Ленур Зәйнуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленур Зәйнуллин latin yazuında])
Ленур Зәйнуллин
Туган телдә исем Ленур Илфир улы Зәйнуллин
Туган 22 май 1983(1983-05-22) (40 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Олы Әтнә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре көйләр авторы, театр директоры
Җефет Альбина Фирдинат кызы
Балалар кызлары Диләнур, Динә
Ата-ана
  • Илфир (әти)
  • Ләйсирә Мөнир кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» премиясе
Сайт lenur_zaynullin.
Ленур Зайнуллин

Ленур Зәйнуллин, Ленур (Ленар[1]) Илфир улы Зәйнуллин (1983 елның 22 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы[2], Олы Әтнә) ― мәдәният эшлеклесе, музыкант, 400ләп җырның көй авторы, аранжировка ясаучы, 2015 елдан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры. «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елның 22 маенда Татарстан АССР Арча (1990 елдан Әтнә) районы Олы Әтнә авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әнисе Ләйсирә Мөнир кызы ― Олы Әтнә урта мәктәбенең химия-биология укытучысы[3]. Апасы (Казанда иминиятләштерү компаниясендә эшли) белән җизнәсе дә ― белгечлекләре буенча укытучылар. Ленур 2015 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика университетында «география укытучысы» белгечлеге алган, әмма бөтенләй укытмаган[4].

Вузга укырга кергәнче үк музыка белән шөгыльләнә: көйләр яза, аранжировкалар ясый, тавыш яздыра. Бөтен хыялы музыка була. Беренче курстан соң читтән торып укуга күчеп, үз тормышын үзе кайгырта башлый: Әтнәдә торып эшли — «Барс-Медиа» компаниясе белән тыгыз элемтәдә тора. 2015 елга кадәр музыка белән шөгыльләнә. Унбиш ел гомерен шуңа багышлый. Татар эстрадасы йолдызларына — Ландыш Нигъмәтҗановалар буынына — көйләр яза, аранжировка эшли. 400ләп җырга көй язган (2021). Әлфинә Әзһәмова, Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, Айдар Галимов, Венера Шәмиева, Раяз Фасыйхов, Илдар Әхмәтов, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов белән дә эшләгән. Ләйлә Дәүләтова, Гөлнара Сабирова, Венера Мәхмүтова, Гөлсәрвәр, Рәмис Аймәт, Рәсим Җәләл һәм башка кайбер шагыйрьләр сүзләренә көйләр яза.

Көй язган кайбер җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аңладым (Гөлсәрвәр)
  • Балачак (Рәмис Аймәт)
  • Бәхет иртәсе (Р. Тимерова) – Айгөл Бариева җырлый
  • Бәхет кошы (Венера Мәхмүтова) – Оксана Дмитриева репертуарында
  • Горурлык дигән шайтан (Ләйлә Дәүләтова)
  • Исән генә йөр, кадерлем (Гөлфия Шакирова)
  • Кирәк миңа игътибарың (Н. Минһаҗев) – Диләрә Иләлетдинова репертуарында
  • Мин аңлармын сине (Хәйдәр Әхмәтшин) – Ринат Нуруллин репертуарында[5]
  • Мәңгегә килегез (Фердинад Гайсин) – Айдар Галимов репертуарында
  • Нык булсын йөрәкләре (Венера Мәхмүтова) – Э. Хамматова, Г. Сираева дуэты башкара
  • Серле сүзләр (Феликс Мортазин) – Алсу репертуарында
  • Синең белән рәхәт (Эльвира Сафина) - Диләрә Иләлетдинова репертуарында
  • Сипкелләр (Халисә Мөдәррисова)[6]
  • Сиреньнәр (Хәйдәр Әхмәтшин) – Айдар Галимов репертуарында
  • Ходай үзе сакласын (Ләйлә Дәүләтова) – Гөлназ Сираева репертуарында
  • Чылбырдай мизгелләр (Гөлсәрвәр)
  • Язлар килә диеп әйтмә (Хәйдәр Әхмәтшин)
  • Язларда кайтыгыз (Хәйдәр Әхмәтшин) – Энҗе Шәймурзина репертуарында
  • Яратмыйча мөмкин түгел (Гөлнара Сабирова) – Алинә Даутова, Рәсим Фәсыйхов репертуарында
  • Әниемнең маур гөлләре (Феликс Мортазин) – Миләүшә Бәйрәмова-Мортазина репертуарында[7]

Әтнә театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов тәкъдиме белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры итеп билгеләнә. Театрга нигез салган Гомәр Мәрдәнов Ленурны укучы вакытыннан ук театрда синтезаторда уйнарга чакырып алган, районда узган бөтен чараларның да музыкаль бизәлеше аныкы булган[4].

2017, 2020 елларда Бердәм Россия фиркасеннән Олы Әтнә авыл җирлегенә депутат булып сайланган[8].

2017 елда шәхси кереме ― 923 252, 27 сум[9]. Олы Әтнәдә җир алып, өй җиткерә.


« Без бит театрның исемен дә үзгәрттек — «татар» сүзен керттек. Ул башта Әтнә дәүләт театры иде, хәзер Әтнә татар дәүләт драма театры[4]
Ленур Зәйнуллин
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Альбина Фирдинат кызы ― укытучы (Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре бирә)[10], ике баласы: кызлары Диләнур, Динә. Гаилә Олы Әтнәдә яши.[11].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]