Леонид Канторович

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Канторович latin yazuında])
Леонид Канторович
Туган телдә исем рус. Леонид Витальевич Канторович
Әйтелеш
Туган 19 гыйнвар 1912(1912-01-19)[1][2][3]
Санкт-Петербург, Россия империясе[4][5][6][…]
Үлгән 7 апрель 1986(1986-04-07)[7][8][9][…] (74 яшь)
Мәскәү, СССР[10][11][12]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d][13]
Яшәгән урын Санкт-Петербург[3]
Мәскәү[3]
Барочная улица[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты[3]
Һөнәре математик, икътисадчы, университет профессоры
Эш бирүче Питербург дәүләт элемтә юллары университеты[d], Хәрби мөһәндис-техника университеты[d][3], Государственный комитет Совета Министров СССР по науке и технике[d][3][14], ИСА РАН[d][14], Новосибирск дәүләт университеты[d][3] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[3]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы[3]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d][3] (1935) һәм профессор[d] (1934)

 Леонид Канторович Викиҗыентыкта

Леонид Витальевич Канторович (1912 елның 6 (19) гыйнвары, Санкт-Петербург, Россия империясе1986 елның 7 апреле, Мәскәү, ССРБ) — совет математигы һәм икътисадчы, сызыклы программалауга нигез салучыларның берсе[15]. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (1975)[16]. Физика-математика фәннәре докторы (1935), ССРБ ФА академигы (1964), профессор.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Канторович 1912 елның 6 (19) гыйнварында табиб-венеролог Хаим (Виталий) Моисеевич Канторович (1855—1922) һәм теш табибы Песи Гиршевна (Паулина Григорьевна) Закс[17] гаиләсендә туа[18]. Абыйсы Николай (1901—1969), табиб-психиатр, медицина фәннәре докторы[19]; апасы Лидия — шәфкать туташы, соңрак инженер-төзүче.

Гаилә 1913 елда Хаим Канторович өчен архитектор Яков Блувштейн (1878—1935) тарафыннан төзелгән йортта яши[20][21][22]. Ватандашлар сугышы вакытын гаилә Беларусиядә үткәрә. 1922 елда Канторовичның әтисе вафат була

1926 елда ундүрт яшендә Ленинград университетына укырга керә[23]. 1930 елда математика факультетын тәмамлый, университет аспирантурасында укый. 1930 елдан 1939 елга кадәр — Ленинград сәнәгать төзелеше инженерлары институтында укытучы, аннары профессор.

1934 елда ЛДУ профессоры була (22 яшендә), 1935 елда, академик дәрәҗәләр системасын торгызганнан соң, аңа диссертация яклаусыз физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1939 елда «Җитештерүне оештыру һәм планлаштыруның математик алымнары» эшен бастыра, анда икътисадның ачык математик методка бирелгән бурычларын тасвирлый һәм шул рәвешле сызыклы программалау нигезләрен сала.

1939 елдан соң Канторович Хәрби инженер-техник университетының (ХИТУ ХДФ) математика кафедрасы мөдире урынына чакыру кабул итә. Канторович — Ленинград оборонасында катнашучы. Сугыш елларында ХИТУ ХДФта укыта, 1942 елда ул Ленинградтан Ярославльгә эвакуацияләнә[24].

1942 елдан башлап Дәүләт план комитетына үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә башлый. 1943 елда аның доклады Дәүләт план комитеты рәисе Николай Вознесенский кабинетында узган киңәшмәдә карала, әмма Канторович методы хезмәт хакының Маркс теориясенә каршы килә торган буларак кире кагыла[25].

1948 елда подполковник буларак Ленинградка кайта, анда ЛДУ математика һәм механика институтында бүлекне җитәкли. 1948 елның уртасында Иосиф Сталин боерыгы буенча Канторовичның төркеме атом-төш коралын эшләүгә тоташтырыла. 1949 елда «функциональ анализ эшләре өчен» Сталин премиясе лауреаты була.

1958 елның 28 мартында ССРБ Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1958 елдан хисаплау математикасы кафедрасын җитәкли. Бер үк вакытта Стеклов исемендәге Математика институтының якын исәпләүләр бүлеген җитәкли.

ССРБ ФА Себер бүлегенең беренче чакырылыш галимнәре арасында була. 1960 елдан Новосибирскта яши, анда ССРБ фәннәр академиясе каршындагы математика институтының математика-икътисад бүлеген һәм исәпләү кафедрасын оештыра һәм җитәкли.

1964 елның 26 июнендә ССРБ ФА академигы итеп сайлана. Сызыклы программалауны һәм икътисади модельләр методын эшләгән өчен 1965 елда академик Василий Немчинов һәм профессор Виктор Новожилов белән бергә Ленин премиясенә лаек була.

1971 елдан башлап Мәскәүдә, ССРБ министрлар советының фән һәм техника буенча дәүләт комитетының Халык хуҗалыгы белән идарә итү институтында эшли.

1975 елда икътисад өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты була (Тьяллинг Купманс белән берлектә «ресурсларны оптималь бүленеш теориясенә керткән өлеш өчен»).

1976 елдан башлап ГКНТ Системалы тикшеренүләр бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институтында һәм ССРБ ФАда эшли.

