Ленар Шәех

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленар Шәех latin yazuında])
Ленар Шәех
Туган телдә исем Ленар Миңнемөһим улы Шәехов
Туган 4 октябрь 1982(1982-10-04) (41 яшь)
Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, журналист
Эш бирүче Татарстан китап нәшрияты
Бүләк һәм премияләре Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013),
ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017) Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Ленар Шәех Викиҗыентыкта

Ленар Шәех, тулы исеме Ленар Миңнемөһим улы Шәеховтатар шагыйре, журналист; галим (филология фәннәре кандидаты, 2012). РФ Журналистлар (2006 елдан), Татарстанның Журналистлар (2006 елдан) һәм Язучылар (2007 елдан) берлекләре, ТР Язучылар берлеге идарәсе (2012 елдан), «Евразия иҗат гильдиясе» (Лондон, 2016 елдан), Россия Язучылар берлеге (2020 елдан) әгъзасы. Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015), Татарстанның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе (2013), ТР мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең А. Алиш (2017) Г. Афзал (2021) исемендәге әдәби премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбендә белем алганда, Ленар каләм тибрәтә башлый, иҗатка тартыла. Аның “Адашлар” исемле иң беренче язмасы 1994 елда “Игенче даны” (хәзерге “Актаныш таңнары”) район газетасында басылып чыга.

1999–2002 елларда ул Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Аның әсәрләре бер-берартлы республика газета-журналларында күренә башлый, “Сабантуй” газетасында шигырьләре басыла. Шул вакытта аны Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ул Ленарга өмет баглап, аның талантлы шагыйрь булачагына ышаныч белдерә, бу хакта матбугатта язып чыга.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, Л. Шәех Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә.

Университетта уку дәверендә, язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсен кабат сафка бастырып җибәрә. “Әллүки” тирәсендә алтмышка якын яшь каләм иясе җыела. Шул ук вакытта берләшмәнең айлык басмасы – татар студентларының “Тәрәзә” газетасы дөнья күрә башлый. Ленар Шәех аның нигезләүчесе һәм баш мөхәррире була.

2007 елда Татарстан китап нәшриятында “Әллүки” дип исемләнгән җыентык дөнья күрә (төзүчесе – Ленар Шәех). Анда әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән килүче егерме биш яшь каләм иясенең әсәрләре урын ала.

Университетта белем алуы белән беррәттән, Л.Шәех 2004 елда "Азатлык" радиосының Казан бюросында тапшырулар әзерли, 2004–2005 елларда “Шәһри Казан”, 2005–2007 елларда – “Татарстан яшьләре” газеталары журналисты була. 2006 елда Алманиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайта.

Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Чаян”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт”, “Сабантуй”, “Салават күпере”; Башкортстанның “Тулпар”, «Шоңҡар», “Йәшлек”, «Кызыл таң» кебек газета-журналларында даими басыла.

Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (2005), “Керпе ничек энәле булган?” (2007), “Безнең ишегалдында” (2010, 2012), “Алдамыйм!” (2014), “Безнең урманда” (2017) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (2008), "Җылытасы килә дөньяны!.." (2011), "Бар бездә берәү!.." (2015), "Казан - Мәскәү" (2021) һ.б. җыентыкларында исә аның лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләре, "Үзем белән очрашу" (2018) китабында әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, сәяхәтнамәләре, уйланулары, хикәяләре урын алган. “Табигать күренешләре энциклопедиясе” (2019) балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы һәм татар телендә дөнья күргән беренче шундый фәнни-популяр басма булып тора.

Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.

2008 елда Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, Актаныш районының 4 нче номерлы Яңа Әлем һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы Нәҗип Газиз улы Газизовның (19181977) якты истәлегенә багышлана.

Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул – биш китаптан торган "Балачак энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән "Татар прозасы" һәм "Төрки әдәбият" серияләренең проект җитәкчесе.

Ленар Шәех – Татарстан Язучылар берлеге (2007), Россия Язучылар берлеге (2020), Татарстан Журналистлар берлеге (2006), Россия Журналистлар берлеге (2006), Халыкара Журналистлар АссоциациясеIFJ (2006), Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге (2007) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы (2015). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020). Пётр фән һәм сәнгать академиясе (Санкт-Петербург) әгъза-корреспонденты (2021).

