Лауриц Туксен
Лауриц Туксен (дат телендә: Laurits Tuxen; туу датасы: 1853 елның 9 декабре, туу урыны: Копенгаген — үлем датасы:1927 елның 21 ноябре, үлем урыны: Копенгаген) — дат рәссамы һәм сынчысы, Россия императоры Александр III-нең сарай яны рәссамы, Копенгаген художестволар Академиясе профессоры.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Художество белемен Дат Король художестволар академиясендә алган, анда дат сәнгатенең башка классигы П. С. Крейер белән укыган. Академиядә өйрәнү вакытында ук үзен иң сәләтле өйрәнчекләрнең берсе итеп күрсәткән. 1870 елда беренче мәртәбә Скагенга зиярәт кылган (соңрак ул Скаген рәссамнары иҗади төркеме белән тыгыз бәйле булган), аннан соң (1880-енче — 1890-ынчы елларда) Европада күп сәяхәт кылган. Шул сәфәрләр вакытында рәссам төрле король фамилияләре әгъзалары, шул дат короле Кристиан IX, Бөекбритания һәм Ирландия королевасы Виктории һәм Россия император гаиләсенең берничә портретын ясаган. 1880-енче елларда Копенгагенда Король художестволар академиясендә укытылган каткан академизм белән канәгать булмаган рәссамнар төркеме тарафыннан барлыкка китерелгән “Ирекле художество мәктәбе”нең беренче җитәкчесе булган. В 1901-енче елда, беренче хатыны Урсуланың үлеменнән соң икенче мәртәбә норвегияле Фредерика Трешоуга өйләнгән һәм аның белән Ютландиянең төньягында, Скагенда, асаба рәссамнар колониясендә тора башлаган. Копенгагенга кайтып, шулай да, җәйге айларын Скагенда уздырган, киндер тукымада җирле пейзажларны, бакчада чәчәкләрне сурәтләгән, гаилә әгъзалары һәм дуслар портретларын ясаган. Шулай ук живописьтә тарихи тематикага багышланган тукымалар ясаган.
Копенгагенның Көнбатыш зиратында күмелгән булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Цесаревич Николай туе
- Император Николай II-нең таҗ киюе
- Мареско гаилә фирмасы юбилее хөрмәтенә банкет (1906)
- Цесаревич Николай һәм Алиса Гессенлы никахы (1895)
- Батканны ярга чыгару (1913)
- Нюминдегабка манзара (1879)
- Давыл вакытында Төньяк диңгез (1909)
- Хальмторветта мәктәп (1883)
- Принцесса Тира Данияленең кызы Ольга белән портреты (1885).
- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ, ashıq maǵlıwmatlar platforması — 2011.
- 1 2 Laurits Tuxen
- 1 2 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- 1 2 3 RKDartists
- ↑ Beautiful to My Eyes — Teresia and Rafael Lönnström Foundation, 2012. — ISBN 978-952-9847-51-8
- ↑ Kunstindeks Danmark