Леонард Мөхәммәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонард Мөхәммәтҗанов latin yazuında])
Леонард Мөхәммәтҗанов
Туган 8 гыйнвар 1941(1941-01-08)
Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 6 ноябрь 2019(2019-11-06) (78 яшь)
Сембер, Россия
Һөнәре хоккеист с мячом


Леонард Мөхәммәт улы Мөхәммәтҗанов (1941 елның 8 гыйнвары, Бөгелмә, Татарстан АССР2019 елның 6 ноябре, Ульяновск, Россия) — совет туплы хоккейчысы, чирәмдәге хоккейчы, капкачы, ССРБ атказанган спорт мастеры (туплы хоккей, 1973), дөнья чемпионы (1973).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонард Мөхәммәтҗанов 1941 елның 8 гыйнварында Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. 1955 елда Казанның «Спартак» яшүсмерләр командасында туплы хоккей уйный башлый. Туплы хоккейдан тыш яшь чагында баскетбол белән дә уңышлы шөгыльләнә.

«Спартак» һәм «Ракета» (икесе дә — Казан) осталары өчен 1962 елның февраленә кадәр чыгыш ясый.

Биш сезон дәвамында СКА (Свердловск) клубы капкасын саклаган, аның белән 1966 елда ССРБ чемпионы, 1965 һәм 1967 елларда ССРБ чемпионатларының көмеш призёры була.

1967 елда Ульяновск «Волга»сына күчеп, көмеш (1972) һәм ике тапкыр бакыр (1976, 1977) ССРБ чемпионатлары призёры була. Ике тапкыр (1972, 1973) сезонның иң яхшы капкачысы дип таныла.

ССРБ җыелма командасына җәлеп ителә, аның составында 1973 елда дөнья чемпионы була. Аңа капиталистик илләргә бару тыелгач, 1975 елда җыелма команда өчен чыгыш ясавын тәмамлый[1].

Шулай ук Ульяновск «Волга»сы өчен чирәмдәге хоккей уйнаган (1969—1978), ССРБ чемпионы (1970, 1974). ССРБ җыелма командасында (1969).

Карьерасын тәмамлагач, Ульяновскта «Заря» балалар командасы тренеры булып эшли (1981—1987). 1987 елдан Спорт әзерлеге үзәгендә капкачыларны әзерләү белән шөгыльләнә. Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә «Заря» 1985 елда «Плетёный мяч» турнирының икенче призёры була.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туплы хоккей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ чемпионы: 1966
  • ССРБ чемпионатының көмеш призёры: 1965, 1967, 1972
  • ССРБ чемпионатының бакыр призёры: 1976, 1977
  • РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе: 1970
  • Дөнья чемпионы: 1973
  • 2 тапкыр сезонның иң яхшы 22 уенчысы исемлегенә кергән: 1972, 1973
  • Сезонның иң яхшы капкачысы: 1972, 1973
  • Дөнья чемпионатының иң яхшы капкачысы: 1973
  • Дөнья чемпионатының символик җыелмасы: 1973
  • «Волга» символик җыелмасы: 2000, 2006, 2007

Чирәмдәге хоккей[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ чемпионы: 1970, 1974
  • ССРБ чемпионатының көмеш призёры: 1972, 1976
  • ССРБ чемпионатының бакыр призёры: 1975
  • Сезонның иң яхшы капкачысы: 1972, 1974

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Легенды русского хоккея». Глава 22. 1972−1973. Победный дуплет.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Соснин В.И., Щеглов М.И., Юрин В.Л. Хоккей с мячом: Энциклопедия. — М: Новые технологии, 2009. — С. 345. — 808 с. — ISBN 978-5-86541-025-6.
  • Комаров А.В. Хоккей с мячом. Хоккей на траве: Справочник. — М: Физкультура и Спорт, 1979. — 207 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]