Лев Непомнящих

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев Непомнящих latin yazuında])
Лев Непомнящих
Туган 25 февраль 1937(1937-02-25)[1]
Ромны, Чернигов өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 23 август 2015(2015-08-23) (78 яшь)
Новосибирск, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Навасебер дәүләт тыйб үнивирситите
Һөнәре галим
Эш бирүче Навасебер дәүләт тыйб үнивирситите
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Лев Непомнящих (25 февраль 1937 ел23 август 2015 ел) — ССРБ һәм Россия патологоанатомы, Россия Медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (2004), Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев Моисеевич Непомнящих 1937 елның 25 февралендә Украина ССРның Сумы өлкәсе Ромны шәһәрендә туган.

1963 елда Новосибирск медицина институтын тәмамлаган, аннары патологик анатомия буенча махсуслашкан һәм Новосибирск 2-нче кала клиник дәваханәсенең патологоанатомия бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә, анда прозектура һәм патоморфологик лабораторияоештыра.

1966 елда — «Гистохимия и морфология острой ишемии миокарда в эксперименте и клинике» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1968 елдан алып — Новосибирск дәүләт медицина институтының патологик анатомия кафедрасында эшли.

1970 ел — ССРБ МФА Себер филиалының Клиник һәм эксперименталь институтында патоморфология һәм морфометрия бүлеге һәм патологик анатомия лабораториясен оештыруның инициаторы була.

1986 елда —«Морфогенез и ультраструктурные основы общепатологических процессов в сердце: комплексное патологоанатомическое и экспериментальное исследование» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1987 елда — профессор дәрәҗәсе бирелә.

1992 елда — РМФА-ның Себер төбәк патология һәм патоморфология бүлеген (хәзер Молекуляр патология һәм патоморфология институты) оештыра һәм 2015 елга кадәр аның директоры, ә аннары — гыйльми җитәкчесе була.

2004 елда РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

2014 ел — Россия ФА әгъза-корреспонденты.

2015 елның 23 авгусында Новосибирскида вафат була.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морфологлар һәм патологоанатомнарның Себер фәнни мәктәбенә нигез салучы, кардиология патологиясе өлкәсе белгече.

Берничә көнүзәк медик-биологик проблемаларны эшкәрткән, атап әйткәндә, кискен һәм хроник йөрәкнең җитешмичә эшләве барлыкка килүенең молекуляр-күзәнәк һәм ультраструктуралы механизмын, индукцияле һәм патология процесларының хроник формага әйләнүен һәм регенераторлы реакцияләрнең индукциясен, структура нигезләрен экстремаль экология факторларына адаптациясен тикшерә.

500-дән артык фәнни хезмәт авторы; 6 ачышның авторы һәм автордашы, 23 монография, 3 югары уку йортларында медицина патологик анатомиясе буенча укытучылар өчен методик әсбаплар авторы, уйлап табу патентларына ия.

Аның җитәкчелегендә 60-тан артык кандидатлык һәм 28 докторлык диссертацияләре яклаган.

Россиянең Пирогов милли комитеты вице-президенты, Аурупа табигый фәннәр академиясе вице-президенты, кеше морфологиясе буенча РМФА-ның Гыйльми советы әгъзасы, проблемалы «Морфология» комиссиясе рәисе урынбасары, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк чиге, Себер медицинасы проблемалары буенча Тармакара гыйльми советның рәис урынбасары, Россия патологоанатомнар җәмгыяте президиумы әгъзасы, «Бюллетень экспериментальной биологии и медицины», «Клеточные технологии в биологии и медицине», «Сибирский научный вестник» журналлары мөхәрририят коллегияләренең әгъзасы һәм «Архив патологии» һәм «Библиотека патологоанатома» журналларының мөхәрририят советы әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1993)[2]
  • К. Э. Циолковский исемендәге медаль (1990) — гыйльми эшчәнлеге өчен
  • Академик С. П. Королев исемендәге медаль (2002)
  • РМФА-ның медицина буенча Н. И. Пирогов исемендәге премиясе дипломы һәм алтын медале (1994) — эшләр циклы өчен, шул исәптән «Морфогенез важнейших общепатологических процессов в сердце» монографиясе өчен (1991)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/nepomnyashhikh-lev-moiseevich.htm
  2. Указ Президента Российской Федерации от 23.11.1993 № 1985. kremlin.ru. 2019-11-30 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Льва Моисеевича Непомнящих РФА рәсми сайтында
  • Непомнящих Лев Моисеевич (25.02.1937–23.08.2015), основатель института. (Институт молекулярной патологии и патоморфологии) (неопр.). pathomorphology.ru. Дата обращения 30 ноября 2019.