Леонид Пушкарёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Пушкарёв latin yazuında])
Леонид Пушкарёв
Туган 10 июнь 1926(1926-06-10)
Югары Ослан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 7 ноябрь 1995(1995-11-07) (69 яшь)
Түбәншәһәр, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия

Леонид Васильевич Пушкарев (10 июнь, 1926, Югары Ослан, Свияжск кантоны, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы, СССР - 7 ноябрь, 1995, Түбән Новгород, Түбән Новгород өлкәсе, Россия ) - капитан, РСФСР елга флоты министрлыгының Идел берләштерелгән елга пароходчылыгы остазы, Социалистик Хезмәт Герое (1966).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Васильев 1926 елның 10 июнендә Татарстан АССРның (хәзерге Татарстан Республикасының Югары Ослан районы), Югары Ослан авылында (башка мәгълүматлар буенча Түбән Ослан авылында)[1][2], нәселле елгачы Василий Дмитриевич Пушкарев гаиләсендә туа.

1941 елда «Иркутск» пароходына матрос булып урнаша, кышын, «Советская республика» пассажир пароходының боз тоткыныннан чыгарганда, аякларын өшетә. 1951 елда «Иркутск» капитаны була. 1953 елның 28 августында яңа «Адмирал Ушаков» теплоходы капитаны була. Судноларны этәрүнең (буксир тросында баржпны йөртүгә алмаштыру) нәтиҗәле методын эшләгән, ул состав хәрәкәтен 15% ка тизләтә, ягулык һәм майлау чыгымын бер тоннага киметә, составларның курста тотрыклылыгын арттыра һәм аларны йөртүнең зур куркынычсызлыгын тәэмин итә торган була. Соңрак метод илнең барлык елга пароходларында кулланыла башлый.

1960-1964 елларда «Волго-Дон-1» теплоходы капитаны, бер рейс эчендә Владимировкадан Дзержинскига 7,6 мең тонна тоз ташыган. Тизлекне арттыра һәм рациональ балластировка хисабына юлда вакытны кыскарта алган.

1963 елда И.П. Кулибин исемендәге Горький елга училищесын барлык төркем судларында капитан вазыйфасын биләү хокукы белән тәмамлый. 1964 елдан Идел Берләшкән елга пароходчылыгының капитаны-остазы.

СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 14 сентябрендә кабул ителгән «елга транспортын үстерү буенча җидееллык план биремнәрен вакытыннан алда үтәгән һәм күренекле җитештерү уңышлары өчен» Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медаленә лаек була.

1971 елда читтән торып «эчке су юлларында суднолар йөртү» белгечлеге буенча Горький су транспорты инженерлары институтын (ГИИВТ) инженер-судно җитәкчесе квалификациясе белән тәмамлый. 1973 елдан — Идел Берләшкән елга пароходчылыгының суднолар йөрү инспекциясе башлыгы. 1987 елда лаеклы ялга китә. «Идел-Кама һәм Дон бассейннарының махсус секциясе», «Боз шартларында судноларны үткәрү» эшләре авторы.[3]

1990 елдан — Түбән Новгородта яши, 1995 елның 7 ноябрендә вафат була, «Марьина Роща» җирле зиратында җирләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатын, ике улы, кызы, оныклары һәм оныкчыклары бар[4].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Герой исемен «Капитан Пушкарев» теплоходы йөртә (элекке КПССның XXI съезды»).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ПУШКАРЕВ ЛЕОНИД ВАСИЛЬЕВИЧ. Виртуальный музей Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. Республики Татарстан. 2020-06-24 тикшерелгән.
  2. Евгения Агеева (21 мая 2020). Потомственный речник Леонид Пушкарев из Нижнего Услона. Волжская новь. 2020-06-24 тикшерелгән.
  3. Спецлоция Волжско-Камского и Донского бассейнов: (Учеб. пособие для школ командного состава) / Н. П. Владимиров, И. А. Щепетов, В. И. Белоглазов, Л. В. Пушкарев. Электронный каталог РГБ. 2020-06-24 тикшерелгән.
  4. ПУШКАРЕВ ЛЕОНИД ВАСИЛЬЕВИЧ. Виртуальный музей Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. Республики Татарстан. 2020-06-24 тикшерелгән.