Леонард Кляйнрок
Леонард Кляйнрок (1934 елның 13 июнендә туган) - Америкалы санак белгече булып тора. Калифорния университеты, Лос Анжелеста Һенри Самуэли Инженерлык һәм Кулланылышлы Фән Мәктәбендә профессор булып ул компьютер белеменә берничә әһәмиятле кертем ясаган, аеруча компьютер челтәрендә мәгълүмат тапшыруының теоретик нигезләренә. Ул Калифорния Университеты, Лос Анжелеста (University of California, Los Angeles) Интернетның алдан килүчесе APRANET үсешендә әһәмиятле роль уйнаган.
Белем алуы һәм карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кляйнрок 1931 елның 13 июнендә Нью-Йорк шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган һәм Бронкс Фән Югары Мәктәбен 1951 елда тәмамлаган. Ул Нью-Йорк Шәһәре Колледжында электр инженерлыгы буенча бакалавр дәрәҗәсенә ия булган һәм Массачуссеттс Технология Институтында электр инженерлыгы һәм санак белеме буенча тәңгәл килгән рәвештә 1959 елда һәм 1963 елда магистр дәрәҗәсенә һәм Ph.D дәрәҗәсенә ия булган. Шуннан соң ул Лос-Анджелес Калифорния Университетына кушылган һәм 1991-1995 елларда анда Санак Белеме Кафедрасы рәисе булып хезмәт иткән.
Ирешүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чират теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кляйнрокның иң мәшһүр һәм иң әһәмиятле эше булып күп даирәләрдә кулланышы булган операцияләр өйрәнүе тармагы булган чиратлар теориясе тора.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Leonard Kleinrock's Home Page. UCLA. 11 February 2004 тикшерелгән.
- Leonard Kleinrock's Personal History/Biography: the Birth of the Internet. UCLA. 17 February 2017 тикшерелгән.
- Biography of Leonard Kleinrock from the Institute for Operations Research and the Management Sciences