Лейкоз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лейкоз latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лейкоз
Сурәт
Саклык белгечлеге канбелем
Симптомнар боль в костях[d], головокружение[d], похудение[d], күкрәк авырту[d], отёк[d] һәм стенокардия[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Метотрексат[d][1][2], Цитарабин[d][1], Винкристин[d][1], pipobroman[d][1], Иринотекан[d][1], Изотретиноин[d][1], doxorubicin hydrochloride[d][1], леналидомид[d][2], TASIGNA®[d][2], dasatinib monohydrate[d][2], Ибрутиниб[d][2], ruxolitinib[d][2], Иматиниб[d][2], bosutinib[d][2] һәм Ритуксимаб[d][2]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/leukemia_2[3]
ICD-9-CM 208[4][5], 208.9[4][5], 207.8[5], 208.80[5], 207[5], 208.90[5], 207.80[5] һәм 208.8[5]
ICPC 2 идентификаторы B73
NCI Thesaurus идентификаторы C3161[4]
Commons-logo.svg Лейкоз Викиҗыентыкта

Лейкоз — сөяк миендә нормаль кан ясалуның клональ пролифератларга (күзәнәкләрнең үрчүе аркасында тукыманың зураюы, күбәюе), азрак дифференцияләнгән, функцияләре буенча актив булмаган күзәнәкләргә алышынуы белән характерлана.

Лейкоз — кан системасындагы яман шеш авыруы, а) Кан ясаучы орган­ нарда прогрессив рәвештә күзәнәкләр гиперплазиясе (күзәнәкләр саны, аларның эчке структуралары һәм күзәнәкара җепселләр ясалмалары һәм бу процесста билгеле күзәнәкләрнең үрчүе күзәтелә, һәрбер очракта бу күренеш лейкозның морфологик нигезен төзи (гемицитобластлар, миелобластлар, лимфобластлар). Күзәнәкләрнең морфологик һәм функциональ үзлекләрен югалтуы белән характерлана, б) Кан ясаучы органнарда нормаль күзәнәкләр патологик күзәнәкләргә алышына. в) Төрле органнарда кан ясаучы патологик учаклар барлыкка килә.

Лейкоз сирәк очрый торган авыруларга керә. 100 мең кешедән 1,7-6,1 кеше бу авырудан үлемгә дучар була. Терапевтик авырулар арасында лейкоз белән авыручылар 1,5-2,6 % очракта күзәтелә һәм һәр илдә дә диярлек бу; авыру белән чирләүчеләр саны арта бара, бигрәк тә кискен лейкоз белән . авыручылар күбәя. * Авыруның килеп чыгу сәбәбе башка шеш авыруларына охшаш. Лейкоз авыруының барлыкка килүендә ике теория яши: вируслы һәм генетик. Хәзерге вакытта терлекләрне авыруга китерүче 20 дән артык вирус табылган, ләкин кешеләр арасында авыру вирусын аерып ала алмыйлар әле. Генетик теория буенча лейкоз авыруы тумыштан яки яшәү чорында хромосом структураларының аз дифференцияләнгән күзәнәкләр белән зарарлануыннан килә.

Авыруның барышы буенча лейкозларны кискен һәм хроник формаларга, яман күзәнәкләрнең морфологиясе буенча миелолейкоз һәм лимфолейкозларга аералар.

Кискен лейкоз үлемгә бер атна яки ай эчендә китерергә мөмкин. Хроник лейкоз белән авыручылар, дәваланмаганда, берничә айдан елга кадәр яшиләр. Кискен һәм хроник лейкозларга аеру аларның клиник барышына таянып түгел, беренче чиратта цитоморфологик үзгәрешләренә карап күзәнәкләрнең җитлегү дәрәҗәсен исәпкә алып) билгеләнә. Бу өлкәдә белгеч булмаган табибларга авыруга диагноз куеп, аны дәвалау бурычы куелмый, ә бу чиргә шик туса, сырхауны тиз арада махсус гематологик бүлеккә яисә үзәккә җибәрү бурычы йөкләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, практикада бу ике лейкоз (дәвамлы һәм кискен) билгеләре күп вакытта үзара тәңгәл киләләр. Кайвакыт кискен лейкоз (гемоцитобластлар) озак дәвам итә, мәсәлән, бер елга кадәр, шул ук вакытта хроник лейкоз белән авыручылар бер ел дәвамында үлеп китәргә мөмкиннәр. Шунлыктан лейкозның кискен, хроник дип аерылуына карамастан, авыруның клиник |үсеш үзенчәлекләренә игътибар итү сорала.

Лейкоз авыруы 3 вариантта барырга мөмкин: периферик канда патологик күзәнәкләрнең күбәюе (лейкемия формасында), уртача күбәю (сублейкемия) һәм сизелерлек булмаган лейкемия. Кайвакыт канда мондый (тайпылышларны инфекцияле авырулар очрагында да күзәтергә була.

