Лейпциг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лейпциг latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Лейпциг
Völki fullsize.jpg
Coat of arms of Leipzig.svg
Халык саны 582 285 (31 март 2018) Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Буркхард Юнг Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00, UTC+02:00
Кардәш шәһәрләр Клайпеда, Аддис-Абеба[1], Birminghem[2], Болонья[3], Брно[4], Франкфурт[5], Һанновер[6], Һьюстон[7], Киев[8], Лион[9], Нәнҗиң[10], Филибә[d][11], Сәләник[12], Травник[13], Һертслия[d][14], Сан-Паулу, Кракув[15] һәм Бамако[d]
Җәгърафия
АТБ Саксония ирекле дәүләте
Ил Алмания
Мәйдан 297.80 дүрткел киламитер
ДДӨБ 113 метр Edit this on Wikidata
Сулык Вайсе-Эльстер, Плайсе
Координатлар 51.33°N 12.38°E Edit this on Wikidata
Пучты индексы 04003, 04357, 04275, 04155, 04157, 04109, 04105, 04229, 04317, 04159 Edit this on Wikidata
Телефон коды 0341 Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Буркхард Юнг Edit this on Wikidata


Ле́йпциг (алман. Leipzig, МФА(алм.): [ˈlaɪptsɪç] , лат. Lipsia, югары луж. Lipsk) — Алманиядәге Саксония федераль җиренең иң зур шәһәре.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу урында X гасырда славяннар тереклек итә. Язмаларда беренче кат 1015 елда Титмар Мерзебург ельязмасында искә алына (urbs Libzi). 1165 елда Мейсен маркграф Отто Лейпцигка шәһәр хокуклары һәм сәүдә өстенлекләре тапшыра.

Лейпциг Патшалар (Via Regia) һәм Империя (Via Imperii) юллары кисешендә урнашкан. Шул сәбәптән ул зур сәүдә үзәгенә әверелә. Лейпциг базары дөньяда иң беренче зур сәүдә базары булып тора һәм Көнчыгыш Аурупа белән икътисади элемтәләрдә зур урын алып торган.

1409 елда Лейпциг университетының оешуы шәһәрдә юриспруденция һәм нәшрият эешенең җанлданып китүенә сәбәпче. Университетта 1661-1666 елларда математик Готфрид Вильгельм фон Лейбниц укый. Иоганн Себастьян Бах 1723-50 елларда Лейпциг шәһәренең бер чиркәведә эшли. 1813 елда биредә композитор Рихард Вагнер туа.

Шул елны Наполен Бонапарт гаскәренә каршы союздашлар зур сугыш башлый.

1863 елның маенда бөтеналман эшчеләр конгрессы Гомуми алман эшчеләре берлеген төзи, аның президенты итеп сәясәтче һәм фәлсәфәче Фердинанд Лассаль тәгаенләнә.

1933 елның сентәбре-декабрендә нацистлар хөкүмәте оештырган Рейхстаг бинасына ут төртеп яндыручылар мәхкәмәсе бара.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]