Лев Лунц

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев Лунц latin yazuında])
Лев Лунц
Туган 19 апрель (2 май) 1901[1] яки 2 май 1901(1901-05-02)[2][3][1]
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 10 май 1924(1924-05-10)[2] (23 яшь), 9 май 1924(1924-05-09)[4] (23 яшь) яки 8 май 1924(1924-05-08)[3][1] (23 яшь)
Һамбург, Веймар җөмһүрияте
Күмү урыны Ольсдорф зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Беренче Питырбур классик гимназиясе[d]
Һөнәре телбелгеч, тәрҗемәче, сценаричы, шагыйрь, язучы

Лев Натанович Лунц (1901 елның 19 апреле (2 мае), Санкт-Петербург, Россия империясе1924 елның 10 мае, Һамбург, Алмания) — рус прозаигы, «Серапион кардәшләр» төркеменнән драматург һәм публицист.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев Лунц яһүд гаиләсендә туган. Әтисе — Натан Яковлевич Лунц (1871—1934) — Дерпт университетын тәмамлаган, провизор, оптик әсбаплар сатучы. Әнисе — Анна Ефимовна Рабинович, концерт пианисты.

Унсигез яшьтән яза башлаган. 1918 елда Петроградның 1 нче ир-атлар гимназиясен алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, Лунц Петроград университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасында фәнни эш өчен калдырыла, испан, итальян, инглиз, француз, иске француз, борынгы грек телләрен белгән.

1923 елда йөрәк авыруының беренче билгеләре сиздерә башлаган, шуңа күрә Лунц кыш буе урын өстендә ятарга мәҗбүр булган. Испаниягә фәнни сәяхәткә ирешкәч, ул Алманиягә дәваланырга китә, анда аның эмиграцияләнгән әти-әнисе яшәгән. Бер елдан соң баш мие авыруыннан вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев Лунц унсигез яшьтән яза башлаган. Биш ел әдәби эшчәнлек алып барган. Бу вакыт эчендә ул «Сахрада», «Ватан», «Чыга торган 37», «Скопец турында хикәя», «Газап чигеп йөрү», «Чик аша» хикәяләрен, «Вагонда», «Тугры хатын», «Ватанпәрвәр», «Законнан тыш», «Бертран де Борн», «Маймыллар килә», «Хакыйкать шәһәре» фельетоннарын, «Әйберләр фетнәсе» киносценарие һәм берничә теоретик мәкалә язган.

Чит илгә китәр алдыннан Лунц Андрей Андреевич Казига үзенең кулъязмаларының бер өлешен калдыра — алар Кази 1937 елда кулга алганда конфискацияләнә һәм юкка чыга. Кулъязмаларның тагын бер өлеше киткәндә таможня тарафыннан тоткарлана һәм шулай ук югала[5].

Лев Лунцның проза һәм драматургиясе ССРБда һәм Ауропада басылып чыккан. Аның пьесалары шулай ук театрларда туган ягында да, чит илләрдә дә барган. Әмма соңыннан ССРБда Лунцның әсәрләре чагыштырмача либераль вакытларда да басылмаган.

Совет культурасының Лунцны кире кагуы сәбәбе аның «Нигә без Серапион кардәшләр» мәкаләсендә ачыла, ул очраклы рәвештә Серапионнар манифесты булып кабул ителә башлый[6].

Иншалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Об инсценировке сатирических романов.// "Жизнь искусства", 1919, № 284-285
  • Детский смех. // "Жизнь искусства, 1919, № 305-306
  • Творчество режиссёра. // "Жизнь искусства, 1920, № 337-338
  • Театр Ремизова. // "Жизнь искусства, 1920, № 343
  • Вне закона. Пьеса // «Беседа», Berlin, №1, 1923
  • Обезьяны идут! Пьеса // «Веселый альманах», Пг., 1923
  • В пустыне // «Серапионовы братья», Альманах первый, Пг., "Алконост", 1922; "Серапионовы братья" Заграничный альманах, Berlin, 1922
  • Исходящая №37 // «Россия», 1922, №1
  • Почему мы Серапионовы братья // «Литературные записки», 1922, №3
  • Ненормальное явление // «Петербург», 1922, №3
  • Обольститель. // «Мухомор», 1922, №3
  • В вагоне.// «Мухомор», 1922, №9
  • Верная жена. // «Мухомор», 1922, №10
  • Бертран де Борн. Пьеса // «Город. Литература. Искусство», 1923, №1
  • Родина // «Европейский альманах», 1923
  • На Запад // «Беседа», №2, 1923
  • Патриот. Пьеса // «Красный ворон», 1923, №33
  • Город Правды. Пьеса // «Беседа», №5, 1924
  • Восстание вещей. Киносценарий // «Новый журнал», №79, 1965
  • Хождения по мукам. // «Новый журнал», №83, 1966
  • Путешествие на больничной койке // «Новый журнал», №90, 1968
  • Рассказ о скопце. // Из творческого наследия советских писателей. Л., 1991
  • Через границу. // Лица. Биографический альманах. 5. СПб., 1994.

Басмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Родина и другие произведения. — Иерусалим, 1981.
  • Завещание царя. — Мюнхен, 1983.
  • Вне закона. — СПб.: Композитор, 1994. — ISBN 5-7379-0001-0
  • Обезьяны идут. — СПб.: ИНАПРЕСС, 2003. — 752 с., 600 экз. — ISBN 5-87135-145-X
  • Литературное наследие. — М.: Научный мир; 2007. — ISBN 978-5-91522-005-7

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Литераторы Санкт-Петербурга. ХХ век / мөхәррир О. В. Богданова
  2. 2,0 2,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  3. 3,0 3,1 Русская литература XX века. Прозаики, поэты, драматурги / мөхәррир Н. Н. Скатов — 2005. — ISBN 5-94848-262-6
  4. Find A Grave — 1996.
  5. Брат, друг, ученик… Письма родственников, друзей, преподавателей о Л. Н. Лунце // Встречи с прошлым. Выпуск 11. — М.: РОССПЭН, 2011. — С. 438. — ISBN 978-5-8243-1582-0.
  6. Лунц Л. Вне Закона. Пьесы, рассказы, статьи. СПб, 1994. С. 200

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борисова В. А. Лунц // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962—1978.
  • Лунц Лев — Электрон яһүд энциклопедиясендә мәкалә
  • Лунц Лев — Максим Мошков китапханәсендә