Латыш укчылары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латыш укчылары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Латыш укчылары (лтш. Latviešu strēlnieki) —1915 елда, Беренче дөнья сугышы чорында, Лифляндия, Курляндия һәм Витебск губерналарында яшәүчеләрдән җыелган укчы частьләре. 1916 елда Латыш укчы дивизиясе итеп оештырылалар. Сигез латыш укчы полкында 40 меңгә кадәр кеше хезмәт иткән. Солдатларны идарә итү өчен латыш теле кулланылган. Укчылар арасында сәвәтлелек дәрәҗәсе 98% җиткән. Октябрь инкыйлабыннан соң Русия ватандашлар сугышы башлангач, латыш полкларының күбесе большевиклар ягына чыга. 1918 елның 13 апрелендә Эшче-Крестьян Кызыл Гаскәренең беренче дивизиясе буларак Латыш укчы дивизиясе оештырыла. Кызыллар ягында сугышкан милли хәрби берләшмәләр арасында латыш укчылары иң зурысы булган. Саннары 80 мең тирәсенә җитә. Латыш полклары Ватандашлар сугышының барлык фронтларында диярлек сугыша.

Латыш укчылары 1918 елның июлендә 5 Советлар съездын саклыйлар

Латыш укчылары катгый дисциплиналары белән аерылып торганнар. Аларны төрле шәһәрләрдә большевикларга каршы баш күтәрүләрне (Ярославль, Муром, Рыбинск, Калуга, Медынь, Саратов, Новгород һ.б.) бастыру өчен актив кулланганнар. Латыш укчыларының күп кенә командирлары соңрак төрле җитәкче вазыйфаларга менә. Мәсәлән, Республика кораллы көчләренең беренче Баш сәргаскәре итеп Иоаким Вацетис билгеләнә, ГУЛАГ беренче җитәкчесе латыш укчысы Федор Эйхманс була.

Укчыларның бер өлеше аклар ягына (Троицк батальоны) һәм милли азатлык хәрәкәтенә (Имант полкы) кушыла.

Казан өчен сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1918 елның җәендә Владимир Каппель җитәкләгән Халык армиясе һәм Чехословак корпусының уңышлы һөҗүмнәре аркасында Кызыл армия алдында Казанны югалту куркынычы килеп баса. Шәһәрне саклар өчен Көнчыгыш фронты баш сәргаскәре Вацетис әмере белән Казанга 5 нче Земгале Латыш полкының 507 укчысы, күпмедер санда кавалерия һәм артиллерия частьләре килә[1] Латыш укчылары Казан гарнизонының иң куәтле көче булып чыга. Гарнизонга 1 нче Латыш дивизиясе, 1000 кешелек матрослар төркеме һәм аерым кызыл төркемнәр - җәмгысе якынча 3000 кеше керә. Укчыларга Көнчыгыш фронт штабын, пароход пристанен, Дәүләт банкын һәм келәтләрне сакларга әмер бирелә. Сан ягыннан кызыллар күбрәк булса да, 7 августта рус-чех төркеме Казанны яулап ала.

Казан өчен барган сугыш Кызыл гаскәрләрнең гомумән алганда әзерлексез һәм зәгыйфь булуын ачыклый. Әмма шәһәрне яклап сугышкан латыш укчылары үзләрен каһарманнарча тота[2] 5 нче Латыш полкы Казанның көньягында чехлар белән бик озак һәм аяусыз сугыша, хәтта аларны яңадан пристаньгә таба чигендерә башлый. Хәлбуки, Казан кирмәнендә урнашкан, моңарчы кызылларга хезмәт иткән Серб батальонының 300 сугышчысы аклар ягына күчкәч вәзгыять үзгәрә. Иң әһәмиятле мизгелдә батальон флангтан көтелмәгән һөҗүм ясый[3] Нәтиҗәдә 5 нче Латыш полкы җиңелә. Полк акларга әсирлеккә төшә.

Югалтулар турында төрле фикерләр бар. Хәзерге тарихчылар фикеренчә, 5 нче Латыш полкы җиңелә һәм ул тулысынча диярлек юк ителә[3]. Әмма Тәлгать Насыйров язуынча, полкта хезмәт иткән 500 артык сугышчыдан 40 укчы һәлак була һәм 137 сугышчы әсирлеккә төшкән[1] Исән калган укчыларның күбесе элеккеге прапорщик Грегор җитәкчелегендә Царевококшайск аша Зөягә чыгып җитә. Бер айдан кызыллар Казанны кире кайтаргач, әсир латыш укчылары полкларына кире кайта. Тагын бер мәгълүматка күрә, полк 350 сугышчысын югалта: аклар аларны әсирлеккә төшерә дә, аннары хәрби-кыр мәхкәмәсе карары белән атып үтерә[4]

Латыш укчыларының Казанга контрһөҗүмен Ян Юдин җитәкли, ул бәрелешләр вакытында һәлак була.

1918 елның 20 августында Казанны яклаган өчен 5 нче Латыш укчы полкына Мактаулы революцион Кызыл Байрак тапшырыла.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда, Санкт-Петербургта, Омскта Латыш укчылары урамы бар, Ригада Латыш укчылары мәйданы һәм зур һәйкәл бар. Казанның Юдино һәм Азино микрорайоннарына латыш укчылары җитәкчеләренең исеме бирелгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Пресса комучевской Казани
  2. Каппель и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, с.254
  3. 3,0 3,1 Р. Г. Гагкуев Генерал Каппель // Каппель и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, стр. 58
  4. В.О. Вырыпаев Каппелевцы // Каппель и каппелевцы. 2-е изд., испр. и доп. М.: НП «Посев», 2007 ISBN 978-5-85824-174-4, стр. 254