Ниһаять, лейкозларның трансформациягә, тиз үсеш алып китәргә, «кискенлек»кә сәләтле булуы, шулай ук башка күзәнәкне кан ясау процессына тарта алуы аерым бер үзенчәлек булып тора. Кайбер очракта инфекцияле авырулар тәэсирендә көтелмәгән ремиссияләр булып, өзлегүләргә дә китерергә мөмкин. Шулай булгач лейкозның һәрбер төрендә клиникасы, цитоморфологик халәте үзгәреп торырга мөмкин, боларны диагноз куйганда исәптән чыгарырга ярамый

.Лейкоз яки Лейкемия — гемопоэз системасы күзәнәкләреннән килеп чыккан яман шеш. Кискен лейкемиядә җелек бик җитлекмәгән (шартлау) күзәнәкләре белән алыша бара (рәс. 24.57a). Хроник лейкемия, ким дигәндә, башлангыч стадияләрдә, югары дифференциацияләнгән (җитлеккән) лейкоцитлар патологиясе белән сыйфатлана (рәс. 24.57б) һәм олыларда гына очрый диярлек. Лейкемиянең 4 төп төре бар.

1.    Кискен лимфоцитар (лимфобластлы) лейкемия башлыча балаларда барлыкка килә; 90% очракта дәвалау нәтиҗәле, 70% очракта савыгу була.

2.     Кискен миелоцитар  (миелобластлы) лейкемия олыларда ешрак очрый, 60 яшькә кадәрге авыруларның 30% очрагында савыгу була.

3.     Хроник лимфоцитар лейкемиянең барышы дәвамлы һәм күп авырулар башка чирләрдән үлә.

4.     Хроник миелоцитар лейкемиянең барышы көчәюче һәм фаразы тискәрерәк.

Системалы күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

•      Бизгәк, төнлә тирләү һәм ябыгу гадәттә хроник лейкемиядә була.

•      Арыганлык, көчсезлек һәм эшләгәндә сулыш кысылуга китергән анемия.

•      Нейтропения кабатланучы инфекцияләргә китерә ала.

•      Тромбоцитопения пурпура, җиңел кан саву, аеруча авыз куышлыгыннан кан китү артуына китерә ала.

•      Хроник лейкемиядә инфильтрация өчен лимфаденопатия һәм гепатоспленомегалия барлыкка килә.

Офтальмологик күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Офтальмологик күренешләре гадәттә кискен лейкемиядә үсеш ала һәм күз алмасының төрле төзелешләренә тәэсир итә ала.

1. Беренчел, яки туры, лейкемия инфильтрациясе увеаль юлны һәм орбитаны җәлеп итә ала. Нейроофтальмологик күренешләре оптик нейропатия, хәрәкәт нервлары парезы һәм күрү нервы дискы шешүенә китерә ала.

2. Икенчел яки турыдан-туры зарар анемия, тромбоцитопения яки канның ябышлыгы арту өчен була ала. Бу симптомнар күз эчендәге кан савулар, инфекцияләр һәм кан тамырлары томалану белән билгеләнергә мөмкин.

Лейкозлар — канның ак күзәнәкләрнең аномаль пролиферациясе белән сыйфатланган неопластик какшауларның төрләре (24 бүлекне кара). Күрү үткенлеге ешрак кискен лейкозларда зарарлана. Барышка күзнең һәркайсы төзелеше җәлеп ителә ала. Бик сирәк башлангыч беренчел лейкемияле инфильтрацияне еш күзәтелгән икенчел үзгәрешләрдән аерырга мөһим, мәсәлән, анемия, тромбоцитопения, канның югары үзлелеге һәм оппортунистик инфекцияләр.

1. Күз төбе күренеше

• Мөгаен тамырларның лейкозлы күзәнәкләр белән томалануы өчен килеп чыккан ретиналь кан савулар, мамыксыман чыганаклар (рәс. 16.71а), лейкозлы күзәнәкләр яки тромбоцитар-фибринлы эмболлардан торган ак үзәк белән (Рот таплары) ретиналь кан савулар (рәс. 16.71б).

•     Перифериянең ретиналь тамырлануы кайвакыт хроник миелолейкозда очрый (рәс. 16.71в).

•     Күрү нервы инфильтрациясе аның шешүен чыгарып, күрү югалуына китерә ала (рәс. 16.71г).

•     Хроник лейкозда хориоидея инфильтрациясе үзенчәлекле «каплан тиресе» күренеше барлыкка килүенә китерә ала (рәс. 16.71д).

2. Башка офтальмологик күренешләре

•     Орбита җәлеп ителү, ешрак балаларда.

•     Төсле катлау калынаюы, ирит һәм псевдогипопион (рәс. 16.71е).

•    Үзеннән-үзе субконъюнктиваль кан саву һәм гифема.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.