2007 елдан Л.Шәех – Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир хезмәтендә. 2008 елдан ул Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара.

2012 елда Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый.

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 3 китабы: инглиз телендә «One of you: A Collection of Poems» («Сезнең арадан берәү: шигырьләр», 2017, Лондон), француз телендә «Mon coeur brûle comme un feu: nouvelles» («Йөрәккәем янганга: хикәяләр», 2021, Париж), «Казан – Мәскәү: шигырьләр, поэмалар, балладалар» (2021, Казан) тәкъдим ителгән (Евразия иҗади берлеге (рус. Евразийская Творческая Гильдия, ингл. Eurasian Creative Guild) коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдим иткән)[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2013 ел — Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе
  • 2015 ел — «NEWBOOK.Волга – 2015» Идел буе әдәби премиясе
  • 2017 ел — Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара "Open Eurasian Literature Festival & Book Forum" әдәби фестивалендә "Әдәби әсәр" категориясендә "Кече проза" номинациясендә (бәйгенең Гран-прие) икенче урын
  • 2017 ел — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе
  • 2018 ел — Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты
  • 2019 ел — «Дөнья генераллары тынычлык өчен» халыкара иҗтимагый ассоциациясенең «Тынычлык күгәрчене» медале
  • 2020 елТатарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 2021 ел — Татарстан Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль районының Гамил Афзал исемендәге әдәби премиясе лауреаты
  • 2021 ел — Саха (Якутия) Республикасының «Халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны ныгыткан өчен» Почёт билгесе лауреаты
  • 2022 ел — Саха (Якутия) Республикасының «Якут АССРына 100 ел» Юбилей билгесе лауреаты
  • 2022 ел — Балалар китабы буенча халыкара Советның (IBBY) Мактаулы дипломы (Г. Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом) лауреаты
  • 2022 ел — XI Халыкара "Open Eurasian Book Forum & Literature Festival" әдәби конкурсы һәм фестивалендә "Тарихи мирас" номинациясендә беренче урын
  • 2022 ел — Самуил Маршак исемендәге Россиякүләм әдәби премиясенең озын исемлеге (лонг-листы)

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яз җыры: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Актаныш: Актаныш типографиясе ААҖ, 2005 – 62 б. – 500 д.
  • Авылдан килгән мендәр: балалар өчен шигырьләр / кереш сүз авт. И.Юзеев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 71 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Керпе ничек энәле булган?: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 32 б.: рәс. б-н. – 5000 д. (I завод – 2000 д., II завод – 3000 д.)
  • Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма / кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 176 б. – 2000 д.
  • Җил каян килә? / авт.-төз. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 80 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 16 б.: рәс. б-н. – 3000 д.
  • Җылытасы килә дөньяны!..: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Зөлфәт.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. — 255 б. — 2000 д.
  • Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 16 б.: рәс. б-н. – 10000 д.
  • Алдамыйм!: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 96 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Быуаттарҙа миҙгелдәр буталган: шигырҙар, поэмалар. – Өфө: Китап, 2014. – 328 б. – 1500 д. (Башкорт телендә)
  • Бар бездә берәү!..: юмор, сатира / кереш сүз авт. М.Гәрәев. – Казан: Рухият, 2015. – 256 б. – 1500 д.
  • Один из вас: стихотворения / перевод с татар. Г.Булатовой и А.Каримовой. – Москва: АНО Редакционно-издательский дом «Российский писатель», 2016. – 88 с. – 500 экз.
  • Мәхәббәт турында шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Газиз. – Яр Чаллы: «Взаимная помощь», 2016. – 129 б. – 999 д.
  • Гасырда фасыллар буталган: шигырьләр = Заблудились мгновенья в веках: стихотворения / перевод с татар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 335 б. – 2300 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Балбан бала = Амбал малай: балалар өчен шигырьләр / татарчадан А. Сарманбетов тәрҗ. – Бишкәк: «Рекламир» нәшр., 2016. – 32 б. – 500 д. (Кыргыз һәм татар телләрендә.)
  • Татар шигъри трагедиясе: монография. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – 160 б. – («Фәнни Татарстан» журналы китапханәсе; 9 нчы китап.) – 500 д.
  • One of you: the collection of poems / edited by David Parry. – London: Hertfordshire Press, 2017. – 126 p. (Инглиз телендә)
  • Безнең урманда: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 16 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Үзем белән очрашу: әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйланулар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2018. – 479 б. – 2000 д.
  • Безнең ишегалдында: балалар өчен шигырьләр. – Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2019. – 16 б.: тышл. б-н. – 2000 д.
  • Галинең песие: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 36 б.: рәс. һәм тышл. б-н. – 2500 д.
  • Табигать күренешләре энциклопедиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 96 б.: рәс. б-н. – 2500 д.
  • Кто где живёт: стихотворения, сказка для детей / перевод с татарского Р. Хузахметовой; художник М. Игнатьева. – Якутск: Бичик, 2020. – 48 с. – 1500 экз.
  • Казан – Мәскәү: сайланмалар: шигырьләр, поэмалар, балладалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 415 б. – 1200 д.
  • Mon coeur brûle comme un feu: nouvelles / Traduit du russe par Christophe Trontin; Préface de Musa Çaxarxan Czachorowski. – Paris: L'Harmattan, 2021. – 80 p. (Француз телендә)
  • Дипломат-галим Йолдыз Хәлиуллин: биографик очерк. – Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2021. – 143 б., рәс б-н. - 300 д.
  • Tatarskie serca: opowiadania / Lenar Szajeh, Musa Çaxarxan Czachorowski, Ahat Muszyński. - Wrocław: Oficyna Wydawnicza ROBB, 2021. - 99 s. (Поляк телендә)
  • Алдамыйм! = Я не лгу!: балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр / рәссамы Элина Чурбаева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 147 б.: рәс. б-н. – 1100 д. (Татар һәм рус телләрендә)
  • Учёный-дипломат Юлдуз Халиуллин: биографический очерк. – Казань: Изд-во «Ак Буре», 2022. – 143 с., с илл. - 500 экз.
  • Tatarskie serca: opowiadania / Lenar Szajeh, Musa Çaxarxan Czachorowski, Ahat Muszyński. – Wrocław: Muzułmański Związek Religijny w RP Najwyższe Kolegium Muzułmańskie & Autorzy, 2022. – 144 s. (Икенче басма. Поляк телендә)
  • Аклыкны сагындым: шигырьләр / кереш сүз авт. Алсу Шәмсутова. – Конья: «TABLET YAYINLARI» нәшр., 2022. – 126 б.
  • One song will be enough: stories, interviews / edited by Gareth Stamp. – London: Hertfordshire Press, 2023. – 86 p. (Инглиз телендә)
  • Каләмле дөнья: шигырьләр, хикәяләр, эсселар / авт.-төз. һәм тәрҗ. Л. Шәех. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2024. – 431 б. – 1000 д.

Аудио һәм электрон китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шигърият! Мәңгелекнең үзе кебек мәһабәт син һәм тыйнак: Нурия Измайлова. Өзелеп китәр чагым; Ленар Шәех. Җылытасы килә дөньяны!..: аудиокитап / шигырьләрне Резеда Шәрәфиева укый. – Казан: "Аксу компаниясе", 2015. - 1000 д.
  • Один из вас: стихотворения. – Москва: ЛитРес, 2022. – 113 с.
  • «Юлдуз» – значит «звезда»: биографический очерк – Москва: ЛитРес, 2022. – 64 с.

