Лалә Оралоглу
Лалә Оралоглу | |
![]() | |
Туган исеме: |
Лалә Әхмәтләбиб кызы Каран |
---|---|
Туган көне: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: |
15 гыйнвар 2007 (82 яшь) |
Үлем җире: | |
Гражданлыгы: | |
Һөнәр: |
кино, театр актрисасы, режиссер, җырчы, спортчы |
Карьера: |
1956 — 2006 |
IMDb: |
Лалә Оралоглу, Лалә Әхмәтләбиб кызы Оралоглу (кыз фамилиясе Каран, төр. Lale Oraloğlu, 1924 елның 15 августы, Төркия, Измир — 2007 елның 15 гыйнвары, Төркия, Истанбул) — Төркиянең кино һәм театр актрисасы, режиссер, продюсер, язучы, журналист, җырчы, спортчы (ишкәк ишү, йөзү).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1924 елның 15 августында Төркиянең Измир шәһәрендә татар милләтеннән булган табиб Әхмәтләбиб Каран[1] гаиләсендә туган. Бала вакытта гаиләсе белән Истанбулга күченә. Төркиянең абруйлы француз (Notre Dame de Sion Fransız Lisesi, Lycée Français Privé Sainte-Pulchérie) һәм алман (Deutsche Schule Istanbul) мәктәпләрендә укый. 7 яшендә пианинода уйнарга өйрәнә. Ишкәк ишү һәм биеклеккә сикерү спорты белән һөнәри спортчы дәрәҗәсендә шөгыльләнә. Ул җитәкләгән төркем 7 ел рәттән Төркиянең ишкәк ишү спорты буенча чемпионы була. Йөзү буенча Төркия чемпионы (100 м га чалкан йөзү, 200 м га кроль стиле белән йөзү, 400 м га йөзү)[2]. Истанбул университетының әдәбият факультеты инглиз филологиясе бүлеген тәмамлый. Инглиз, француз, алман, итальян телләрен камил белә. Әлеге югары уку йортын тәмамлагач, 2 ел «Япы Креди» банкында эшли.
Сәнгать аны күбрәк үзенә тарта: Истанбулда консерваториядә укый (укытучылары Җәмал Рәшит Рәй (сольфеджио), Рәшит Абет (сольфеджио), Фәрди Стацер (фортепиано), Алис Розенталь (вокал)), опера театры курсларына йөри. Соңрак консерваториядә вокал һәм фортепиано дәресләреннән укыта. 7 ел Истанбул мэриясе хорында һөнәри җырчы булып эшли.
1951 елда ачылган «Кече сәхнә» театрында беренче мәртәбә сәхнәгә чыга: «Ярыш» пьесасы буена куелган спектакльдә уйный. Төркиянең атаклы артисты Мөхсин Әртугрул аның уенын югары бәяли. 20 ел эчендә 62 спектакльдә уйный.
Кинофильмнарда төшә башлый: 35 фильмда төп рольне башкара.
1961 елда үз шәхси театрын оештыра. Иренең (һөнәре буенча журналист) фамилиясе буенча, театрга «Оралоглу» исемен бирә. Әлеге коллектив Төркия театры тарихында тирән эз калдыра.
1974 елда, ялган гаеп тагылып, 10 ай төрмәдә утыра. Төрмәдә вакытта яңа пьесалар яза.
Бер спектаклен, «порнография чалымнары бар» дип, полиция куелудан алгач, ачлык игълан итә. Җәмәгать басымы астында, Төркия премьер-министры Бүләнт Әҗәвит һәм мәдәният министры Танәр Кышлалы кул куйган «Лалә Оралоглуны аклау» кануны чыга.
Киң кырлы талант иясе буларак, сәләтен кинорежиссерлыкта, продюсерлыкта сынап карый, сценарий авторы булып таныла, чит телләрдән төрекчәгә пьесалар тәрҗемә итә. Сәнгатьнең җыр өлкәсендә дә танылу ала: «Илһан Фәйман» оркестры белән Шарль Азнавур, Мирей Матьё, Эдит Пиаф репертуарындагы француз җырларын, төрек җырларын башкара. Мюзикл өчен сүзләрен дә, музыкасын да үзе яза.
