Эчтәлеккә күчү

Леонтина Прайс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леонтина Прайс latin yazuında])
ингл. Leontyne Price
Сурәт
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем ингл. Mary Violet Leontyne Price
Туу датасы 10 февраль 1927(1927-02-10)[1][2][3][…] (98 яшь)
Туу урыны Лорел (Миссисипи), Миссисипи, Америка Кушма Штатлары[4]
Ире яки хатыны Уильям Уорфилд[d]
Һөнәр төре опера җырчысы
Әлма-матер Джульярд мәктәбе[d] һәм Central State University[d]
Активлык урыны Нью-Йорк[5]
Активлык чорының башы 1952
Җырчы тавышы сопрано[d]
Әгъзалык Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d]
Жанр опера һәм популяр музыка[d]
Тавыш яздыру лейблы RCA Victor[d]
Бүләкләр
Досье в Швейцарский архив исполнительских искусств[d][11]
 Леонтина Прайс Викиҗыентыкта

Мэри Вайолет Леонтина Прайс (ингл. Mary Leontyne Price Violet; 10 февраль 1927(19270210) ел, Лорел) — америка опера җырчысы (сопрано). Метрополитен-операның төп җырчысы булып саналган беренче афроамерикан хатын-кызы.

Леонтина Прайс Лорел калачыгында (Миссисипи infns) урман кисүче һәм акушер гаиләсендә туган. Фортепианода уйнарга өч яшендә өйрәнә башлый.

Уилберфосның (Огайо штаты) Үзәк дәүләт көллиятендә, аннары Нью-Йоркта Джулъярд музыка мәктәбендә укый.

Бродвейда профессиональ карьерасын 1952 елда башлый, беренче соло концертын Нью-Йоркта 1954 елда бирә, ә опера җырчысы буларак дебюты 1957 елда Сан-Франциско Операда үтә.

Аннары берничә тапкыр Вена операсы, Лондонда Король опера театры һәм Миланда Ла-Скала сәхнәләрендә чыгыш ясый. Башта Моцарт, Джузеппе Верди, Джакомо Пуччини опералары куелышында партияләр башкара.

Аның тавышы тәнкыйтчеләр тарафыннан «ачык»[12], «бай, сыгылмалы һәм якты» кебек бәяләнә[13].

Опера сәхнәсеннән Леонтина Прайс 1985 елда китә, әммә соңыннан тагын 12 еллап оркестр концертлары бирә.

Күп санлы бүләкләргә ия, алар арасында Президентның Азатлык медале, Спингарн медале, «Эмми» премиясе бар, унсигез тапкыр Грэмми премиясе лауреаты, тавыш язу индустриясенә купьеллык өлеш керткәне өчен «Грэмми» премиясенә ия (1989). Gramophone журналының Дан залына кертелгән[14].

  1. Internet Broadway Database — 2000.
  2. Discogs — 2000.
  3. filmportal.de — 2005.
  4. Southern E. Biographical Dictionary of Afro-American and African MusiciansGreenwood Publishing Group, 1982.
  5. Deutsche Nationalbibliothek Record #121807002 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. Encyclopædia Britannica
  7. https://www.loc.gov/about/awards-and-honors/living-legends/leontyne-price/
  8. https://crsreports.congress.gov/product/pdf/R/R47639
  9. https://operaawards.org/archive/2019/
  10. https://www.spelman.edu/docs/honorary-degrees/honorary-degree-recipients---1977-present---as-of-november-2022---revised-(012023).pdf?sfvrsn=f4347e51_2
  11. performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств
  12. Henahan, Donal. OPERA: LEONTYNE PRICE'S FINAL STAGE PERFORMANCE, The New York Times (January 4, 1985). 2 февраль 2011 тикшерелде.
  13. Music: What Price Glory, Leontyne! 2013 елның 22 август көнендә архивланган. By Michael Walsh;Nancy Newman/New York Monday. Time Magazine. Jan. 14, 1985. Retrieved February 21, 2011.
  14. Gramophone Hall of Fame. Gramophone. 2016-01-02 тикшерелгән.