Лариса Абдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лариса Абдуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лариса Абдуллина
27.Башҡорт ҡатын-ҡыҙҙары йәмғиәтенең Совет ултырышы, 20.12.2017.jpg
Туу датасы: 28 июль 1975(1975-07-28) (43 яшь)
Туу урыны: Башкорт АССР, Дәүләкән районы, Мәкәш
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы
Иҗат итү еллары: 1992 — х. в.
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Сине күргән язым» (1997)
Премияләр: Шаехзадә Бабич премиясе
ТҮРКСОЙ премиясе

Лариса Абдуллина, Лариса Һашим кызы Абдуллина (баш. Лариса Хашим ҡыҙы Абдуллина), (28 июль 1975, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дәүләкән районы, Мәкәш) — шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. БР һәм РФ Язучылар (2007) һәм Журналистлар (2002) берлекләре әгъзасы. Шәехзада Бабич (2008), Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы (2018) премияләре лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016),

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдуллина (кыз фамилиясе Ситдыйкова) Лариса Һашим кызы 1975 елның 28 июлендә Башкорт АССР ының Дәүләкән районы Мәкәш авылында туган.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, «Яшьлек» газетасында эшли. Әлеге вакытта «Башкортстан» газетасының әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сине күргән язым: Шигырьләр. Уфа: Китап, 1997.(башк.)
  • Назлы мәлем кабатланыр сыман: Шигырьләр. Дәүләкән, 2003.(башк.)
  • Җиләк тәме: Шигырьләр. Уфа: Китап, 2006.(башк.)
  • Уйлыларны уйландырып: Публицистика. Уфа, 2006.(башк.)
  • Тридцать три: Стихи. Уфа, 2009.(рус.)
  • Пятый элемент: Стихи. Уфа, 2011.(рус.)
  • Йөрәк акылы: Публицистика. Уфа: Китап, 2011.(башк.)
  • Балкантау рухы: Повесть, хикәяләр. Уфа: Китап, 2015.(башк.)[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чиләбе башкортлары»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текст (фрагмент) [2]:

Баш йортыңда башкорт булу – бер хәл,
Башкорт булып кара син читтә!
Чиләбенең башкортлары безгә
Чын башкорт рухын күрсәтә!

Чиләбенең башкортлары безгә
Алып килә яугир комарын.
Үз нияте белән ватып керде
Алар Рәсәй чиге диварын.

Милләт каны кайнап торгач, әнә,
Сөйләшәләр гүзәл сөйләштә!
Чиләбе батырларын дөнья(ның)
Җиңә алганы юк көрәштә!

Чиләбенең башкортына, гүя,
Һич булмаган илнең чикләре.
Кан хәтере белән ачты алар
Рәсәй киңлегенең бикләрен.

Чиләбегә хәзер бармыйм мин,
Чиләбегә хәзер мин кайтам.
Ата-бабам каны тамган җирдә
Башкорт кәгъбәсе дип яратам!

Чиләбедә – Зәйнулланың эзе !
Акмулланың соңгы сулышы.
Олы Башкортстан бердәмлеге –
Киләчәккә безнең юл шушы!
Лариса Абдуллина[3]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]