Леонид Седов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Седов latin yazuında])
Леонид Седов
Туган телдә исем рус. Леонид Иванович Седов[1]
Туган 1 (14) ноябрь 1907[1]
Ростов-на-Дону, Россия империясе[2][3][1]
Үлгән 5 сентябрь 1999(1999-09-05)[4][5][6][…] (91 яшь)
Мәскәү, Россия[3][1]
Күмү урыны Троекуров зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР[1][3]
 Россия[7]
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты һәм Ростов дәүләт университеты[d]
Һөнәре физик, университет профессоры, уйлап табучы
Эш бирүче РФ КК Гомумгаскәр академиясенең хәрби мөһәндисләр институты[d], Үзәк аероһидродинаминка институты[d], Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү физика-техника институты[d], Исследовательский центр имени М. В. Келдыша[d], Центральный институт авиационного моторостроения[d] һәм РФА Математика институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d] (1937) һәм техник фәннәр нәмзәте[d] (1936)
Гыйльми исем: ССҖБ ФА академигы[d], РФА академигы[d] һәм академик АН СССР[d]

 Леонид Седов Викиҗыентыкта


Леонид Седов (1 [14] ноябрь 1907 ел, Дондагы Ростов — 5 сентябрь 1999 ел, Мәскәү) — совет, Россия физигы, механигы һәм математигы, СССР Фәннәр академиясе академигы. Социалистик Хезмәт Герое, икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Седов Леонид Иванович 1907 елда Дондагы Ростовта туган, атасы — Седов Иван Георгиевич, әнисе— Раиса Михайловна — мәктәп укытучысы.

1924 елда Төньяк-Кавказ университетының педагогия факультетына укырга керә. 1926 елда Мәскәү университетының физика-математика факультетына күчә, аны 1930 елда тәмамлый. Булачак академик Лев Понтрягин, үзенең хатыны — Галя Толстова белән бер төркемдә укый.

1930 елдан 1947 елның ахырына кадәр ЦАГИ-да эшли, С. А. Чаплыгин җитәкчелегендәге ЦАГИ гомуми теоретик төркем семинарында катнаша. Бер үк вакытта 1937 елдан Мәскәү дәүләт университетында укыта[8].

Техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен 1936 елда яклаусыз ала. 1937 елда физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп «Теория плоских движений идеальной жидкости»темасына диссертация яклый.

1937 елда Мәскәү университетына эшкә килә. Башта профессор, аннары (1953 елдан) механика-математика факультетының гидромеханика кафедрасы мөдире була.[9].

В. В. Куйбышев исемендәге Хәрби-инженер академиясенең теоретик механика кафедрасы мөдире (1938-1941).

Седов 1945 елда басылып чыккан көчле шартлау проблемасын ачык хәл итә. Седов сфера, цилиндрик һәм яссылык симметриясе очракларында дулкын фронты артында газ-динамик нәүмизләрнең таралуы һәм шартлау дулкынының таралу законнарын ача. Шул ук вакытта газда сферик һәм цилиндрик поршень мәсьәләсен хәл итә. Бу тикшеренү газ машиналары теориясенә ззур өлеш кертә. Седовның «Распространение сильных взрывных волн» (1946) хезмәте СССР Фәннәр академиясенең С. А. Чаплыгин исемендәге премиясенә лаек була. Аннары аның укучыларының күп кенә фәнни хезмәтләре шартлау дулкыннарының таралу теориясенә багышлана.[10]

1946 елдан СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты.

1953 елдан СССР Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы булып тора. «Космические исследования» журналының баш мөхәррире, «Доклады АН СССР» журналының баш мөхәррире урынбасары, «Прикладная математика и механика» журналының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы, Бөтенрусия фәнни һәм техник мәгълүмат институты мәгълүмат басмаларының Баш мөхәрририят коллегиясе әгъзасы[11].

1947 елдан 1956 елга кадәр Үзәк авиация моторлар төзү институтында эшли. 1954 елдан бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Математика институтында механика бүлеген җитәкли. 1947-1949 елдан бирле Гыйльми-тикшеренү институтының фәнни эшләр буенча начальнигы урынбасары (Җылылык процесслары институты)[12].

1950 елдан 1953 елга кадәр — Мәскәү физика-техник институтының теоретик механика кафедрасы мөдире. 1953 — 1999 елларда — МДУ-ның механика-математика факультетында гидромеханика кафедрасы мөдире[13].

1956 елда ССРБ Теоретик һәм гамәли механика буенча Милли комитетның Тәүге составына керә. Комитет рәисенең беренче урынбасары вазифасын били[12]

Ул 1973 елда галимнәрнең «Правда» гәзитенә «академик А. Д. Сахаровның тотышын» гаепләгән хатына кул куйган СССР Фәннәр академиясе академикларының берсе була. Хәтта Сахаров «Советлар Берлегенең дәүләт системасын, тышкы һәм эчке сәясәтен дискредитацияләүне берничә белдерү ясауда» гаепләнә, ә аның хокук саклау эшчәнлеге академиклар тарафыннан «совет галименең намусын һәм абруен төшерү» дип бәяләнә [1][2]

1999 елның 5 сентябрендә кинәт вафат була. Мәскәүдә Троекуров зыяратында җирләнгән[14].

