Лариса Голубкина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лариса Голубкина latin yazuında])
Лариса Голубкина
Туган телдә исем рус. Лариса Ивановна Голубкина
Туган 9 март 1940(1940-03-09)[1][2] (84 яшь)
Мәскәү, СССР[2]
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре актёр, җырчы, телеалыпбаручы
Җефет Андрей Миронов
Өйдәш Алексей Баталов[3] һәм Николай Георгиевич Щербинский-Арсеньев[d]
Балалар Мария Голубкина[d]

 Лариса Голубкина Викиҗыентыкта

Лариса Ивановна Голубкина (9 март 1940, Мәскәү, — совет һәм русия актрисасы. РСФСРның халык артисты (1991). актриса, РСФСРның халык артисты Андрей Мироновның тол хатыны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лариса Голубкина 1940 елның 9 мартында Мәскәүдә туган. 1955 елда Мәскәү музыкаль-педагогия училищесының дирижер-хор бүлегенә укырга керә, аны 1959 елда тәмамлый, аннары ГИТИСның музыкаль комедия бүлегенә укырга керә, анда Мария Петровна Максаковада вокал белән шөгыльләнә[4]

ГИТИСта укыган чагында кинода төшә башлый. Актрисаның дебюты -Эльдар Рязановның «Гусарская баллада» комедиясендә катнашуы.

ГИТИСны тәмамлаганнан соң, 1964 елда Совет Армиясенең Үзәк академия театры актрисасы була (хәзер — Россия армиясенең Үзәк академия театры). Күп кенә спектакльләрдә катнаша: «Солдат и Ева» (Ева), «Ренальдо идет в бой» (Анжелика), «Давным-давно» (Шурочка Азарова). «Раскинулось море широко» (Елена), «Закон вечности» (Мари), «Последний пылко влюбленный» (3 роли), «Любовь— книга золотая» (Екатерина II) һәм башкалар[5].

«Лариса Голубкина бенефисы» телевизион спектаклендә катнаша (1974), тамашаны Бернард Шоуның «Пигмалион» спектакле сюжеты буенча режиссер Евген Гинзбург төшерә, анда Голубкина Элиза Дулитлны уйный. Спектакль музыкаль номерлар, заман җырлары, пародияле эпизодлар һәм лирик чигенүләр белән тулыландырыла. «Бенефис» Бөек Британиядә, Сопотта телевизион күңел ачу тапшыруларының XVII халыкара конкурсында уңыш яулый (1977), «Бәллүр антенна» призына лаек була[5].

Театр эшлеклеләре белән беррәттән Голубкина 1960 еллардан эстрадада чыгыш ясый башлый, Клавдия Шульженко репертуарынан җырлар, борынгы рус совет композиторларының җырларын һәм борынгы романслар башкара, Л.Утесов, А.Кролл оркестры, В.Маликов җитәкчелеге астында квартет, Е.Выставкин идарәлегендә квартет, пианистлар Д.Ашкенази, Мандрус Б.Л.Кауфман, С.Коган белән эшли. 1970-1980 елларда үзенең ире Андрей Миронов һәм аккомпаниатор Л.Оганезов белән СССР буйлап гастрольләрдә йөри. 1991 елда Мәскәүдә «Россия» дәүләт үзәк концерт залында тәүге соло концерты үтә, анда Голубкина Н. Осипов исемендәге халык инструментлары оркестры белән рус романсларын башкара. Н. Осипов оркестры һәм пианистлар Л.Оганезов һәм А.Бисеров белән бергә компакт-диск чыгара (1992), аңа «Темно-вишневая шаль», «О, позабыть» (К. Котляревская музыкасы), «У камина» (П. Батурин музыкасы). «Если можешь — прости» (Островский музыкасы, И. Аркадьев сүзләренә), «Только раз» (В. Фомин музыкасы,П. Герман сүзләре), «Караван» (Б. Прозоровский муз. , Б. Тимофеев сүзләре), «Мы только знакомы» (Б. Прозоровский музыкасы, Л. Пеньковский сүзләре), «Ночь светла» (Н. Шишкин музыкасы, М. Языков сүзләре) һ. б.[5]

1999 елда башка билгеле артистлар белән бергә Виктор Мережко һәм композитор Евген Бедненко «Театр һәм кино йолдызлары җырлый» проектында катнаша, анда рус романсларын башкаручы буларак чыгыш ясый. Проектның сөземтәсе булып АКШта чыгарылган һәм «Радио МПС» тәрҗемә ителгән музыкаль диск тора.

