Лев Толстой һәйкәле (Казан, 2018)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев Толстой һәйкәле (Казан, 2018) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һәйкәл
Лев Толстой һәйкәле
Лев Толстой Казан 2018.png
Лев Толстойга һәйкәл-бюст
Урын Казан гербы Казан,
Кирмән урамы
Сынчы Салават Щербаков
Төзелеш датасы 2018 ел
Материал бронза, кызыл гранит

Лев Толстой һәйкәлеКазанда, Казан (Идел буе) федераль университеты территориясендә 2018 елда ачылган. Һәйкәл «Татарстанда Толстой елы» тәмамлану кысаларында куелган.
Сынның авторы – скульптор Салават Щербаков. Һәйкәлне «Русия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты (җитәкчесе Михаил Сердюков) куйган [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан рус язучысы Лев Толстой (1828-1910) язмышында зур урын тота. Ата-анасы үлгәч, биредә 6 ел (1841-1847) яши, яшүсмер, яшьлек еллары уза. Казан университетында 3 ел (башта фәлсәфә факультетының көнчыгыш бүлекчәсендә, соңрак юридик факультетта) укый. Казанда аның тутасы, опекуны, алпавыт хатыны П. И. Юшкова яшәгән, ике ир туганы һәм кыз туганы укый. Казан университетында укыганда, Лев Толстой тарих һәм әдәбият белән кызыксына башлый. Казан җәмгыятеннән алган тәэсирләре язучының кайбер әсәрләрендә чагылыш таба: «Балдан соң» (рус. После бала), «Алпавыт иртәсе» (рус. Утро помещика) һ. б[2].

Казанда Лев Толстой үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән, юбилее уңаеннан аңа «Казан университетының мактаулы әгъзасы» исеме бирелгән.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Казанда Лев Толстой музее ачыла.

ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов 2017 елның 21 сентябрендә 2018 елны «Татарстанда рус язучысы Лев Толстой елы» дип игълан итә. Һәйкәл Татарстанда Толстой елы тәмамлану кысаларында куелган.

Һәйкәлне КФУга югары уку йортларында, хәрби бүлгеләрдә Русияне таныткан гражданнар сыннарын бушлай урнаштыручы «Русия даны аллеясы» (рус. Аллея российской славы) проекты (җитәкчесе Михаил Сердюков) бүләк иткән.

Ачылу тантанасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чарада КФУ ректоры Илшат Гафуров, язучы Разил Вәлиев, Лев Толстойның туганы (оныгының оныгы), РФ Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой һ. б. катнаша.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәйкәл Казан федераль университетының төп корпусы ишегалдында, ректор бакчасы территориясендә урнашкан. Һәйкәл өчен образ Лев Толстойның Мәскәүдәге музеннан алынган. Бронза һәм кызыл граниттан эшләнгән сынның авырлыгы — 4 тонна[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани