Леонид Смагин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Смагин latin yazuında])
Леонид Смагин
Туган телдә исем Леонид Максим улы Смагин
Туган 24 октябрь 1932(1932-10-24) (91 яшь)
Түбән Идел крае, Вольск
Үлгән 24 август 2017(2017-08-24)[1] (84 яшь)
Яшәгән урын Кече Ташчылар урамы[d], Мәскәү[2]
Милләт рус
Әлма-матер Тевир дәүләт техника университеты[d]
Һөнәре инженер-геолог
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХалыклар дуслыгы ордены

Леонид Смагин, Леонид Максим улы Смагин (рус. Смагин Леонид Максимович) — фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, КПССның Татарстан өлкә комитеты икенче сәркатибе (1986-1987), нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (1987-1991), минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары (1991-1993). Лениногорск шәһәренең шәрәфле ватандашы (1995). Татарстанда нефть сәнәгатен оештыруда башлап йөрүчеләрдән.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 24 октябрендә Түбән Идел крае (хәзерге Сарытау өлкәсе) Вольск шәһәрендә һөнәри хәрби гаиләсендә туган. «Инженер-геолог» белгечлеге буенча Мәскәү торф институтын (1958 елдан Калинин торф институты, 1994 елга кадәр Тверь политехника университеты, хәзер Тверь дәүләт техник университеты) тәмамлаган (1957).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957-1967 елларда «Бөгелмәнефть» нефтепромысел идарәсе инженер-геологы (1957-1958), «Лениногорскнефть» НГДУ скважиналарны капиталь ремонтлау цехы инженер-геологы, баш геологы (1958-1964); «Лениногорскнефть» НГДУ 5нче санлы нефтепромыселы баш геологы; «Иркеннефть» НГДУ 2нче санлы нефтепромыселы баш геологы (1964-1966).

1966 елдан фирка эшендә:
1966-1979 елларда КПССның Лениногорск шәһәр комитетының икенче (1966-1968), беренче (1968-1979) сәркатибе (Лениногорск).

1979-1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе (1979-1986), икенче сәркатибе (1986-1987) (Казан).

1987-1991 елларда нефть продуктлары белән тәэмин итү буенча ССРБ дәүләт комитеты рәисе (Мәскәү).

1991-1993 елларда минераль ашламалар җитештерү буенча ССРБ министры урынбасары — кадрлар һәм социаль үсеш идарәсе башлыгы (Мәскәү)[3].

1995 елдан ТР президенты киңәшчесе.

Татарстан АССР Югары шурасы (1971-1990 елларда), РСФСР Югары шурасы (1985-1990 елларда) депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Строители нефтяного края. Казань: Слово, 2008. ISBN 978-5-98356-068-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]