Төп эше гидро - һәм аэромеханика, тоташ мохит механикасы һәм охшашлык теориясе буенча. Түбәндәге проблемаларны җентекле өйрәнә:

    • постановка и решение задач о посадке гидросамолётов на воду
    • постановка и решение задач быстрого погружения тел в несжимаемую жидкость
    • построение теории линеаризованной задачи о глиссировании с учётом силы тяжести и брызговых струй
    • построение теории тонкого крыла в плоской задаче
    • разработка базовых идей в аэродинамике нестационарных обтеканий крыльев
    • развитие эффективных методов решения задач о полипланах «тандем»
    • формулировка (1946) автомодельной постановки задачи о сильном точечном взрыве в газе (независимо от Л. Д. Ландау и К. П. Станюковича, начало 1940-х гг.[15][16][17]; Дж. Тейлора, 1941[18]) и получение её аналитического решения[19][20] (независимо от фон Неймана, 1941[21][22]).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И. .
  • Седов Л. И., Цыпкин А. Г. . — ISBN 5-02-013805-3.
  • Седов Л. И. . — ISBN 5-211-01570-3.
  • Седов Л. И. .

«Седов агачы»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тоташ мөхитләр механикасы өлкәсендә гыйльми мәктәп ача. Аның укучылары арасында академиклар Г. Г. Черный, С. С. Григорян, А. Г. Куликовский.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәү дәүләт университетының Механика институтында, Л. И. Седов 40 елдан артык эшләгән кабинетта 2002 елда мемориаль музей ачыла[23].
  • Россия милли комитет тарафыннан теоретик һәм гамәли механика буенча, сыекча һәм газ механикасында һәм тоташ мохит механикасының гомуми нигезләре өлкәсендә иң яхшы казанышлары өчен, Л. И. Седов исемендәге бүләк булдырылган һәм ел саен тапшырыла[24].
  • Седов интегралы (газларның автомодельле агымнары теориясендә)
  • Келдыш — Седов формуласы (комплекслы үзгәрүләрнең функцияләр теориясендә)
  • Седовның вариация принцибы[25]

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Премияләре:

  • Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1952) «Плоские задачи гидродинамики и аэродинамики» (1950) һәм «Методы подобия и размерности в механике» (1951) монографияләре өчен.
  • Ломоносов премиясе (1954)
  • А. Н. Крылов исемендәге бүләк (1998) — «Одновременное моделирование вязкостного и волнового сопротивления корабля в опытовом бассейне» эшчәнлеге өчен
  • С. А. Чаплыгин исемендәге премия (1947)[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Большая российская энциклопедия. Электронная версияБольшая российская энциклопедия, 2016.
  2. 2,0 2,1 Седов Леонид Иванович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. filmportal.de — 2005.
  5. Брокгауз энциклопедиясе
  6. Annuaire prosopographique : la France savante
  7. SELIBR — 2018.
  8. ЦАГИ в лицах: Седов Леонид Иванович. ЦАГИ. 2015-12-24 тикшерелгән.
  9. О людях Московского университета, 2019
  10. 10,0 10,1 Московский университет в Великой Отечественной войне, 2020
  11. Седов Леонид Иванович. Проспект звёзд - Ростов-на-Дону. 2015-12-23 тикшерелгән.
  12. 12,0 12,1 12,2 {{{башлык}}} // К 95-летию со дня рождения академика Леонида Ивановича Седова (14 ноября 1907 г. - 5 сентября 1999 г.) : журнал. — Т. 1. — № 3. Архивировано из первоисточника 26 декабрь 2015.
  13. Куликовский А. Г., Любимов Г. А. {{{башлык}}} // Успехи математических наук : журнал. — Т. 55. — № 2(332). — С. 121—124.
  14. Могила Седова Л. И. 2018 елның 15 гыйнвар көнендә архивланган.
  15. (Райзер Ю. П.  . — ISBN 978–5–91559–084–6.. — С. 154.).
  16. Зельдович Я. Б., Райзер Ю. П.  .. — С. 84.
  17. К. П. Станюкович (Станюкович К. П.  . — С. 581.) утверждал, что задача была решена независимо им и Л. И. Седовым в 1944 г., что породило приоритетные споры (см., например: Калып:Мәҡәлә).
  18. Taylor G.  . В открытой печати опубликовано в 1950 г.: Калып:Мәҡәлә
  19. Калып:Мәҡәлә
  20. Калып:Мәҡәлә
  21. von Neumann J.  . Переиздания: Калып:Мәҡәлә, Калып:Мәҡәлә
  22. Баренблатт Г. И.  . — ISBN 978–5–91559–017–4.. — С. 22.
  23. Открытие МЕМОРИАЛЬНОГО КАБИНЕТА Л. И. Седова, archived from the original on 2014-05-03, retrieved 2021-11-07 
  24. Премия имени Л. И. Седова
  25. Тарасов В. Е. Квантовые диссипативные системы. I. Каноническое квантование и квантовое уравнение Лиувилля // Теоретическая и математическая физика. Том 100. N. 3. 1994. — С. 402—417.
  26. Летопись Московского университета
  27. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 23 января 1980 года. См.: «Награждение орденами и медалями СССР» // «Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик». — № 5 (2027) от 30 января 1980 года. — Стр.99.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • . — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.
    • Садовничий В. А. . — 3000 экз. — ISBN 978-5-19-011397-6.
    • Первый состав Российского национального комитета по теоретической и прикладной механике. Составители А. Н. Богданов, Г. К. Михайлов / под редакцией д-ра физ.-мат. наук Г. К. Михайлова. — Москва: «КДУ», «Университетская книга», 2018. — 70 с. ISBN 978-5-91304-805-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]