Лейма Гбови

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лейма Гбови latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2][3]
Ватандашлык Flag of Liberia.svg Либерия[3]
Туу датасы 1 февраль 1972(1972-02-01)[4][5][6] (49 яшь)
Туу урыны Монровия[d], Либерия[7][8][9][…]
Һөнәр төре сәясәтче, эшмәкәр, икътисадчы, пацифист
Эшчәнлек өлкәсе кеше хокуклары һәм разрешение споров[d]
Эш урыны Колумбия үнивирситите
Әгъзалык Nobel Women's Initiative[d][10]
Әлма-матер Восточный меннонитский университет[d]
Академик дәрәҗә шәрәфле доктор[d]
Бүләкләр
Число фолловеров 14 379
Commons-logo.svg Лейма Гбови Викиҗыентыкта

Лима Роберта Гбови (ингл. Leymah Roberta Gbowee; 1 февраль 1972 ел) — Либерияның тынычлык урнаштыру эшмәкәре, «хатын-кыз хокуклары һәм хәвефсезлеге өчен көрәштә һәм тынычлык урнаштыруда катнашкан өчен» Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән тынычлык буенча 2011 елгы Нобель премиясе лауреаты[14].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лейма Гбови үзәк Либериядә туа. Беренче ватандашлар сугышы башлангач, 17 яшьлек Лейма илнең башкаласы Монровиягә күчә. Психологка укый һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан балалар белән эшли.

2002 елда социаль хезмәтче булып эшләп йөргән Гбови Либериядәге икенче ватандашлар сугышы барганда либерий хатын-кызларның тынычлык өчен хәрәкәтен оештыра. Хәрәкәт балык базарында эшләгән хатын-кызлар арасында башлана. Аңа Монровиянең торган саен күбрәк христиан һәм мөселман хатыннары кушыла бара. Гбови җитәкчелегендә хәрәкәт Либерияның ул чактагы президенты Чарльз Тейлор белән очраша һәм аның Ганадагы ил сөйләшүләрендә катнашу вәгъдәсен алуга ирешә.

Гбови Ганада Либерия хатын-кызлары төркеменә җитәкчелек итә. Делегация Аккрада президент сарае диварлары янында тавышсыз протест үткәрә. Шулай ук «җенси забастовка» (Аристофанның «Лисистрата» комедиясендә тасвирланган тынычлыкка ирешү ысулы) оештыра[15]. Протест акциясе барышында аны кулга алырга җыенганнарына, Гбови шәрә калып чишенү белән яный (Көнбатыш Африка мәдәниятендә бу иң көчле ләгънәт дип санала), һәм янау җиңә— аны кулга алмыйлар[16].

Лейма Гбови Комфорта Фримен белән бергә WIPNET хәрәкәтен (ингл. Women in Peacebuilding Network, «Женщины в Построении Мира») оештыра һәм президентка мөрәҗәгать чыгара.

Хәрәкәт төрле хөкүмәтләр вәкилләре белән тынычлык кору буенча уңышлы сөйләшүләр үткәрә[17].

Хәрәкәт тырышлыгы белән 2003 елда Либериядә икенче ватандашлар сугышын тәмамлауга ирешә һәм ил президенты итеп Элен Джонсон-Серлиф, Африка тарихында беренче хатын-кыз, сайлана.

Лейма Гбови — «конфликтларны хәл итү» специальносте буенча гуманитар фәннәр магистры, аны Виргиния Көнчыгыш Меннонит Университетында ала. Ул — Гананың Аккра шәһәрендә урнашкан "Тынычлык һәм иминлек буенча Африка хатын-кызлары берекмәс"нең башкарма директоры[18]. 2008 елда аның турында «Загони дьявола обратно в ад» дигән документаль фильм төшерелә[19].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 — Джон Ф. Кеннеди исемендәге Гарвард дәүләт идарәлеге институтының Зәңгәр тасмасы
  • 2009 — Хатын-кыз хокуклары өчен Губер премиясе
  • 2009 — «Каһарманлык профильләре» премиясе
  • 2011 — Тавакуль Карман һәм Элен Джонсон-Серлиф белән бергә тынычлык буенча Нобель премиясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. OCLC. Record #187366207 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. http://www.bbc.co.uk/news/world-africa-19876111
  3. 3,0 3,1 http://www.nytimes.com/2011/10/10/world/africa/on-the-campaign-trail-liberias-sirleaf-plays-down-nobel-win.html
  4. http://www.infoplease.com/biography/var/leymahgbowee.html
  5. http://www.nndb.com/lists/499/000063310/
  6. http://www.bbc.co.uk/news/world-africa-15215312
  7. Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #1017068275 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  8. http://www.factmonster.com/biography/var/leymahgbowee.html
  9. http://www.ucc.org/black-history/test/profiles-iframe.html?page=13
  10. https://nobelwomensinitiative.org/laureate/
  11. http://www.nobelprize.org/nobel_prizes/peace/laureates/2011/gbowee-bio.html
  12. https://www.nobelprize.org/nobel_prizes/about/amounts/
  13. https://www.demokratiepreis-bonn.de/wp-content/uploads/2018/11/181116_PM_Sperrfrist_final_KORR_MM.pdf
  14. Leymah Gbowee, Women in Peace and Security Network Africa — NIEW INTERNATIONAL CONFERENCE 2010(недоступная ссылка)
  15. Bill Moyers Journal, June 19, 2009
  16. The Rabble Rousers
  17. West African Women Demand Peace In Cote D’Ivoire 2011 елның 19 июль көнендә архивланган.
  18. Hunt Alternatives Fund, Directory of Women Experts
  19. November 2009 MEDIAGLOBAL 2010 елның 10 июль көнендә архивланган.