Ламберт Ломбард
Ламберт Ломбард (нидерланд телендә: Lambert Lombard; 1505 яки 1506, Люттих (Льеж) — август 1566, Льеж) — көньяк Һолланд галим-гуманист һәм рәссам: живописец, рәсем ясаучы, гравёр, архитектор. Ул живопись һәм архитектурадан кала шулай ук археология, сәнгать әсәрләрен туплау, нумизматика белән шөгыльләнгән универсаль сәләт кешесе (homo Universalis) булган. Әдәбият, тарих һәм мифологияне өйрәнгән; педагог, язучы, Төньяк Яңарыш һәм нидерланд маньеризмы чоры сәнгать тарихчысы, нык ышанучы романист булган[10].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Художество белемен Ламберт Антверпенда алган, аннан ул Зеландиягә барган. Живописьне Яна ван Скорел һәм Ян Госсарттан өйрәнгән, аның белән соңыннан Мидделбургта өйрәнгән. Соңрак ул Германия һәм Франциягә берничә сәфәр кылган.
1532 елда Ломбард Льежда принц-епископ Эверхард ван дер Маркның сарай яны рәссамы һәм архитекторы булган. 1537 елда епископ аны итальян сәнгать әсәрләрен сатып алу максаты белән инглиз кардиналы Реджинальд Пол җитәкчелеге астында миссия составында Римга җибәргән булган. Римда Ламберт Ломбард Рафаэль һәм Микеланджело кебек Югары Яңарыш чоры күренекле рәссамнары белән танышкан. 1538 елда Льежга әдәбият, археология һәм сәнгать галиме булып кайткач Ламберт Ломбард Альптан төньякка беренче сәнгатьләр академиясен нигезләгән. Укытуның новатор ысулы соңыннан Европаның төньягында живопись үсешендә әһәмиятле роль уйныячак льеж һәм фламанд рәссамнарын җәлеп иткән: Франс Флорисны, Виллем Кейны, Ламбер Суавиусны, Доминик Лампсонийны, Пьер Фурниусны[11]. Аның меңнән артык рәсемнәре һәм эскизлары сакланып калган. Ул имзалаган рәсемнәр күп тупланмаларда очрый, ә гравюраларда кабатланган живопись картиналар дистәләрчә санда. Һичшиксез аңа караган оригиналь живопись әсәрләре күп сакланмаган. Другие картины в Вена, Мюнхен, Берлин һәм Ольденбург галереяларында, Санкт-Петербург Эрмитажында («Волхвларның иелеше» һәм «Бәби белән Богоматерь»), Бельгия җәмәгать һәм шәхси тупламаларда башка картиналар — шартлыча гына аңа карый дип фараз ителә. Аларның атрибуциясе бәхәсле.
Күп булмаганнарның берәүләре — аллегория «Мәрхәмәтлелек» аллегориясе, итальян өлгеләренә охшатып ясау сизелә торган картина, һәм «Автопортрет» — бу останың иҗаты турында ачык шәһадәт бирәләр. «Мәрхәмәт» картинасы Ламберт Ломбард эше дип күптән түгел билгеләнгән. Итальян өлгеләренә охшатып ясау анда шулкадәр көчле чагыла ки, бу картинаны озак вакыт итальян рәссамы яки Фонтенбло мәктәбе остасы әсәре дип санаганнар. Композиция Нидерландта итальян тәэсирләренең иң әһәмиятле чыганакларының берәүләре булган һәм күп төньяк рәссамнар тарафыннан өйрәнелгән Рафаэль тарафдарлары эшләренә һәм Маркантонио Раймонди гравюраларыннан килеп чыккан. Бу рәссам турында аның рәсемнәре һәм живопись картиналарыннан гравюралар буенча фикер йөртергә мөмкин булганча, Ламберт перспектива төзелешләре һәм архитектура стильләре белгече булган. Маһир рәсем ясаучы, итальян осталарына охшатып ясап, ул, шулай да нидерланд форма хисен югалтмаган. Аның өйрәнчекләре арасында Франс Флорис, Хендрик һәм Хубрехт Гольциуслар, Виллем Кей булган. Ломбардның тәрҗемәи хәлен 1565 елда Доминик Лампсоний язган[12].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Мәрхәмәтлелек. Л. Ломбард оригиналы буенча Л. Суавиус. Кискеч белән гравюра, коры инә
-
Мәрхәмәтлелек. Як. 1537. Агач, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Волхвларның иелеше (аңа карый дип санала). Як. 1538. Агач, май. Эскориал, Мадрид
-
Раштуа Триптихы. 1532 һәм 1533 арасында. Агач, май. Шәхси туплама
-
Икмәкләр һәм балыклар белән могъҗиза. Агач, май. Снейдерс-Рококс йорты, Антверпен
-
Префект Фессений алдында Изге Дени. Агач, май. Бовери, Льеж
-
Хач йөртү. 1529. Агач, май. Феникс-музей, Аризона, АКШ
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Vasari G. Vies des peintres, sculpteurs et architectes — Paris: 1841.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 RKDartists
- ↑ Biografisch Portaal — 2009.
- ↑ AGORHA — 2009.
- ↑ G. Denhaene Lombard, Lambert // Grove Art Online / J. Turner — [Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2017. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T051606
- ↑ Dictionnaire des Wallons — Fédération Wallonie-Bruxelles, Institut Jules Destrée.
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/lombard-lambert-1
- ↑ https://web.archive.org/web/http://wallachprintsandphotos.nypl.org/catalog/399035
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO0243_III
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Lambert Lombard in the RKD [1] 2024 елның 17 март көнендә архивланган.
- ↑ Власов В. Г. Ломбард, Ламберт // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 521. — ISBN 5-88737-005-X
Истәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Евро кертелгәнгә кадәр Бельгиядә Ламберт Ломбард сурәте белән 100-франк банкнотасы йөрештә булган.