Лениногорск политехник көллияте
| Лениногорск политехник көллияте | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1953 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Лениногорск районы һәм Лениногорск |
| Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
| Бәйле оешмалар | 89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее |
| Адрес | 423250, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Лениногорск шәһәре, Олег Кошевой урамы, 15 йорт |
| Рәсми веб-сайт | leninogorsklpk.ru(рус.) |
![]() | |


Лениногорск политехник көллияте, «Лениногорск политехник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем биру учреждениесе (рус. Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Лениногорский политехнический колледж»)[1] — Татарстанның Лениногорск шәһәрендә (1951-1955 елларда эшчеләр бистәсе, 1955 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты. Уку йортының гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы [2].
2012 елдан Азнакай шәһәрендә Лениногорск политехник көллиятенең филиалы эшли (423330, ТР, Азнакай, Солтангалиев ур., 27 - элекке 89нчы санлы Азнакай һөнәри лицее) [3].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1953 елда 32 нче санлы Лениногорск һөнәри лицее буларак булдырылган.
- 2007 елда ТР министралар кабинеты карары белән[4] Лениногорск политехник көллияте итеп үзгәртелгән.
- 2012 елның апрелендә ТР министралар кабинеты карары белән[5] Лениногорск политехник көллиятенә 14нче санлы Лениногорск һөнәри лицее кушылган.
- 2012 елның 20 октябрендә ТР министрлар кабинетының 800нче санлы карары белән Азнакай 89нчы санлы һөнәри лицее Лениногорск политехник көллиятенең филиалы итеп үзгәртелә[3].
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру (техник, контроль-үлчәү приборлары слесаре) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Компьютер системаларында программалаштыру (техник-программист, ЭВМ операторы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану (техник, төзелештә буяучы, штукатурчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Эретеп ябыштыру производствосы (техник, электр белән эретеп ябыштыручы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Автомобиль транспортын техник карау һәм ремонтлау (техник, автомобиль ремонты буенча слесарь, «С» категорияле йөртүче) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Электр һәм электромеханик җиһазларны техник файдалану һәм карау (техник, электр корылмасын ремонтлау буенча слесарь-электрик) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, аш-су остасы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Икьтисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы (бухгалтер, салым салу буенча белгеч) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Машина төзелеше технологиясе (техник, киң профильле станокчы) — 3 ел 10 ай укыйсы.
- Сатучы, контролер-кассир — 2 ел 5 ай укыйсы.
- Гомуми төзелеш эшләре остасы (ташчы, электр белән эретеп ябыштыручы) — 2 ел 5 ай укыйсы.
- Станокчы (тимер эшкәртү) — 2 ел 5 ай укыйсы.
- Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты — 2 ел 5 ай укыйсы.
- Авыл хуҗалыгы производствосы остасы — 3 ел 5 ай укыйсы.
- Автомеханик — 2 ел 5 ай укыйсы[6].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1953 елдан ― ???
- ???? елдан ― ???
- 2017 елдан — Рафаэль Фәрит улы Кашапов, икътисад фәннәре кандидаты.
- 2018 елдан ― Рөстәм Рафаэль улы Минәҗев
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Лениногорск политехник көллияте укытучылары.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | уку йорты | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Лениногорск политехник көллиятен тәмамлаучылар.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уку йортының уставы буенча атамасы(үле сылтама)
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-04-27
- 1 2 Лениногорск политехник көллиятенең Азнакайдагы филиалы сайты
- ↑ ТР министралар кабинеты карары № 572 18.10.2007
- ↑ ТР министралар кабинеты карары № 258 02.04.2012
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 24.11.2014 бирелгән 5835нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллиятнең рәсми сайты 2017 елның 11 август көнендә архивланган
- Көллиятнең «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