Тәрҗемә иткән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Тойгын Р.Г. Уятырга ашыгам кояшны: шигырьләр, поэмалар / Тойгын; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ.; кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 254 б. – 2000 д. ("Каләмнәр туганлыгы" сериясе).
  • Ганиева Т.Ә. Мәхәббәткә генә ышанам: шигырьләр, поэмалар / Тамара Ганиева; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 255 б. – 1500 д. ("Каләмнәр туганлыгы" сериясе).
  • Солтанов О.С. Йолдызлы төннәр: шигырьләр / Омор Солтанов; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л.Шәех; кыргызчадан Л.Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 95 б. – 1000 д. ("Төрки әдәбият" сериясе).
  • Мифтахов Р.Ф. Күңел күзләре: лирик һәм сатирик шигырьләр, поэмалар / Риф Мифтахов; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ.; кереш сүз авт. М.Кәримов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 239 б. – 2000 д. ("Каләмнәр туганлыгы" сериясе).
  • Харлампьева Н. И. Көзге яңгырлар: шигырьләр / Наталья Харлампьева; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л.Шәех; якутчадан Л.Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 94 б. – 1000 д. ("Төрки әдәбият" сериясе).
  • Котлыгилдина З.С. Уртак язмыш: шигырьләр, поэмалар / Зөһрә Котлыгилдина; башкортчадан Л.Шәех тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 287 б. – 1000 д. ("Каләмнәр туганлыгы" сериясе).
  • Czachorowski M. Cz. Niebo zalewa mi oczy = Күзләремә күк тула (Небо заливает мне очи): Wiersze / Na język tatarski przełożył Lenar Szajeh. – Wrocław: AKWEDUKT, 2022. – 120 s.
  • Чахоровский М.Д. Мин башка дөньядан: эсселар, шигырьләр, интервью / китапның төз. һәм тәрҗ. Л.Шәех. – Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2023. – 95 б. - 500 д.

