Эчтәлеккә күчү

Лев Шәрифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лев Шәрифуллин latin yazuında])
Лев Шәрифуллин
Туган телендәге исеме Лев Равил улы Шәрифуллин
Туган 2 февраль 1930(1930-02-02)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Мөслим
Үлгән 14 декабрь 1988(1988-12-14) (58 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Һөнәре агроном, проректор
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Мари АССР Дәүләт премиясе[d]

Лев Шәрифуллин, Лев Равил улы Шәрифуллин (Лев Равилович Шарифуллин, 1930 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә кантоны, Мөслим — 1988 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1983), профессор (1987), Мари АССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы. Мари АССР дәүләт бүләге иясе (1988). 1965—1968 елларда КПССның Әлки район комитеты 1нче секретаре[1].

1930 елның 2 февралендә Татарстан АССР Минзәлә кантоны (1930 елның 10 августыннан Мөслим районы) Мөслим авылында туган.

Урта мәктәпне, М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын гел «бишле»гә тәмамлаган (1953).

1944 елдан — ТАССРның Мөслим районы Ольгино авылы күмәк хуҗалыгының тракторчы-комбайнчысы[2].

1953—1957 елларда — Бөгелмә районы Соколка МТСы баш агрономы.

1957 елдан — Бөгелмә районы «Соколка» совхозы директоры.

1960 елдан — Балык Бистәсе районы башкарма комитеты рәисе.

1962—1965 елларда — Арчада территориаль колхозлар-совхозлар идарәсендә җитәкче.

1965—1968 елларда — КПССның Әлки район комитеты 1нче секретаре.

1968—1985 елларда — Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (сугарулы азык җитештерү һәм уңышны программалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләнгән).

1986 елның гыйнварыннан 1988 елның декабренә кадәр — Йошкар-Оладагы Мари дәүләт университетының фән буенча проректоры һәм үсемлекчелек кафедрасы мөдире[3]

КПССның XXII съезды[d] делегаты (1961). 1963—1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты[4].

1967 елда — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, 1983 елда — «Татарстан АССРда (Идел буе урман-дала зонасы) көзге арыштан югары уңыш алуның фәнни нигезләре һәм алымнары» (рус. «Научные основы и приёмы получения высоких урожаев озимой ржи в Татарской АССР (зона лесостепи Поволжья)») темасына авыл хуҗалыгы фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗәләргә диссертацияләр яклаган[5]. Хезмәтләре агротехника[d], авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру, сугарулы җир эшкәртү[d] технологияләренә багышланган. 191 фәнни хезмәт, 10 китап авторы. Мари АССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Кайбер китаплары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • «Программалаштырылган уңыш факторлары» («Факторы запрограммированных урожаев»; автордаш, 1974);
  • «Сугарулы кыр көче» («Сила орошаемого поля»; 1977);
  • «Көзге арыш («Озимая рожь»; автордаш, 1981);
  • «Көзге арыш үстерүнең интенсив технологиясе» («Интенсивная технология возделывания озимой ржи»; автордаш, 1989)[6]

1988 елның 14 декабрендә Казан шәһәрендә вафат. Шәмсир зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ↑ Әлки районы җитәкчеләре.(үле сылтама) Слава-Дан Республики Татарстан
  2. ↑ Шарифуллин Лев Равилович.(үле сылтама) Слава-Дан Республики Татарстан
  3. ↑ Проректоры по научной работе МГУ. История Науки Университета(рус.)
  4. ↑ И. Н. Афанасьев. Шарифуллин Лев Равилович. Tatarica интернет-энциклопедиясе
  5. ↑ Шарифуллин, Лев Равилович. - Научные основы и приемы получения высоких урожаев озимой ржи в Татарской АССР : зона лесостепи Поволжья.(үле сылтама) Search RSL
  6. ↑ Шарифуллин Л.Р. Национальная электронная библиотека