Лакай аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лакай аты latin yazuında])

Лакай аты — менге-йөк атлар токымы. Токымны 300 елдан артык элек үзбәк лакай кабиләсендә җирле вак ат һәм йомут, ахалтәкә, карабаир, гарәп аты токымнары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә туры, бүз, җирән. Җилкә биеклеге 145–150, гәүдә кыек озынлыгы 147–152, күкрәк колачы 170–172, уч колачы 18,5–19,5 см. Атларны ел буе көтүдә йөртеп асрыйлар. Бу нык, талымсыз, көчле, чыдам һәм күп эшли ала торган атлар. Ияр һәм йөк астында кулланыла. 100 кг га кадәр йөк астында таулы юллардан тәүлеккә 60 км га кадәр ераклыгын уза. 3 яшьлек атлар иң югары йөгереклеге: 2400 м — 2 мин 56 с. Токымны Таҗикстанда үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.