Лептон саны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лептон саны latin yazuında])

Лептон саны - системада лептоннар һәм антилептоннар саны аермасы. (Лептоннар: электрон, электрон нейтриносы һ.б.).

Барлык күзәтелгән процессларда йомык системада лептон саны саклана. Лептон саны саклану кануны - Стандарт модельнең бер нигезе булып тора. Әлеге саклану кануның сәбәпләре әлегә билгесез.

Электр коргысы - еракта тәэсир итүче калибрлау кыры - электромагнит кырының чыганагы.

Заманча физика буенча лептон саны - бернинди калибрлау кырының чыганагы булмый, шуңа күрә бу сан, коргы түгел.

Лептоннарга L = +1 , антилептоннарга L = -1 саны бирелә.

Шулай ук флейвор лептон саны бар: электрон Le, мюон Lμ, тау-лептон Lτ саннары. Мәсәлән:

.

Гомуми лептон саны аларның суммасына тигез:

Нейтрино тирбәнешләре сәбәпле аерым флейвор лептон саннары сакланмый, чөнки электрон нейтриносы мюон нейтриносына һ.б. әйләнә ала.

Лептон саны саклану кануны 1953 елда Конопинский һәм М. Мәхмүд тарафыннан постулат ителгән. Мәсәлән:

, ягъни лептон саны саклана

Хәзер гомуми лептон саны саклану канунын бозу актив эзләнә, мәсәлән нейтрино антинейтринога әйләнә аламы соң. Әлеге тикшерүләр матдәнең ничек килеп чыкканын аңлата ала.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • E. J. Konopinski and H. M. Mahmoud. The Universal Fermi Interaction. Phys. Rev. 92 (1953) pp. 1045—1049. [1]