Ленин мәйданы (Алабуга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленин мәйданы (Алабуга) latin yazuında])
Ленин мәйданы
Элеккеге исемнәр Печән мәйданы
Икмәк мәйданы
Инкыйлаб мәйданы
Гассар мәйданы
Төбәк Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Алабуга

Алабуганың Ленин мәйданы (рус. Площадь Ленина) — Татарстанның Алабуга шәһәрендәге үзәк мәйдан. 1967 елдан әлеге исемне йөртә. Көнбатыштан көнчыгышка мәйдан аркылы шәһәрнең үзәк урамнары — Казан урамы, Нефтяниклар проспекты уза, төньяктан көньякка Гассар урамы белән Говоров урамы кисеп үтә.

Ленин мәйданы.
Казан урамыннан күренеше.
фото: tatarstan.vsedomarossii.ru

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленин һәйкәле.
Скульптор А. Кибальников эше.
фото: tatarstan.vsedomarossii.ru

1846 елга кадәр — көнбатыш Печән мәйданы (рус. Сенная площадь) исемен йөрткән.

1846 елдан — Икмәк мәйданы (рус. Хлебная площадь). Мәйданда потлап яки арбасы белән иген һәм икмәк ашамлыклары сатылганга шулай аталган. 1917 елга кадәр Алабуга шәһәре Чулман буеның гына түгел, Россия империясендә «икмәк биржасы» ролен үти. XIX гасырның II яртысында Алабугада 10 мең кешегә 600 сәүдәгәр туры килгән. Байлыгы һәм сәүдәгәр катламындагы кешеләр саны буенча өяз үзәге Алабуга губерна үзәге булган Вятка (хәзерге Киров) шәһәрен узып киткән. Сәүдә эшчәнлегенең күләме гаҗәпләнерлек булган: биредә икмәк сату буенча күп мең сумнарга контрактлар төзелгән, 15-26 августта узучы Спас ярминкәсенә Нократ, Казан, Уфа, Ырынбур, Түбән Новгород губерналарыннан сәүдәгәрләр килгән.

1919 елдан — Инкыйлаб мәйданы (рус. Площадь Революции)[1].

1930 елларда, Алабугада Совет хакимиятен урнаштыруда катнашкан большевик Сергей Николай улы Гассар (1877-1918) исемен мәңгеләштерү максаты белән, мәйданны Гассар мәйданы итеп үзгәртәләр. Хәзерге Ленин мәйданына алып чыгучы бер урам Гассар урамы исемен йөртә. Әлеге урамда Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (рус. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник, Гассар урамы, 9), Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Хәтер музее (рус. Музей Памяти), Мәңгелек ут янучы Хәтер мемориал мәйданы урнашкан.

1967 елдан — Ленин мәйданы. 1970 елда мәйдан уртасында Ленин монументы (авторы — скульптор А. Кибальников) куела.

2007 елда Алабуганың меңьеллыгын билгеләгән чакта мәйданның кыяфәте үзгәрә: челтәр бизәкле, чүкелгән тимердән ясалган беседкалар, áркалы үтеп йөрү юллары барлыкка килә.

2008 елның декабрендә «Тойма» кунакханәсе каршында Алабуганың кунакчыллыгын, сәүдәгәрләр шәһәренең колоритын бирүче «Самавыр» («Рус самавыры») мәдәни композициясе урнаштырыла. Самавырга эленгән баранка бәйләме һәйкәлне тематик яктан мәйданның (элекке) исеме белән бәйли.

Мәйдан исемен алыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елда Алабуга шәһәренең топонимия комиссиясе кайбер Алабуга урамнарының исемнәрен алыштыра (тарихи исемнәрен кире кайтара): Жданов урамы Кече Покрау (рус. Малая Покровская), Маленков урамы Спас (рус. Спасская) урамнары итеп үзгәртелә. «Тарихи урамнар рәтендә исемнәре тарихи үзәккә туры килми, аның кыяфәтен боза» дигән сылтау белән, Татарстанның 10 еллыгы урамының исемен һәм Ленин мәйданның исемен (Икмәк мәйданына) алыштыру мәсьәләсе дә карала. 2017 елның башында мәгълүмат чараларында мәйданның исемен алыштыру турында халык арасында сораштыру үткәрелә. Мәсәлән, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Типичная Елабуга» төркеме сәхифәсендә тавыш бирүдә катнашкан 819 кешенең 712 се «Ленин мәйданы» исемен калдыру яклы, 8,9 % кеше «Икмәк мәйданы» исемен кайтару яклы була.
Топонимия комиссиясе, халык фикерен исәпкә алып, мәйданның совет чоры исемен калдыра.

Игътибарга лаеклы объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга музей-тыюлыгы дирекциясе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Инкыйлаб мәйданы исеме 1930 елларда элекке Төрмә мәйданына бирелә, хәзер — Комсомол паркы