Леонид Цыпкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонид Цыпкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Леонид Цыпкин
Туган 20 март 1926(1926-03-20) яки 1926
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 20 март 1982(1982-03-20)[1] яки 1982
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Көнчыгыш зират[d]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре язучы, вирусолог, табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] (1969)

Леонид Цыпкин   (20 март 1926 ел — 20 март 1982 ел) — ССРБ язучысы, галим-табиб, медицина фәннәре докторы (1969).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леонид Борисович Цыпкин 1926 елның 20 мартында Минск шәһәрендә табиб гаиләсендә туа. Аның бабасы - Император Дерпт университетын тәмамлаучы Моисей (Мовша-Хаим) Абрамович Поляк (1868-1938), Минск 2-нче хастаханәсе каршындагы акушер бүлеге һәм бала табу йортының мөдире була[2]. Бабасының агасы Михель Абрамович Поляк та табиб була. Леонид Цыпкинның атасы - медицина фәннәре докторы, Белоруссия медицина институтының травматология һәм ортопедия кафедрасы профессоры һәм Белоруссия дәүләт фтизиатрия, ортопедия һәм неврология институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.

Цыпкин Борис Наумовичның (1897-1961) бөтен гаиләсе Минск геттосында һәлак була (ата-анасы, апасы, энесе. Л. Б. Цыпкинның «Мост через Нерочь» повестенда сурәтләнә; агасы һәм ике апасы лагерьларда үләләр, ул үзе дә 1934 елда кулга алына). Булачак язучының анасы Поляк Вера Моисеевна (1895-1981)[3] табиб-фтизиатр була[4].

Әдәбият белән кызыксынуы анасының апасы Лилия Моисеевна Поляк һәм аның ире, тел белгече - Рубен Иванович Аванесовлардан башлана, алар белән яшь чакта Л. Б. Цыпкин бик якыннан аралаша.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, Цыпкиннар гаиләсе Уфага эвакуацияләнә. Биредә Леонид Цыпкин 1942 елда медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач (1948 елда), ул өйләнә һәм В. И. Яковенко исемендәге 2-нче санлы Мәскәү өлкә психиатрик хастаханәсенә патологоанатом булып эшкә урнаша (Мещерское бистәсе, хәзер Чехов муниципаль районы).

1957 елда Л. Б Цыпкиннар гаиләсе Мәскәүгә күченә, һәм ул Полиомиелит һәм вируслы энцефалитлар институтына гыйльми хезмәткәр буларак эшкә алына.

1952 елда кандидатлык диссертациясен, 1968 елда докторлык диссертациясен яклый[5].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Цыпкинның беренче гыйльми басмасы «Вопросы нейрохирургии» журналында 1951 елда басыла. Аннары онкология өлкәсендәге берничә хезмәт бастырыла. Мәскәүгә күчкәннән соң, онкология авыруларының эксперименталь вирусологиясе менән шөгыльләнә. Соңгы фәнни эше (1979) нерв тукымаларының морфологик характеристикаларына багышланган. Кайбер эшләре чит илдә бастырыла(cf. Observations on the growth of monkey cerebral cells in monolayer cultures. Acta anatomica, Базель, 50:50-63, 1962).

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Л. Б. Цыпкин шигырьләрен 1960 нчы еллар башында [6] проза әсәрләрен — 1970 нчы еллар башында иҗат итә башлый.

1970 елда «Мост через Нерочь» (1973) һәм «Норартакир» (1976) повестьларын, «Запах жжёных листьев» (1976), «Третий вопрос» (1977), «Сделка», «Таракан» (1978) хикәяләрен һәм «Похищение сабинянки» (1971), «Ваше здоровье!» (1971), «Проводы» (1971), «Праздник, который всегда со мной» (1971), «Десять минут ожидания» (1971), «Последние километры» (1972), «Попутчик» (1972), «Качели» (1972), «Вверх по реке», «Из записок патологоанатома», «Шехерезада" кыска новеллалар һәм очерклар яза[7] Шул ук вакытта Ф. М. Достоевскийның иҗаты белән мавыга. "Достоевский һәм аның геройларының урыннары буйлап Петербургта" альбоиын төзи.

Цыпкинның иң билгеле әсәре — «Лето в Бадене». Бу документаль повесть (роман) 1980 елның азагында тәмамлана, әсәрдә яшь Достоевский турында сүз бара.