Төзегән китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр / төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б. – 2000 д.
  • Юзеев И. Г. Кар өстендә дөяләр: балалар өчен шигырьләр / Илдар Юзеев; төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 63 б. – 5000 д.
  • Нәҗип Газизов: истәлекләр, документлар, хатлар, фотосурәтләр / төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 208 б. – 500 д.
  • Афзал Г.Г. Рәхмәт!: лирика, юмор, сатира / Гамил Афзал; төз.-мөх., кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Рухият, 2009. – 288 б., илл. 32 б. – 1500 д.
  • Балачак энциклопедиясе: беренче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 184 б.: рәс. б-н. – 2000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: икенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 200 б.: рәс. б-н. – 3000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: өченче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 200 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: беренче китап / тулыл. икенче басма ; төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 192 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: дүртенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 184 б.: рәс. б-н. – 5000 д.
  • Юзеев И. Г. Мәңге ян, күңел!: шигырьләр, җырлар, балладалар, поэма / Илдар Юзеев; төз. Л. Шәех; кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 479 б. – 3000 д.
  • Тукай Г. М. Актык тамчы яшь: шигырьләр / Габдулла Тукай; төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 495 б. – 6000 д.
  • Балачак энциклопедиясе: бишенче китап / төз.: Талия Шакирова, Ленар Шәех. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2013. – 208 б.: рәс. б-н. – 4000 д.
  • Еникиев Ә. Н. Әйтелмәгән васыять: повестьлар, хикәяләр / Әмирхан Еники; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 431 б. – ("Татар прозасы" сериясе). – 3000 д.
  • Җәлил М. М. Сайланма әсәрләр = Избранное: шигырьләр / Муса Җәлил; төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 423 б. – 5000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Кәрим Ф. Ә. Сайланма әсәрләр = Избранное: шигырьләр, поэмалар, баллада / Фатих Кәрим; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех; кереш сүз авт. Р. Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 326 б. – 2500 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Афзал Г. Г. Үз туксаным туксан: юмор, сатира: шигырьләр, кыска хикәяләр, юморескалар / Гамил Афзал; төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 527 б. – 2000 д.
  • Солтанов О.С. Йолдызлы төннәр: шигырьләр / Омор Солтанов; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л. Шәех; кыргызчадан Л. Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 95 б. – 1000 д. ("Төрки әдәбият" сериясе).
  • Җәлил М. М. Моабит дәфтәрләре: шигырьләр / Муса Җәлил; төз.-мөхәр. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 334 б. – 4000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
  • Тукай Г. М. Последняя капля слезы: стихотворения / Габдулла Тукай; сост. и авт. предисл. Л. Шаех. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2016. – 383 с. – 3000 экз.
  • Ахунов Г. А. Акча күктән яумый: повестьлар / Гариф Ахунов; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 414 б. – ("Татар прозасы" сериясе). – 3000 д.
  • Гамил Афзал: мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр, хатлар, әңгәмәләр / кит. төз. Н. Афзалова, Л. Шәех. – Казан: Рухият, 2016. – 327 б.: фоторәс. б-н. – 1500 д.
  • Харлампьева Н.И. Көзге яңгырлар: шигырьләр / Наталья Харлампьева; проект җит. һәм кит. төз., кереш сүз авт. Л. Шәех; якутчадан Л. Шәех һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 94 б. – 1000 д. ("Төрки әдәбият" сериясе).
  • Такташ Х. Х. Избранное: стихотворения, поэмы / Хади Такташ; сост. и авт. предисл. Л. Шаех. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2017. – 223 с. – 2200 экз.
  • Такташ Һ. Х. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / Һади Такташ; төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 223 б. – 2500 д.
  • Татаар аныгы поэзиятын антологията (Антология современной татарской поэзии) / хомуйан оҥордо Л. М. Шаехов. – Дьокуускай: Медиа-холдинг Якутия, 2017. – 128 с. – 500 экз.
  • Татар әдәбиятына чикләр юк = Татарская литература без границ = Tatar literature without borders / төз.: Ә. Мушинский, Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2017. – 463 б. – 1100 д.
  • Юзеев И. Г. Шигъри трагедияләр / Илдар Юзеев; төз. һәм кереш мәкалә авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 296 б. – 1000 д.