Глазго университетының мактаулы хокук докторы (1966), Гренобль университетының (1966), Варшава югары планлаштыру һәм статистика мәктәбенең (1967), Ницца университетының (1968), Мюнхен университетының (1970), Хельсинки университетының (1971), Йель университетының (1971), Париж университетының (1975), Кембридж университетының (1976), Пенсильвания университетының (1976), Калькутта Һинд статистика институтының (1977) һәм Мартин Лютер исемендәге Галле-Виттенберг университетының (1984) мактаулы фәннәр докторы.

Халыкара икътисади җәмгыять әгъзасы (АКШ) (1967, 1973 мактаулы әгъзасы); Маҗарстан Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы (1967), Бостондагы Америка сәнгать һәм фәннәр академиясенең мактаулы чит ил әгъзасы (1969), ГДР фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы (1977), Югославия фәннәр һәм сәнгать академиясенең чит ил әгъза-корреспонденты (1979).

1986 елның 7 апрелендә Мәскәүдә вафат була, Мәскәүдә Новодевичье зиратына җирләнә[26].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елда Канторович һөнәре буенча табиб Наталья Ильинага өйләнә. Аларның өч баласы туа: кызы Ирина һәм уллары Виталий һәм Всеволод. 9 айлык Виталий 1942 елда Ленинградтан эвакуация вакытында һәлак була.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Санкт-Петербургта, ул яшәгән Петроград ягының Зур проспекты 32/1 номерлы йортта мемориаль такта урнаштырылган.
  • Новосибирскта академия шәһәрчегендә мемориаль такта урнаштырылган (Диңгез проспекты, 44).
  • Аэрофлотының Airbus A-330-300 һава судносына «Л. Канторович» исеме бирелгән.

Төп эшләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Вариационное исчисление», 1933; В. И. Смирнов һәм В. И. Крылов белән берлектә.
  • «Определённые интегралы и ряды Фурье», 1940.
  • «Функциональный анализ и прикладная математика», 1948.
  • «Экономический расчёт наилучшего использования ресурсов», 1959.
  • «Рациональный раскрой промышленных материалов», 1971; В. А. Залгаллер белән берлектә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Leonid Vitaliyevich Kantorovich FactsNobel Foundation.
  2. http://www.mi.ras.ru/index.php?c=inmemoriapage&id=21951&l=1
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
  4. 4,0 4,1 Канторович Леонид Витальевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 http://www-history.mcs.st-and.ac.uk/BirthplaceMaps/St_Petersburg.html
  6. 6,0 6,1 http://www.mat.uniroma2.it/~pdes/docs/3DAYS_CapuzzoDolcetta.pdf
  7. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  8. http://www.britannica.com/EBchecked/topic/311550/Leonid-Vitalyevich-Kantorovich
  9. http://www.nndb.com/cemetery/732/000208108/
  10. 10,0 10,1 Pereverzev S. V., M. Askarov On the rate of convergence of projection-iterative methods for classes of weakly singular integral equations // Ukrainian Mathematical JournalSpringer Science+Business Media, 1995. — ISSN 0041-5995; 1573-9376doi:10.1007/BF01056043
  11. 11,0 11,1 https://link.springer.com/chapter/10.1007%2F978-3-0348-8789-2_12
  12. 12,0 12,1 A. Gorbis, A. Tempelman Averaging almost-periodic functions and finite-dimensional unitary representations on free groups // Lithuanian Mathematical JournalSpringer Science+Business Media, 1989. — ISSN 0363-1672; 1573-8825doi:10.1007/BF00972215
  13. 13,0 13,1 Find A Grave — 1996.
  14. 14,0 14,1 http://mi.mathnet.ru/smj1283
  15. Вечканов Г. С. Экономическая теория: Учебник для вузов. — 3-е изд.. — СПб.: Питер, 2011. — 512 с. — (Учебник для вузов). — ISBN 9785459003024.
  16. Winners of the Nobel Prize for Economics. Encyclopædia Britannica. 2018-01-13 тикшерелгән.(ингл.)
  17. Паулина Григорьевна Закс. әлеге чыганактан 2021-01-25 архивланды. 2021-11-16 тикшерелгән.
  18. Леонид Витальевич Канторович (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-05-14, retrieved 2021-11-16 
  19. Николай Витальевич Канторович, archived from the original on 2013-12-02, retrieved 2021-11-16 
  20. Весь Петроград на 1917 году: В 1917 году дом № 6 принадлежал Хаиму Моисеевичу Канторовичу. Хаим Моисеевич Канторович вёл приём больных на Большом проспекте, дом № 31.
  21. Валентин Привалов «Улицы Петроградской стороны». әлеге чыганактан 2018-02-16 архивланды. 2018-10-01 тикшерелгән.
  22. Дом врача Х. М. Канторовича (архитектор Я. З. Блувштейн, 1913)
  23. Леонид Витальевич Канторович: Биобиблиографический указатель / Ред. Кутателадзе С.C.. — 2-е изд., перераб. и доп.. — Новосибирск: Издательство Института математики, 2012. — 204 с. — ISBN 978-5-86134-184-4.
  24. Л.В.Канторович: «Не всё должно быть в каждом блюде…». journal.spbu.ru. 2019-01-22 тикшерелгән.
  25. С.М. Меньшиков (2004-01). Актуальность экономической модели Л.В. Канторовича в наше время. FAST Центр. әлеге чыганактан 2015-09-24 архивланды. 2013-03-24 тикшерелгән.
  26. Могила Л. В. Канторовича на Новодевичьем кладбище

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]