Эчтәлеккә күчү

Ландыш Әбүдәрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ландыш Әбүдәрова latin yazuında])
Ландыш Әбүдәрова
Туган телендәге исеме Әбүдәрова Ландыш Роберт кызы
Туган 12 ноябрь 1980(1980-11-12) (45 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Карт авылы
Белем Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Бүләк һәм премияләре Шәйхи Маннур исемендәге премия

Ландыш Әбүдәрова (ире фамилиясе буенча Фәизова, 1980 елның 12 ноябре) ― «Казан утлары»  журналының җаваплы сәркатибе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2025 елдан)[1][2]. Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2026).

Әбүдәрова Ландыш  Роберт кызы 1980 елның 12 ноябрендә[3] Актаныш районы Карт авылында туа.

Татар Суыксуы  урта мәктәбен тәмамлагач,  Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала.

Университетны тәмамлагач, 2003 елда Уфага   күчеп китә. Анда «Кызыл таң» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире  булып эшли.

2010 елда  Казанга  кайтып, хезмәт юлын “Азатлык"  радиосында дәвам итә. «Идел», «Сөембикә» журналларында бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.

2019 нчы елның май аеннан  “Казан утлары”  журналының җаваплы сәркатибе.

Әдәби иҗатка студент  елларында ук килә. Республика вакытлы матбугатында журналистик язмалары белән дә, шигырьләре һәм хикәяләре белән дә даими күренеп тора. Аның "Мандариннар", "Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы" китаплары чыккан. 15 елга якын иҗат итә.

2020 елда Казан дәүләт университетында  аспирантура тәмамлаган. «Миргазиян Юныс прозасында һәм публицистикасында милли миф» дигән темага фәнни квалификацион хезмәт яклаган[4].

  • Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы. (2019)
  • Мандариннар. (2018)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Илдар белән ике кыз тәрбиялиләр: Зөлфия, Әдилә. Сухая Рекада үз йортлары белән яшиләр[6].