Ленар Миңнемуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленар Миңнемуллин latin yazuında])
Ленар Миңнемуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Ленар Газинур улы Миңнемуллин

Туу датасы:

20 апрель 1988(1988-04-20) (35 яшь)

Туу җире:

Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Вахит

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2009 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2015
Дамир Сираҗиев премиясе

Ленар Миннемуллин

Ленар Миңнемуллин, Ленар Газинур улы Миңнемуллин (1988 елның 20 апреле, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Вахит) – драма актеры, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты (20092015 елларда). Дамир Сираҗиев (2013), Әлфия Авзалова исемендәге, «Тантана» (2015) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елның 20 апрелендә Кукмара районы Вахит авылында туган. Әтисе Газинур, әнисе Халисә. 20052009 елларда Казан театр укуханәсендә актер белгечлеге ала (Раушан Шәрәф, Ришат Хаҗиәхмәтов курсы). Читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтынының театр һәм кино бүлегендә укый.

2009 елдан 2015 елга кадәр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.

20152018 елларда «Мебелев» мебель цехында эшли.

2018 елның апреленнән 2019 елның 31 гыйнварына кадәр Минзәлә мәдәният сарае директоры[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларында Казан татар яшь тамашачы театры спектакльләрендә катнаша. Минзәлә театрында уйнаган рольләре:

Тугызынчы сыйныфта укыганда мәктәптә узган концертларда җырлый башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка укуханәсенә укырга керергә уйлаган егеткә җырчы Мингол Галиев театр укуханәсендә укырга киңәш биргән. Ленар Миңнемуллин җырдан аерылмый, хатыны белән артистлар төркеме туплап, туган көн, юбилейлар, туй, никах мәҗлесләрен, Сабан туе һ. б. бәйрәмнәрне алып бара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Илсинә Илшат кызы Миңнемуллина (19.06.1987), 2007 елдан Минзәлә театры актрисасы. Балалары: кызы Әдилә, улы Әмир.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кечкенәдән ат чабышы белән мавыга. Әтиләре Газинур өч улына да юртак атлар алып биргән. Минзәлә театрында эшли башлагач та, ат чабышларын калдырмый, шәһәр-авыл Сабантуйларында катнашып, җиңүче була. Минзәлә ипподромында балаларга ат чабышы серләрен өйрәтә. Юртаклар үрчетү белән шөгыльләнә[3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ленар Миңнемуллин. «Сәхнә», 2013 ел, май, 26нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]