Леонид Любовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Любовский latin yazuında])
Леонид Любовский
Туган телдә исем Леонид Зиновий улы Любовский
Туган 24 февраль 1938(1938-02-24) (86 яшь)
Украина ССР Киев өлкәсе Каменка бистәсе
Үлгән 10 сентябрь 2021(2021-09-10) (84 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Марсил Сәлимҗанов урамы, Казан[1]
Милләт яһүд
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Балалар кызы
Бүләк һәм премияләре РФ дәүләт премиясе (2005)

 Леонид Любовский Викиҗыентыкта

Леонид Любовский, Леонид Зиновий улы Любовский, рус. Любовский Леонид Зиновьевич (24.02.1937) — композитор, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры. ТАССР (1983) һәм РФ (1996) атказанган сәнгать эшлеклесе. Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт бүләге иясе (2005).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л. Любовский, М. Шәймиев, Р. Харис (у). 2005
«Йосыф турында риваять» балетыннан күренеш

1937 елның 24 февралендә Украина ССР Киев өлкәсе (хәзерге Черкассы өлкәсе) Каменка авылында (1956 елдан бистә) туган. Сугыш вакытында Тамбуда эвакуациядә була. П.И. Чайковский исемендәге Каменка музыка мәктәбен, кызыл дипломга Илбау музыка укуханәсен (хәзер Илбау университетының музыка-педагогика факультеты), «композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (А. Леман курсы, 1967) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967-2008 Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасында укыта, доцент (1987), профессор[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор күп жанрларда уңышлы һәм нәтиҗәле эшли. Күләмле әсәрләр (симфонияләр, ораторияләр, инструменталь, вокаль һәм хор шәкелләре, театр музыкасы) иҗат итә. Иҗатының үзенчәлеге — заман пульсын, тормыш агымын үткен һәм киеренке халәттә тоемлауда.
Үз әсәрләренең дирижёры, ансамбльдә пианинода уйнаучы, китаплар һәм мәкаләләр авторы буларак та билгеле.
Әсәрләре танылган музыкантлар тарафыннан Казанда, Мәскәүдә, Россиянең башка шәһәрләрендә, чит илләрдә (Литва, Эстония, Молдова, Польша, Болгария, Алмания, АКШ, Япония һ. б.) еш башкарыла.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Франко шигыренә язылган Симфония ораториясендә, 3 нче, 4 нче, 5 нче симфонияләрендә үткән, хәзерге һәм киләчәк турындагы фәлсәфи уйланулар белән тулган фаҗигале пафос чагыла.
  • А. Сахаров истәлегенә багышланган Lacrimosaда (зур симфоник оркестр һәм орган өчен лакримоза) ватандарлык позициясе көчле.
  • Виолончельләр, эскрипкәләр, фортепиано өчен язылган оркестр концертларында неоклассик һәм неоромантик үсеш юнәлешләре сизелә.
  • М. Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләреннән» вокаль-симфоник әсәрләре һәм А. Твардовскийның «Хәтердә калганнар буенча» (По праву памяти) поэмасы буенча язылган «Телсез әрнүне сүзләргә төрү» (Немую боль в слова облечь) кантатасы мактауга лаек.
  • Россия һәм чит ил шагыйрьләре әсәрләренә тавыш һәм фортепиано өчен язылган вокаль шәкелләрнең мәүзүгы һәм образлар дөньясы бай: «Яңа гасыр» (Новый век), «Сугыш җилләре» (Военные ветры), «Торналар иле» (Страна журавлиная), «Корея классик поэзиясеннән» (Из корейской классической поэзии), «Шатлык» (Радость).

Гадәти булмаган уен коралларына мөрәҗәгать итә:

  • Brass Quintet (тынлы уен кораллары өчен квинтет) — ике труба, валторна, тромбон һәм туба өчен (беренче башкарылуы АКШта)
  • «Босх триптихы» — дүрт тромбон, фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен (Сарытауда I халыкара тынлы музыка фестивалендә беренче тапкыр башкарыла)
  • Passionmusic — каноник уен кораллары өчен (премьерасы Ленинград филармониясенең Зур залында була, 1990)
  • Дүрт классик фуга — дүрт бәрмә уен коралы өчен (Казанда «Европа-Азия» халыкара фестивалендә беренче тапкыр башкарыла, 2000).