  • Кәрим Ф. Ә. Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Фатих Кәрим; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех; кереш сүз авт. Л. Кәримова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 271 б. – 1200 д.
  • Карим Ф. А. Гармонь со звоночками: стихотворения, поэмы, баллада / пер. с татар.; Фатих Карим; рук. проекта и сост. книги Л. Шаех; авт. предисл. Л. Каримова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2019. – 271 с. – 1200 экз.
  • Пушкин А. С. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр / Александр Пушкин; проект җит., кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 383 б. – 2000 д.
  • Сарманбетов А.И. Изге үр: хикәяләр / Айдарбәк Сарманбетов; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех; кыргызчадан Л. Лерон һ.б. тәрҗ. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. – 207 б. – 1000 д. ("Төрки әдәбият" сериясе).
  • Кәрим Ф. Ә. Разведчик язмалары : шигырьләр, поэмалар, бал­лада, повестьлар, пьеса / Фатих Кәрим; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2019. – 334 б. (Электрон китап.)
  • Афзал Г. Г. Айлы кичләр: шигырьләр / Гамил Афзал; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 319 б. – 1000 д. ("Классик татар шигърияте" сериясе).
  • Афзал Г. Г. Лунные вечера: стихотворения / Гамиль Афзал; рук. проект Л. Шаех; пер. с татар. Р. Хузахметовой; сост.: Л. Шаех, А. Шайдуллина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2020. – 319 с. – 1000 д. (Серия "Классическая татарская поэзия").
  • Есенин С. А. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / Сергей Есенин; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 271 б. – 1000 д.
  • Җәлил М. М. Сайланма әсәрләр: шигырьләр / Муса Җәлил; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 303 б. – 2000 д. - ("Классик татар шигърияте" сериясе).
  • Джалиль М. М. Избранное: стихотворения / Муса Джалиль; пер. с татар.; рук. проекта и сост. Л. Шаех. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2021. – 303 с. – 2000 экз. (Серия "Классическая татарская поэзия").
  • Некрасов Н. А. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / Николай Некрасов; проект җит., кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 303 б. – 1000 д.
  • Тукай Г. М. Сайланма әсәрләр (Избранное): / Габдулла Тукай; проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех; кереш мәкалә авт. Р. Бохараев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 215 б. – 3000 д.
  • Тукай Г. М. Избранное / Габдулла Тукай; рук. проекта и сост. кн. Л. Шаех; авт. вступ. ст. Р. Бухараев. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2021. – 215 с. – 3000 экз.
  • Anthologie de la prose tatare contemporaine / Textes réunis par Lénar Shayekh; traduit du russe par Christophe Trontin; préface de Timour Muhidine. – Paris: L'Harmattan, 2021. – 220 p.
  • Tatar PEN: Безнең юл. Наш путь. Our Way / төз.: Ә. Мушинский, Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 200 б., рәс. б-н. – 550 д.
  • Безнең гасыр авазы: альманах: шигырьләр, хикәяләр, гыйбарәләр, пьеса / төз.: Г. Морат, Г. Гыйльманов, Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 647 б. – 1100 д.
  • Лермонтов М.Ю. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар / Михаил Лермонтов; проект җит., кит. төз. һәм кереш сүз авт. Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 334 б. – 1000 д.
  • Хәзерге якут прозасы антологиясе / проект җит. Л. Шәех ; кит. төз. Г. Андросов, Л. Шәех ; якутчадан тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2022. – 367 б. – 1100 д. – («Төрки әдәбият» сериясе).
  • Татаар аныгы прозатын антологията / хомуйан оҥордо Ленар Шаех; бырайыагы сүрүннээтилэр: Наталья Харлампьева [уо. д. а.]; сахалыы тылбаастаатылар: Сэмэн Тумат [уо. д. а.]. – Дьокуускай: Алта, 2022. – 272 с.: портр. – 500 экз.
  • Яңа гасыр моңнары: альманах: шигырьләр, повестьлар, хикәяләр, пьеса / төз.: Г. Морат, Г. Гыйльманов, Л. Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2022. – 831 б. – 2000 д.
  • Тукай Г. М. Избранное / Габдулла Тукай; рук. проекта и сост. кн. Л. Шаех; авт. вступ. ст. Р. Бухараев. – Издание второе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2023. – 215 с. – 7510 экз.
  • Джалиль М. М. Избранное: стихотворения / Муса Джалиль; пер. с татар.; рук. проекта и сост. Л. Шаех. – Издание второе. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2023. – 303 с. – 7510 экз. (Серия "Классическая татарская поэзия").
  • Чахоровский М.Д. Мин башка дөньядан: эсселар, шигырьләр, интервью / китапның төз. һәм тәрҗ. Л.Шәех. – Казан: «Ак Бүре» нәшр., 2023. – 95 б. - 500 д.
  • Күңелгә илһам килә: альманах: шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьеса / төз.: Г. Гыйльманов, Л. Шәех; кереш сүз авт. Л.Шәех. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2023. – 655 б. – 2000 д.