Журналист буларак, Галатасарай спорт клубының журналын чыгара, «Истанбул-Экспресс», «Яңа сабах», «Ахшам» газеталарында хәбәрче булып эшли.
«Кызым» исемле детектив романы авторы («Хөррият» нәшрияты бастырып чыгарган).
2007 елның 15 гыйнварында инсульттан вафат була[3]. Истанбулның Зынҗырлыкую зиратында җирләнгән.
Сайланган фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Режиссер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Bir Kadın Tuzağı (1971)
- Hüdaverdi-Pırtık (1971)
- Hızlı Hızır (1972)
- Ölüm Bebekleri (1972)
Продюсер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Sevdiğim Sendin (1955)
Сценарий авторы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Sevdiğim Sendin (1955)
- Kırık Çanaklar (1960)
- 'Hatırla Sevgilim (1961)
Актриса
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Yavuz Sultan Selim Ağlıyor (1952)
- Yıldırım Beyazıt ve Timurlenk (1952)
- Kanlı Para (1953)
- Altı Ölü Var/İpsala Cinayeti (1953)
- Yanola Nilgün (1954)
- İki Ateş Arasında (1954)
- Kötü Tohum (1963)
- Son (2001)
- Sihirli Annem (2003)
- Candan öte (2006)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950—1979 елларда «Иң яхшы сценарий авторы», «Иң яхшы режиисcер», «Иң яхшы хатын-кыз артист» дигән исемнәр бирелә.
- 1952 — «Елның иң яхшы артисты» («Йылдыз» журналы, Төркия)
- 1953, 1954, 1955 — «Елның иң яхшы артисты» (Төрек фильмнары конкурсы)
- 1969 — «Елның иң яхшы артисты» (Төрек фильмы фестивале)
- 1956, 1957 — «Елның зур уңышларга ирешкән артисты» («Миллият» газетасы, Төркия)
- 1959, 1960 — «Елның иң яхшы театр артисты» («Соңгы сәгатьтә» газетасы)
- 1961 елда «Kırık Çanaklar» (тат. Кырылган чынаяклар, 1960) фильмының сценарий авторы буларак, XI Берлин халыкара кинофестивалендә (Көнбатыш Берлин) катнаша.
- 1968 — «Елның иң талантлы сәнгать әһеле» (Төркия хатын-кызлар җәмгыяте)
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче ире — һөнәре буенча журналист, «Оралоглу» театры җитәкчесе. Кызлары: Алев Оралоглу (Alev Oraloglu, 1954) , төрек актрисасы[4].
Икенче ире — актер Gürdal Onur (1940)[5]
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рушания Алтай. «Сары гөлебез...» «Сөембикә», 2018 ел, июль, 24—26 битләр. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Lale Oraloglu. IMDb
- Lale Oraloglu. 2019 елның 2 июнь көнендә архивланган. Sinemia
- Лале Оралоглу. КиноПоиск.ру
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лалә Оралоглу белән интервью (Expo Channel - Profesyoneller - Lale Oraloğlu - 06.01.2005) (YouTube видео, 55:25)(төр.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Әхмәтләбиб Каран — Төркиягә беренче бөтендөнья сугышыннан соң килеп урнашкан, 1950 елларда Төркиядәге беренче татар җәмгыяте — «Сөембикә»не оештыручы.
- ↑ Tiyatrodan Spora, Muzikten Sinemaya Bir Omur: Lale Oraloglu
- ↑ Lale Oraloglu.(үле сылтама) TurkDizi.tv
- ↑ Alev Oraloglu
- ↑ Gürdal Onur. КиноПоиск.ру
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 август көнне туганнар
- 1924 елда туганнар
- Төркиядә туганнар
- 15 гыйнвар көнне вафатлар
- 2007 елда вафатлар
- Истанбулда вафатлар
- Әлифба буенча актрисалар
- Төркия актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- XXI гасыр актрисалары
- Журналистлар
- Спортчылар
- Җырчылар
- Истанбул университетын тәмамлаучылар
- Төркия режиссерлары
- Продюсерлар
- Сценарийчылар
- Татар милләтле төркиялеләр