Эчтәлеккә күчү

Ласло Краснахоркаи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ласло Краснахоркаи latin yazuında])
Ласло Краснахоркаи

Тугач бирелгән исеме: маҗар. Krasznahorkai László
Туу датасы: 5 гыйнвар 1954(1954-01-05) (72 яшь)
Туу урыны: Венгрия, Дьюла[d]
Ватандашлык: Маҗарстан байрагы Венгрия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1977—х. в.
Жанр: роман, повесть, новелла
Иҗат итү теле: маҗар теле
Дебют: 1977
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (2025)
Яшәү җире Берлин

Ласло Краснахоркаи (маҗар. Krasznahorkai László; 1954 елның 5 гыйнвары, Венгрия, Дьюла) ― венгр язучысы, Халыкара Букер (2015)[1] һәм Әдәбият өлкәсендә Нобель (2025)[2][3][4] премияләре лауреаты.

1954 елның 5 гыйнварында Венгриянең көньяк-көнчыгышында, Румыния чигеннән ерак түгел урнашкан кечкенә генә Дьюла шәһәрчегендә (Бекеш[d] медьесы) туган [5]. Әтисе ― адвокат Дьердь Краснахоркаи ― чыгышы белән яһүд булган (1931 елда аның бабасы Корин гаилә фамилиясен венгр фамилиясе Краснахоркаига алмаштырган)[6], әнисе Юлия Палинкаш социаль яклау министрлыгында эшләгән[7].

Сегед һәм Будапештта юристлыкка укыган. 1978 елда Будапештның Лоранд Этвёш исемендәге университетының[d] Гуманитар фәннәр факультетына укырга кергән[8][4], анда венгр теле һәм әдәбиятын өйрәнгән [4][9]; университетны 1983 елда тәмамлаган, дипломы эмиграциядәге Шандор Мараи[d] иҗатына багышланган[9]. Күп сәяхәт иткән: 1990 елда Монголия һәм Кытайда булган, 1992 елда Атлантика буйлап йөзгән, Европа һәм АКШ буйлап сәяхәт иткән (1992―1998), Япониядә булган (1997, 2000, 2005).

Хәзерге вакытта туган ягында яшәми, Берлин һәм Триестта яшәүне өстен күрә.

Беренче әсәре 1977 елда басылган. Романнары һәм новеллалары ― тышкы элемтәләрдән аерылган һәм мәгънәле перспективалардан мәхрүм ителгән дөньяда кешеләрнең гротесклы яшәве турындагы антиутопик гыйбрәтле хикәяләр. Язучы кинорежиссер Бела Тарр[d] белән актив хезмәттәшлек итә, ул аның романнары, новеллалары һәм сценарийлары буенча халыкара уңышка ирешкән берничә фильм куйган.

Сайланма әсәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Роман һәм новеллалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Sátántangó/ Шайтан тангосы (1985, роман; инглиз теленә тәрҗемәсе Рочестер университетының[d] иң яхшы тәрҗемә әсәре өчен премиясенә лаек булган, 2013)
  • Kegyelmi viszonyok/ Соңгы шәфкать (1986, новеллалар)
  • Az ellenállás melankóliája/ Каршылык меланхолиясе (1989, роман)
  • Az urgai fogoly/ Урга әсире (1992, новеллалар)
  • Háború és háború/ Сугыш һәм сугыш (1999, роман)
  • Északról hegy, Délről tó, Nyugatról utak, Keletről folyó/ Төньяктан — тау, көньяктан — күл, көнчыгыштан — юл, көнбатыштан — елга (2003, роман)
  • Rombolás és bánat az Ég alatt/ Җимереклек һәм кайгы (2004, Кытай турында документаль роман)
  • Seiobo járt odalent/ Си-ван-му монда безнең арада (2008, роман; инглиз теленә тәрҗемәсе Рочестер университетының иң яхшы тәрҗемә әсәре өчен премиясенә лаек булган, 2014)
  • Az utolsó farkas/ Соңгы бүре (2009, роман)

Киносценарийлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Kárhozat Ләгънәт (1988, реж. Бела Тарр)
  • Sátántangó Шайтан тангосы (1991—1993, шул исемдәге роман буенча, реж. Б. Тарр)
  • Werckmeister harmóniák Веркмейстер гармониясе (2000, Каршылык меланхолиясе романы буенча, реж. Б. Тарр)
  • A londoni férfi Лондоннан килгән кеше (2007, Ж. Сименон романы буенча сценарий, реж. Б. Тарр)
  • A torinói ló Турин аты (2010, реж. Б.Тарр) һ.б.

Иҗтимагый позициясе һәм карашлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан[d] сәясәтенә һәм идеяләренә каршы чыга[10][11][4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Zsadányi E. Krasznahorkai László. — Pozsony: Kalligram Könyvk, 1999.
  • Krasznahorkai olvasókönyv. — Budapest: Széphalom Könyvműhely, 2002.
  • Krasznahorkai beszélgetések. — Budapest: Széphalom Könyvműhely, 2003.