«Йосыф турында риваять» балеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела (Р. Харис либреттосы, балетмейстерлар Г. Ковтун, Николай Боярчиков). Дөнья мирасы булган әсәрдәге әхлак проблемаларын шәхеснең югары һәм түбән хисләре каршылыклары аша яктырта. Композитор хәзерге заман музыка техникасы чаралары белән рәттән классик уен коралларын да, экзотик уен коралларын да куллана. Балет РФ дәүләт бүләгенә лаек була (2005).

Авторлык концерт программалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Концертлар концерты (1995)
  • 7 инструменталь соната (1998)
  • А.Сахаров истәлегенә концерт (1989)
  • Полифоник музыка кичәсе (2000)
  • Симфоник концерт (2002)

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Опера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Изге Йорген бәйрәме» операсы (Бергстед повесте буенча) (Праздник святого Йоргена, 1967)
  • Командор япмасы операсы (Плащ командора) (1972)

Симфоник оркестр өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 6 симфония (1965, 1976, 1979, 1983, 1990, 2004)
  • «Сөембикә» симфоник легендасы
  • Lacrimosa (1990)
  • кече күләмле классик вариацияләр (1970)
  • «Салон музыкасы» (1997)
  • Симфониэтта (1964)
  • симфоник оркестр белән фортепиано, виолончель, эскрипкә өчен концертлар (1968, 1972, 1985)

Хор һәм симфоник оркестр өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Франко шигыренә Симфония-оратория (1970)
  • А. Твардовскийның «Хәтердә калганнар буенча» (По праву памяти, 1987) поэмасы буенча «Телсез әрнүне сүзләргә төрү» кантатасы (Немую боль в слова облечь, 1970)
  • М. Җәлил шигырьләренә «Моабит дәфтәрләреннән» (1969) исемле вокаль-симфоник сюиталар.

Хор өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Тютчев шигыренә «Табигать дөньясы» (Мир природы, 1971)
  • Р. Харис шигыренә «Фикерләр» (Мысли, 1980)
  • «Таң йолдызлары сүнә» (Гаснут утренние звёзды)

Инструменталь камера әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1 нче, 2 нче кыллы квартетлар (1963, 2003)
  • Кечкенә концерт дивертисменты — кларнет, фагот, фортепиано һәм бермә уен кораллары өчен (1967)
  • төрле уен кораллары өчен сонаталар, вариацияләр, сюиталар, пьесалар
  • тавыш һәм фортепиано өчен вокаль шәкелләр
  • җырлар
  • драма спектакльләренә музыка
  • балалар өчен музыка һ. б.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Что есть музыка. Казан, 1993.
  • Маленькая книжечка о Бахе (техника и философия И.С.Баха). Казан, 1994.
  • Смысл фуги в западноевропейском музыкальном мышлении. Казан, 1996.
  • Гармония и доброта. «Казань», 1995 ел, № 7/8.
  • Сара Садыйкова җырлары җыентыклары[3]
  • 3 нче һәм 4 нче симфонияләр партитуралары
  • «Кыйссаи Йосыф» балеты клавиры
  • вокаль шәкелләре

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өземтә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Сара Садыйкова: «Сезнең музыкада моң бар», дип әйтте. Композитор өчен моннан да югарырак бәя булуы мөмкин түгел[5]
Леонид Любовский
»

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илбау музыка укуханәсен тәмамлагач, Гнесиннар исемендәге Мәскәү институтына укырга керергә тели. Ләкин композиторлык бүлегенә 7 кеше генә кабул ителүен әйтеп, кафедра мөдире Генрих Литинский үзенең шәкерте Нәҗип Җиһанов ректор булган Казан консерваториясенә керергә тәкъдим итә. Фасил Әхмәтов, Ренат Еникеев, Рафаэль Билалов, Мирсәет Яруллин, Лоренс Блинов белән бергә укый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Диалоги о татарской музыке. К., 1984.
  2. Музыковеды Казани (Биобиблиографик сүзлек). Казан, 2000.
  3. Композиторы Татарстана. М., 2009.
  4. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]