Латвия җигем аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латвия җигем аты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Латвия җигем аты
Латвия җигем аты

Латвия җигем аты (лтш. Latvijas zirgs) — җигем атлар токымы. Токым XX гасырның уртасында Латвиядә җирле ат һәм ольденбург токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. Менге-җигем аттан олау атына күчү төре. Төсе туры, кара-туры, кара, җирән. Җилкә биеклеге 159–162, гәүдә кыек озынлыгы 167–168, күкрәк колачы 196–197, уч колачы 22–23 см. Чыдам һәм күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 927,5 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 36,8 с эчендә юртып узды. Латвиядә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.