Лениногорск нефть техникумы
Лениногорск нефть техникумы | |
Нигезләнү датасы | 1958 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Лениногорск районы һәм Лениногорск |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 423270, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Җиңүнең 50 еллыгы проспекты, 26 нчы йорт. |
Рәсми веб-сайт | lntrt.ru |


Лениногорск нефть техникумы (рус. Лениногорский нефтяной техникум, ингл. Leninogorsk oil engineering school) — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1955 елдан шәһәр) урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты. Нефть тармагында эшләү өчен белгечләр әзерли.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елда Лениногорскида Октябрьский шәһәре (БАССР) нефть техникумының (хәзерге С.И. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте[1]) кичке уку бүлеге ачыла.
1958 елда Октябрьский нефть техникумының кичке уку бүлеге нигезендә Әлмәттә филиалы булган Лениногорск кичке нефть техникумы оеша. Беренче директоры — Петр Никифор улы Усков.
1966 елдан РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары[2] белән көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләре булган Лениногорск нефть техникумы. Азнакай эшчеләр бистәсендә 2нче, Төмән өлкәсе Лянтор шәһәрендә 3нче филиаллары ачыла.
Ачылганнан бирле уку йорты Татарстан (башлыча «Татнефть» ААҖ), Башкортстан, Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш, якын чит илләрнең нефть тармагында эшләү өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017-2018 уку елына Лениногорск нефть техникумына ТР мәгариф һәм фән мнистрлыгы фәрманы[3] буенча 225 укучы кабул ителә.
- Мәгълүмати системалар
- Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау
- Сәнәгать җиһазларын монтажлау һәм техник файдалану
- Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм файдалану
- Нефть һәм газ скважиналарын бораулау
- Газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын кору һәм файдалану
- Гамәли геодезия
- Нефть һәм газ яткылыклары геологиясе һәм разведкасы
- Табигый байлык чыганакларын эзләү һәм разведкалауның геофизик ысуллары
- Идарәнең автоматик системалары
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Михаил Андрей улы Чекмарев
- Борис Федор улы Черкасов
- А.К. Зәкиев
- В.А. Мочкина
- А.И. Запорожченко
- 2010 елдан — Игорь Сергей улы Врублевский
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Лениногорск нефть техникумы укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Лениногорск нефть техникумын тәмамлаучылар.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Октябрьский нефть көллияте сайты
- ↑ РСФСР нефть сәнәгате министрлыгы карары № 353 01.07.1966
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
- Техникумның рәсми сайты
- ЛНТ: из вечернего отделения в ресурсный центр. «Известия Татарстана», 02.10.2015(үле сылтама)
- Лениногорский нефтяной. «Элита», 04.03.2010
- Поступающим в Лениногорский нефтяной техникум (видео, 2:29)