Лео Киачели

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лео Киачели latin yazuında])
Лео Киачели
Туган телдә исем гөрҗ. ლეო ქიაჩელი
Туган 7 (19) февраль 1884
Обуджи[d], Кутаиси губернасы, Россия империясе
Үлгән 19 декабрь 1963(1963-12-19)[1][2] (79 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР[1]
Күмү урыны Мтацминда[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 Гөрҗистан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Әлма-матер Кутаисская классическая гимназия[d], Харьков милли университеты[d] һәм Женева университеты[d]
Һөнәре язучы
Эш бирүче Харьков милли университеты[d]

 Лео Киачели Викиҗыентыкта

Ле́о Киаче́ли (чын исеме-Леон Михайлович Шенгелая; 1884-1963) — гөрҗи совет язучысы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лео Киачелиның Мтацминдагы кабере

1884 елның 7 (19 февралендә) Обуджи авылында (хәзерге вакытта Цаленджих муниципалитеты, Гөрҗистан) дворян гаиләсендә туган. 1904 елда Кутаис гимназиясен тәмамлый, 1904-1905 елларда Харьков югары уку йортының юридик факультетында укый. 1905 елда югары уку йорты ябылуга бәйле рәвештә укуны туктата. Туган ягына кайта, 1905-1907 елларда инкыйлабта катнаша. 1907 елда, кулга алынганнан соң, кутаис төрмәсеннән качып китә, шуннан соң законсыз рәвештә Мәскәүдә яши һәм укый. 1912 елдан Женев югары уку йортында укый. В.И. Ленин, Г. В. Плеханов, А. В. Луначарский белән шәхсән таныш була. Февраль инкыйлабыннан соң Россиягә кайта.

1905 елдан башлап әдәби эшчәлек белән шөгыльләнә башлый. Кечкенә хикәяләр яза башлый. 1917 елда аның «Тариэл Голуа»(1915) исемле тарихи-инклыйлаб романы чыга. Әлеге роман Гөрҗистанда 1905 елгы вакыйгаларны тасвирлый. «Тариэл Голуа» Гөрҗистан әдәбиятында социалистик реализм үсешенә нигез сала. 1927 елда «Кан» инкыйлаб романының 1 нче өлеше чыга. Ул 1905-1907 еллардагы Беренче Рәсәй инкыйлабыннан соң Гөрҗистандагы яшерен эшләр турында була. «Гвади Бигва» романы (1938) гөрҗи авылында колхоз төзелешенең җиңүе турында сөйли, «Тау кешесе» романы (1945) Бөек Ватан сугышы темасына багышлана. «Алмасгир Кибулан» (1928), «Хаки Адзба» (1933), «Крейсер Шмидт» (1933) һ.б. реакцион классларның һәлак булуын һәм яңа социалистик тормыш тантанасын сурәтләүче новеллалар. «Алтын үзән» (1937), «Бер күк астында» (1961) киносценарийлары. Авторның әсәрләре СССР халыкларының күп кенә телләренә тәрҗемә ителә.

Лео Киачели 1963 елның 19 декабрендә вафат була. Тбилисида, Мтацминд пантеонында җирләнгән.

Тбилисидагы бер урам Лео Киачели исеме белән аталган.

Повестьлар һәм хикәяләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1916 — ტარიელ გოლუა / Тариэл Голуа
  • 1926 — სისხლი / Кан (1925)
  • 1926 — თავადის ქალი მაია / Князь кызы Майя (1927)
  • 1926 — ალმასგირ კიბულან / Алмасгир Кибулан (1928)
  • 1926 — ჰაკი აძბა / Хаки Адзба (1933)
  • 1936 — გვადი ბიგვა / Гвади Бигва
  • 1948 — მთის კაცი / Тау кешесе (1928)

Бүләкләр һәм премияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Гвади Бигва» повесте өчен (1938) икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1941)
  • Ленин ордены (4.3.1954)
  • Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (31.1.1939)
  • башка ике орден һәм медальләр

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыскача әдәби энциклопедия. Киачели