Леонард Эйлер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Леонард Эйлер
Эмануэль Хандман ясаган рәсем (1756)
Эмануэль Хандман ясаган рәсем (1756)
Тулы исеме Leonhard Euler
Һөнәре галим
Туу датасы 15 апрель 1707(1707-04-15)
Туу җире Базель, Швейцария
Ватандашлыгы Швейцария байрагы Швейцария
Үлем датасы 18 сентябрь 1783(1783-09-18) (76 яшь)
Үлем җире Санкт-Петербург, Русия империясе

Леона́рд Э́йлер (алман. Leonhard Euler) — күренекле алман галиме, математик, механик, физик, астроном. Берничә фән үсешенә гаять зур өлеш кертә.

1707 елда пастор Пауль Эйлер гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук математика белән кызыксына. 1720 елны Базель университетының сәнгать факультетына укырга керә. Соңрак фән белән шөгыльләнә башлый. 1727 елда Швейцариядән Русия империясенә килә. Биредә ул физика профессоры һәм академигы дәрәҗәсенә ирешә. 1741 елда Пруссиягә китә. 1766 елны Эйлер Екатерина II чакыруы буенча Русиягә кайта. Гомернең соңгы көннәренә кадәр ул фәнни дөньяда яши. 1783 елда галим вафат була.

Леонард Эйлер — математик анализ, дифференциаль геометрия, саннар теориясе, күк механикасы, математик физика, оптика, баллистика, кораблар төзү, музыка теориясе һәм башка күпсанлы өлкәләр буенча язылган 800дән артык фәнни хезмәтләр авторы.