Иҗаты турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юзеев И. Кереш сүз // Сабантуй. – 2001. – 10 ноябрь.
  • Гәрәев М. Хуҗа Насретдин ордены бирик юмористларга! // Чаян. – 2004. – №3. – 6 б.
  • Юзеев И. Җанда – бер чәчәк... // Казан утлары. – 2004. – №4. – 114 б.
  • Шиһапов М. Суган бармы? Юк. Кишер // Ватаным Татарстан. – 2004. – 2 июль.
  • Мөслимова Ф. “Мин бу шәхесне белмим...” // Шәһри Казан. – 2004. – 5 нояб.
  • Мәрдан Р. Хакыйкатьнең бәясе // Шәһри Казан. – 2005. – 1 гыйнв.
  • Гыйльманов Г. Кереш сүз // Сабантуй. – 2005. – 5 февр.
  • Абдуллина Л. Әдәбият – ул безнең киләчәк // Йәшлек. – 2005. – 26 февр. (Башкорт телендә.)
  • Иксанова И. Якты аның тәрәзәсе // Сөембикә. – 2005. – №3. – 23-26 б.
  • Шиһапов М. Уңай эшкә балта чапмыйк // М.Шиһапов. Җырлыйсы җырларым бар әле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 229-234 б.
  • Ибраһимова А. “Һәр шигырь – үзе бер әкият...” // Тәрәзә. – 2005. – №9 (нояб.).
  • Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. – 2006. – 25 март.
  • Сафина Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. – 2006. – 30 июнь.
  • Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. – 2006. – 2 дек.
  • Мостафина З. Балалар әдәбияты үз авторын эзли // Шәһри Казан. – 2007. – 6 июль.
  • Гатауллина Л. Хәзинәдән өч бөртек // Мәгърифәт. – 2007. – 4 авг.
  • Миңнуллин Р. Ленар Шәех // Р.Миңнуллин. Әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 293-294 б.
  • Зариф Ф. Табигать тудырган талант // Тәрәзә. – 2008. – №3 (март).
  • Сәлах Р. Шәһәр тәрәзәсеннән ниләр күренә? // Мәдәни җомга. – 2009. – 20 февр.
  • Мәрданова Ф. Җанымны әсир итте // Идел. – 2009. – №5. – 73 б.
  • Зарипова А. Эзләнүчән укучыларыгыз булсын // Мәдәни җомга. – 2009. – 5 июнь.
  • Гыйбадуллина Л. Мәңгелек балачак илендә // Мәдәни җомга. – 2009. – 17 июль.
  • Ситдыйкова Ә. Бала китап тәмен татып үссен // Актаныш таңнары. — 2009. — 5 нояб.
  • Кәримова Г. Яраткан шагыйрем // Тәрәзә. — 2010. — №1-2 (гыйнвар-февраль).
  • Зөфәрова Э. "Дөньяның мәгънәсен аңларга тырышам" // Шәһри Казан. — 2010. — 25 июнь.
  • Зәйнетдинова Л. Күңел сәфәре // Мәдәни җомга. — 2010. — 6 авг.
  • Зөлфәт. Үз хисләрем шикелле // Шәех Л. Җылытасы килә дөньяны!.. : шигырьләр, поэмалар. — Казан : Татар. кит. нәшр., 2011. — 4–6 б.
  • Әхмәтгалиева А. Кочагына бөтен дөнья сыйган... // Мәдәни җомга. — 2011. — 15 июль.
  • Хәлим А. Җылытырга иде // Мәдәни җомга. — 2013. — 15 март.
  • Гәрәев М. Үз йөзе, үз сүзе... // Шәех Л. Бар бездә берәү!.. : юмор, сатира. – Казан : Рухият, 2015. – 3–4 б.
  • Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Шәрифуллина Э. Бала күңеле – ак кәгазь : публицистик язмалар, очерклар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2015. – 305–306 б.
  • Сафаров М. Один из нас // Идель. – 2016. – №5. – 48–49 с.
  • Нурисламова А. Лучший день ещё не прожит! // Казанский альманах. Алмаз / сост. и ответ. ред. А. Мушинский. – Казань : Татар. кн. изд-во, 2016. – 118–122 с.
  • Галиуллин Т. Мелодии души поэта // Татарский мир. – 2016. – №11.
  • Нигъмәтуллина Л. Ленар Шәех. «Алдамыйм!» // Идел. – 2017. – №1. – 56–57 б.
  • Фәттахова Г. Ипле көлә беләсеңме?: Ленар Шәех әсәрләрендә юмор-сатира // Идел. – 2017. – №9. – 50–53 б.
  • Миңнуллин Р. Шигърияткә Ленар Шәех кирәк! // Миңнуллин Р. Башкаларга бер караш : мәкаләләр, истәлекләр, иҗат бәяләмәләре. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2017. – 271–272 б.
  • Гафиятов А. Очрашулар яшәтә // Татарстан яшьләре. – 2018. – 17 май.
  • Галиуллин Т. Мелодии души поэта // Галиуллин Т. Мы – потомки страны «Тартария» (Татарская поэзия ХХ века как единый философско-эстетический процесс) – Казань : Татар. кн. изд-во, 2018. – 281–290 с.
  • Сүлти Р. «One of You», ягъни «Сезнең арадан берәү» // Идел. – 2019. – №4. – 78–80 б.
  • Сульти Р. «One of You», или «Один из вас»: о творчестве Ленара Шаеха и его поэтической книге, изданной в Лондоне // Казанский альманах. Коралл / сост. и ответ. ред. А. Мушинский. – Казань : Татар. кн. изд-во, 2019. – 102–104 с.
  • Минһаҗева Р. Иҗатында – милләтебезнең җан тибеше (Ленар Шәехнең «Үзем белән очрашу» китабына бәяләмә) // Мәйдан. – 2019. – №12. – 104–108 б.
  • Галиуллин Т. "Гасырда фасыллар буталган..." (Ленар Шәех иҗатында замана сурәте) // Идел. – 2020. – №6. - 29-32 б.
  • Lenar Shaekhov (interview) // OCA Magazine. People (London). – 2020. – №36. – 34–35 p.
  • Целый мир, как один большой казан (интервью) // Татарский мир. – 2020. – №10.
  • Иванычева О. Ленар Шаех: Переводить Пушкина на татарский интересно и легко (интервью) // Казанские ведомости. – 2021. – №1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар электрон китапханә 2012 елның 14 февраль көнендә архивланган.
  2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]