 19 сентябрь 1802(1802-09-19)
Австро-Венгрия, Монок
Үлгән 20 март 1894(1894-03-20) (91 яшь)
Италия, Турин
Белем Пешт (Будапешт) университеты

Лайош Кошут, маҗар. Lajos Kossuth (1802 елның 19 сентябре, Австрия империясе, Монок — 1894 елның 20 марты, Италия, Турин) — маҗар сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, инкыйлабчы, журналист, юрист. XIX гасырда маҗар халкының милли-азатлык хәрәкәте юлбашчысы. Маҗарстанның милли Каһарманы. 18481849 елларда Маҗарстан премьер-министры һәм идарәче президенты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миклош Барабаш.
«Лайош Кошут портреты»
Л. Кошут уллары белән:
Тодор Кароль (с), Ференц (у)

1802 елның 19 сентябрендә Австрия империясенең (хәзерге Маҗарстан) төньягында урнашкан Монок шәһәрчегендә, дүрт балалы адвокат гаиләсендә өлкән бала булып туган. Кошутлар — бөлгән асылзат токымы. Әтисе милләте буенча словак, әнисе алман лютераны булса да, Лайош маҗар халкының патриоты була.

Үз вакыты өчен бик яхшы белем ала: башта гимназиядә, аннары лютеран һәм реформатор рухани коллегияләрендә (мәктәпләрендә) укый, Пешт (Будапешт) университетын тәмамлый. Хокук, тарих, икътисад фәннәрен, сәяси һәм социаль гыйлемнәр өлкәсен өйрәнә, латин, алман, инглиз телләрен камил белә. Бик яхшы публицист һәм телмәр тотучы булып таныла. Берара адвокат булып эшләп ала, апелляция судында әгъза булып тора.

Лайош Кошут үзенең киләчәген сәясәт белән бәйли. 1825-1827, 1832-1836 елларда Пресбургта (хәзерге Братислава) җыелган Маҗарстан дәүләт җыелышы (парламент) депутаты булып сайлана. Мөхәррир буларак, парламент эшчәнлегенә багышланган «Дәүләт җыелышы хәбәрләре», «Коматат хәбәрләре» газеталары чыгара. Әлеге басмаларда Маҗарстанның мөстәкыйль дәүләт булырга тиешлеге, рәсми латин теле урынына милли маҗар телен кулланылышка кертү кирәклеге турында фикер үткәрелә. Австрия империясе хакимияте әлеге басмаларны чыгаруны тыя, Лайош Кошут кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Төрмәдән 1840 елның маенда чыга. 1841 елның гыйнварында маҗар телендә чыгучы атналык «Pesti Hírlap» (тат. Пешт бите) газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. Баш биттә басылган ялкынлы мәкаләләре белән Лайош Кошут газетаның тиражын 7 меңгә җиткерә. Басма үз тирәсенә милли азатлык өчен көрәшүче көчләрне туплый. Австрия хөкүмәте маҗар телендә хакимият яклы «Világ» (тат. Дөнья) газетасы чыгарып көрәшеп карый. 1844 елда Лайош Кошутны газета чыгарудан читләштерүгә ирешәләр.

1848 елның мартында Лайош Кошут җитәкчелегендәге төркем Венага барып, Австрия императорыннан Маҗарстан белән мөстәкыйль идарә итә торган хөкүмәт төзергә рөхсәт ала. Яңа хөкүмәттә Л. Кошут башта финанс министры, 1848 елның сентябрендә хөкүмәт җитәкчесе була. Лайош Кошут хөкүмәте крепостной хокукны бетерә, ләкин Австрия империясе составында яшәгән маҗар булмаган халыкларның (словак, хорват, валаш , молдав һ.б.) милли телгә булган хокукларын якламый. Каршылыклар буласын күзаллап, хөкүмәт 200 мең кешелек гаскәр (сәргаскәр Артур Гөргей) туплый.

Австрия хакимияте Маҗарстан парламентын тарату турында белдергәч, 1849 елның 14 апрелендә Лайош Кошут Маҗарстанның Габсбурглар династиясеннән бәйсезлеген игълан итә, үзен Маҗарстанның диктаторы (идарәче президенты) итеп билгели. Армия башлыгы генерал А. Гөргей белән каршылык килеп чыккач, Лайош Кошут хакимлекне аңа тапшыра. А. Гөргей гаскәре И.Ф. Паскевич җитәкчелегендәге рус гаскәренә бирелә. Австрия хакимияте үлем җәзасына хөкем итү карары чыгаргач, Л. Кошут мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була.

Мөһаҗирлектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

40 елдан артык чит илдә: башта Төркиядә, 1851 елдан Бөекбританиядә, 1854 елдан Италиядә яши. Маҗарстан азатлыгы өчен көрәшүен дәвам итә, ярдәм сорап, чит ил парламентларына мөрәҗәгать итә. АКШка баргач, Авраам Линкольн белән очраша. Мөһаҗирлектә күпчелек язучылык белән шөгыльләнә, төрле газеталарга мәкаләләр яза. Россия империясенең Болгарияне Төркиядән яклавын тәнкыйтьләп чыга. 1861 елда Маҗарстан, Хорватия, Сербия, Румыния кергән «Дунай конфедерациясе төзү планы»н тәкъдим итә, ләкин хуплау тапмый. Джузеппе Гарибальди гаскәрендә маҗар легионы оештыра. Үзе өчен игълан ителгән амнистиядән файдаланмый. Австрия хакимияте аны гражданлыктан мәхрүм итә торган канун кабул итсә дә, Лайош Кошут маҗар халкының нык хөрмәт иткән милли каһарманы булып кала.
1894 елның 20 мартында Туринда вафат була, җәсәде Будапештка кайтарылып җирләнә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Будапештта куелган һәйкәл

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]