Гомеренең соңгы еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бердәнбер улы 1977 елда АКШ-ка эмиграциягә киткәннән соң, Л. Б. Цыпкин институттан кыскарту сәбәбе белән эштән чыгарыла (1979), бераздан тулы булмаган ставкага кече гыйльми хезмәткәр вазифасын били. Цыпкин кабаттан документларын ССРБ дан чыгуга ебәрә. Гомеренең азагынача аңа рөхсәт бирелми. 1982 елның мартында аны кабаттан институттан куалар. Шул ук көнне ул 13 мартта Нью-Йоркта аның «Баденда җәй» повесте бастыра башлануы турында хәбәр ала (романның кулъязмасы чит илгә җибәрелгән була һәм «Новая газета» редакциясенә тапшырыла[8] Кулъязманы Цыпкинның якын дусы радиожурналист Азарий Мессерер 1981 елның башында алып чыга[9]. Тәүге нәшер ителгән басмасын ничек өлгермичә, берничә көннән, 20 мартта, үзенең туган көнендә, Л. Б. Цыпкин вафат була. Васыятьнамәсенә ярашлы, ата-анасы янында Көнчыгыш зыяратында Минск шәһәрендә җирләнә.

Русиядә Леонид Цыпкинның беренче басмасы 1999 елда була, МХТ нәшрияты аның хикәяләр һәм повестьлар җыентыгын нәшер итә. «Баденда җәй» романы 2003 елда «Новое литературное обозрение» нәшриятында чыга, шунда ук 2005 елда язучының сайланма әсәрләре һәм фотоальбомы чыгарыла. «Мост через Нерочь» повесте бберенче тапкыр «22» дигән иерусалим журналында бастырыла (39 нчы сан, 1984).

2001 елда «Баденда җәй» романы инглиз телендә нәшер ителә, аңа кереш сүзне Сьюзан Зонтаг яза һәм аны ХХ гасыр дөнья прозасы үрнәкләре белән бер тактага куя. Аннары бик күп илләрдә тәрҗемәләре чыга[10][11]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — америка политологы Цыпкин Михаил Леонидович (Mikhail Tsypkin, Бер мең тугыз йөз илле) — Монтерей каласындагы (Калифорния) Хәрби-диңгез мәктәбендә конфликтлар Үзәгенең Милли иминлек бүлеге хезмәткәре[12], политология фәлсәфә докторы (1985, Гарвард университеты), китаплар авторы:

    • «Soviet-American exchanges: Promises and problems» («Советско-американские взаимоотношения: обещания и проблемы»). — Monterey: Naval Postgraduate School, 1988;
    • «The „new thinking“ and quality of Soviet military manpower» («„Новое мышление“ и качество советской военной мощи»). — Hoover Institution, Stanford University, 1989;
    • «Military influence in Russian politics» («Военное влияние в российской политике»). — Monterey: Naval Postgraduate School, 1992;
    • «Rudderless in a Storm: the Russian Navy 1992—2002» («Потерянные во время шторма: Российский флот 1992—2002»). — Monterey: Conflict Studies Research Center, 2002;
    • «Russia’s Security And the War on Terror» («Безопасность России и война с террором»). — London—New York: Routledge, 2007.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Елена Левитман «Старая фотография»
  3. Семейное захоронение Цыпкиных на Восточном (Московском) кладбище в Минске
  4. Приходилась двоюродной сестрой инженеру-химику, лауреату Сталинских премий А. М. Поляку.
  5. Архив Л. Б. Цыпкина в Стэнфордском университете
  6. Из поэтического наследия Л. Б. Цыпкина на сегодняшний день (2008) опубликованы лишь два стихотворения — верлибры «Моя профессия» и «Кривым переулком» (оба — 1964) в предисловии к сборнику «„Лето в Бадене“ и другие сочинения» (2005).
  7. Michael Stein reviews Leonid Tsypkin’s The Bridge Over the Neroch: And Other Works
  8. Редакторами «Новой газеты» были Евгений Рубин и Сергей Довлатов
  9. Интервью с Михаилом Цыпкиным на портале Культура. әлеге чыганактан 2012-08-03 архивланды. {{{2}}}.
  10. Рецензия на сборник рассказов и повестей «Мост через Нерочь» (Ben Greenman)
  11. Joe Winkler «Memories Collide With Dreams»
  12. Dr. Mikhail Tsypkin