Леонид Арсланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Арсланов latin yazuında])
Леонид Арсланов
Туган телдә исем Леонид Шәйсолтан улы Арсланов
Туган 11 декабрь 1932(1932-12-11) (91 яшь)
Актаныш районы, Мари Ямалы
Үлгән 27 июль 2020(2020-07-27) (87 яшь)
Алабуга, Татарстан, Россия
Милләт мари
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Татарстан байрагы
Һөнәре тел галиме, диалектолог

Леонид Арсланов – тел галиме, филология фәннәре докторы (1983), профессор (1985). ТССРның атказанган фән эшлеклесе (1991).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Шәйсолтан улы Арсланов 1932 елның 11 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Мари Ямалы авылында күпбалалы колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Күрше Татар Ямалысы авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесында укый. Педагог дипломын кулына алгач, Актаныш районы Яңа Богады мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1952—1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1955 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетына керә, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала.

Беренче курста укыганда татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент вазыйфасын башкаруны ышанып тапшыралар. Икенче курста чакта Тел, әдәбият, тарих институтына аспирантурага кабул ителә. Биредә ул күренекле галимә, тел секторы мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Мәхмүтова җитәкчелегендә «Татарские говоры Правобережных районов Татарской и Чувашской АССР» дигән кызыклы темага кандидатлык диссертациясен тәмамлый һәм аны 1966 елның ноябрендә уңышлы яклый. Оппонентлары да танылган галим-тюркологлар профессор Н.А.Баскаков һәм филология фәннәре докторы, академик Д.Г.Тумашева була.

Фәнни эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Арслановның мөгаллими вә фәнни язмышы Алабуга педагогия институты белән берөзлексез бәйле. Башкалада аспирантураны тәмамлагач, һич икеләнмичә, нәкъ шунда кайтып, башта өлкән укытучы, доцент, аннары татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, ә инде 1985 елдан бирле профессор булып эшли. Мөгаллим буларак, татар филологиясе белемен институтның барлык факультетларында татар һәм рус телләрендә укыта. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында да еш кына махсус курслар алып бара, лекцияләр укый. Шәкертләре дә бихисап аның: профессор Арсланов җитәкчелегендә дистәләрчә кандидатлык диссертациясе язылды вә якланды, йөзләрчә укучысы гыйльми советта уңай билгеләр алып, хәзер инде республикабызның төрле төбәкләрендә мәгърифәтебез вә мәдәниятыбызга зур өлеш кертә.

1967 елда Леонид әфәнде әле беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Калмык АССР территорияләрендә яшәүче төрки (татар, нугай, төрекмән) халыкларының телен өйрәнү, барлау эшенә тотына. Җиң сызганып, ихлас күңелдән бирелеп эшләү нәтиҗәсе буларак, 1970—1980 елларда диалектология, ономастика, телара багланышлар буенча дистәләрчә язма-мәкаләсе басылып чыга. Үзе туплаган, өйрәнгән материаллар нигезендә, Леонид әфәнде 1982 елның сентябрендә Казакъстан ССР Фәннәр академиясенең тел белеме институтында «Формирование и развитие островных языков и диалектов Волгоградской и Астраханской областей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР (по материалам тюркских языков и диалектов)» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Татар, нугай, төрекмән диалектологиясенә багышланган мәкаләләре Казан, Мәскәү, Ташкәнт, Алма-Ата, Өфе, Фрунзе, Омск һәм башка шәһәрләрдә булып узган халыкара, Бөтенсоюз конференцияләрендә яңгырадылар һәм җыентыкларда дөнья күрделәр.

Аның байтак язмасы фин-угыр-самодий ономастикасына (башлыча топонимика, гидронимика) багышланган, һәм күбесе "Международный конгресс финно-угроведов" (Сыктывкар), шулай ук Венгрия, Финляндия, Эстониядә басылып чыккан фәнни тупламаларда нәшер ителделәр. Күп еллар дәвамында Л.Арсланов үз мәкаләләре белән «Вопросы марийской ономастики» һәм «Финно-угроведение» (Йошкар-Ола), «Finno-Ugrika» (Казан) периодик журналларында актив катнашып килә.

Күренекле галим фольклорчы буларак та игътибарны җәлеп итә. Ул туплап тикшергән материаллар «Ставрополь татарлары бәетләре», «Кәрим нугайларының фольклор үрнәкләре», «Карагаш халык авыз иҗаты» исемле язмалар рәвешендә Әстерханда, Нукуста, Казанда, Өфе һәм башка шәһәрләрдәге матбугатта дөнья күрделәр.

2012 елда, язучының 150 еллыгына, Басыйр Абдуллинның юрт татарлары диалектында язылган «Байлык исереклегендә» (Байлык эсириклигинде) повестен татар әдәби теленә тәрҗемә итә[1][2].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]