Чакырылган артист буларак А.С.Пушкин исемендәге Мәскәү драма театрында эшли.

Әлеге вакытта пианистлар А.А.Бисеров һәм А. Сариев белән Россиядә һәм чит илләрдә чыгыш ясый. Андрей Миронов исемендәге актер җырының Бөтенрусия конкурсында даими жюри әгъзасы булып тора (1990 елдан үтә).

«Артото һәм «Иртәнге почта» телевизион тапшырулар алып баручысы, «Точь в точь» (2015) телетапшыруында катнашучы буларак чыгыш ясый (2015).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әнисе — Голубкина Клавдия Михайловна (1914-1985)[6] кием кисүче була, атасы — Голубкин Иван Павлович (1916-1996) — хәрби. Рязань өлкәсе Мотовиловj авылы зиратында җирләнә.

  • Ире (никахта теркәлмәгән) (1969-1974) — сценарий язучы Николай Георгиевич Щербинский-Арсеньев,
    • Кызлары — Мария Голубкина (1973 нче елда туган)
      • Кияве (1995-2008) — Николая Фоменко
      • Оныклары: Фоменко Анастасия (1998) һәм Иван Фоменко (2003).
  • Ире (1977-1987) — актер Андрей Миронов.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче пландагы төп рольләрне башкара: (Аниска, «Нашествие», Елена, «Раскинулось море широко», Лена Огородникова, «Спутник»)

  • Г.Горин «Комическая фантазия» (Марта),
  • «Последний пылко влюбленный» Н. Саймон (Элейн Маццони, Бобби Митчел, Жаннет Фишер),
  • «Канун вечности» Нодар Думбадзе (Мария),
  • «Провокация», Ю. Семенов (Ани),
  • «Обретения», Ион Друцэ (Екатерина Маленькая),
  • «Рядовые», А. Дударев (Лида),
  • «Семейный ужин в половине второго», В.Павлов (Ирина),
  • «Макбет», У. Шекспир (Леди Макдуф),
  • «Боже, храни короля» С. Моэм (Гвен),
  • «Сердце не камень» А. Н. Островский (Аполлинария Панфиловна),
  • «Любовь — книга золотая» А. Н. Толстой (Екатерина II),
  • «Поздняя любовь» А. Н. Островский (Шаблова),
  • 1985 — «Рядовые», А. Дударев пьесасы буенча, реж. Ю. Еремин / Совет Армиясенең Үзәк театры
  • 2014 — «Ма-Мурэ» по пьесе Жана Сармана — Ма-Мурэ
  • «Юг/Север» — Роза, подруга Регины
  • 2018 — Родион Белецкийның «ЛАРИСА ГОЛУБКИНА. ЗАПЛАТКИ» — төп роль
  • Леонид Трушкинның антреприз «Чествование» спектакле (Антон Чехов театры) һ.б.

Хәзерге вакытта ЦАТРА «Ма-Мурэ», «Көньяк/Төньяк» һәм «ЛАРИСА ГОЛУБКИНА. ЗАПЛАТКИ» театры спектакльләрендә шөгыльләнә. Шулай ук Пушкин исемендәге «Девичник CLUB» Тетары спектаклендә уйный[10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. filmportal.de — 2005.
  2. 2,0 2,1 2,2 Каталог Немецкой национальной библиотеки
  3. https://www.kp.ru/daily/28313/4455168/
  4. Уварова Е. Д.Эстрада в России. XX век. Энциклопедия.— Олма-Пресс, 2004.— ISBN 5-224-04462-6.
  5. 5,0 5,1 5,2 Уварова Е. Д. Эстрада в России. XX век. Энциклопедия. — Олма-Пресс, 2004. — ISBN 5-224-04462-6.
  6. Голубкина Лариса Ивановна
  7. Указ Президента Российской Федерации от 23 марта 2000 г. № 542 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников Центрального академического театра Российской Армии»
  8. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 17 марта 1980 года 1746—X «О награждении орденами и медалями СССР группы работников Центрального академического театра Советской Армии»
  9. Постановление Губернатора Кемеровской области от 25 февраля 2013 года № 10-пн «О награждении наградами Кемеровской области»
  10. Страница спектакля на сайте Театра Пушкина 2013 елның 2 апрель көнендә архивланган.