Лениногорск районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лениногорск районы гербы latin yazuında])
Лениногорск районы гербы
Нигезләнү датасы 4 июль 2005

Лениногорск районы гербыТатарстан «Республикасы Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Герб 2005 елның 4 июлендә Лениногорск халык депутатлары берләштерелгән Советының 41 нче карары белән расланган.[1]

Герб 1946 нчы номер белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 18 нче номер белән кертелгән.

Герб 2548 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 67 номерлы астында кертелде.

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яшел җирлектә эчкә бөгелгән һәм очына таба тарайган, нечкә итеп көмеш белән каймаланган, җете кызыл җирлектә алтын белән каймаланган яшел лалә чәчәге урнашкан ян-якка авыш атлама, ә яшел җирлектә — чәчәкләре бер-берсенә каратылган ян-якка авыш алтын лаләләр (сабакларда һәм яфраклары белән)». [2]

Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге һәм, беренче чиратта, Лениногорск районының хәзерге тарихы 1940 нчы елларда Ромашкино нефть чыганагын эшкәртә башлауга бәйле. Геральдик фигураның гербтагы символикасы күп мәгънәгә ия: фигура сызыклары төп табигый байлык булган нефть фонтанының агымнарын хәтерләтә; сурәтләп ясалган ике яшел калкулык районның үзенчәлекле ландшафтын күрсәтә — биеклекләрне тасвирлап, елга үзәннәре яулыгы биек һәм текә битлекләр тудыра; төзелеш аллегорик рәвештә салмак кына тарала торган юллар тармагын күрсәтә — районда транспорт челтәре үсеш алган, монда республика һәм өлкә әһәмиятендәге тимер юл линияләре һәм автомобиль трассалары уза.

Лалә чәчәгенең һәм яфракларының стильләштерелгән сурәте хәзерге вакытта да сакчыллык белән саклана торган тирән милли традицияләрне күрсәтә. Шулай ук лалә чәчәге һәм кырның яшел төсе җирле флора һәм фаунаның байлыгын һәм төрлелеген күрсәтә.

Геральдикадагы алтын төс байлык, тотрыклылык, хөрмәт, интеллект символлаштыра.

Көмеш төс — камиллек, вөҗданлылык, чисталык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс — батырлык, шатлык, оптимизм, хезмәт һәм матурлык символы.

Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

Кара төс — мәңгелек, зирәклек, Ирек символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герб Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советының һәм Россия геральдистлар берлегенең автор төркеме тарафыннан эшләнгән:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәлахов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лениногорск районы флагы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]