Латыйф Җәләй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латыйф Җәләй latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Латыйф Җәләй
Туган 17 ноябрь 1894(1894-11-17)
Иске Кызылсу, Памрәс вулысы[d], Ыстарапул өязе, Самар губернасы, Русия империясе
Үлгән 1 август 1966(1966-08-01) (71 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Милләт татар
Һөнәре тел галиме
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Латыйф Җәләй (1894 елның 17 ноябре1966 елның 1 августы) — татар тел галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латыйф Латыйф улы Җәләлетдинов 1894 елның 17 ноябрендә элекке Самар губернасы Мәләкәс өязе (хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кызылсу авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Тормыш итү авыр булганлыктан, тугыз яшеннән үк Латыйфка җәй айларында төрле җирләрдә ялланып эшләргә туры килә, ә кышларын ул авылдагы мәхәллә мәктәбендә укый, 1906 елда Мәләкәскә китә һәм андагы мәдрәсәдә укый башлый. 1912 елда Иске Җүрәй авылында ике ел мөгаллим була, аннары Ташкәнт шәһәрендә йөк ташучы, ипи пешерүче һәм башка яллы эшләрдә була. 1915 елда армиягә алынып фронтка озатыла. 1921 елда Латыйф Җәләйне Самар шәһәрендәге педагогика техникумына (кара: Самар татар-башкорт педагогия техникумы) татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. 19241925 елларда ул шул ук Самарда ятим балалар йортында мөдир булып эшли. 19251928 елларда башта Бозаулык өязе, аннары Самар шәһәре мәгариф бүлегендә инспектор хезмәтен башкара. 19281932 елларда мәктәпләрдә тел һәм әдәбият укыта. Шушы чорда Латыйф Җәләйнең әдәби һәм гыйльми иҗат эшчәнлеге башлана. 1929 елда «Туган тел», «Уку китабы» кебек дәреслекләре дөнья күрә.

1932 елда Латыйф Җәләй Самар авыл хуҗалыгы институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1933 елда анда татар теле буенча аспирантура ябылгач, Казанга күчеп, укуын Казан педагогия институты аспирантурасында дәвам иттерә. 1939 елга кадәр шул ук институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тел тарихы, тарихи грамматика һәм татар диалектологиясе фәннәрен укыта.

1939 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни–тикшеренү институты ачылгач, Латыйф Җәләйне анда тел секторы мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләгәндә ул татар әдәби теле тарихы һәм тарихи грамматикасы буенча күпкырлы гыйльми тикшеренүләр алып бара һәм 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый.

Латыйф Җәләйнең фәнни эшчәнлеге татар телен төрле аспектларда тирәнтен өйрәнү юнәлешендә бара. «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар», «Татар теленең тарихи морфологиясе», «Татар диалектологиясе», «Татар теленең урта диалекты», «Татар теленең орфоэпик нигезләре» кебек монографик хезмәтләре белән ул татар тел белеменең берничә тармагына нигез салучы киң колачлы галим булып таныла. «Татар теленең урта диалекты» исемле фундаменталь хезмәте өчен аңа 1954 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Шуннан соң озак та үтми ул профессор исемен ала.

Латыйф Җәләй тел галиме булудан тыш, тәнкыйтьче буларак та билгеле. Аның бу өлкәгә караган 60тан артык мәкаләсе һәм рецензиясе арасында «Тукай телендә фигыльләр», «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү», «Язучылар телен өйрәнү принциплары», «Әдәби тел һәм матур әдәбият теле» һ. б. кебек матур әдәбиятның тел – стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышлаган теоретик характердагы мәкаләләрне дә һәм төрле язучыларның иҗатын яисә аерым әсәрләрен анализлаган әдәби тәнкыйть мәкаләләрен дә очратырга мөмкин.

Латыйф Җәләй 1966 елның 1 августында Казанда вафат булды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]