Лесная (метро станциясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лесная (метро станциясе) latin yazuında])
Лесная
Урын Санкт-Петербург
Координатлар 59°59'5.32"тн, 30°20'39.57"кнч
Ачылган 1975
Карта
Станция павильоны

«Лесная» (тат. Урман)[1]Санкт-Петербург метрополитены станциясе. Киров-Выборг юлына керә. «Выборгская» һәм «Батырлык мәйданы» арасында урнашкан.

Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станция Урман проспекты янында, Выборг районы «Сампсониевское» округында урнашкан.

Якын йортлар һәм корылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Метро янында хәрби комиссариат, Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университеты, Санкт-Петербург дәүләт стоматология университеты, Санкт-Петербург дәүләт политехник университеты тулай торагы урнашкан.

Тышкы биналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Павильон инженер А. С. Гецкина, В. П. Шувалова, Н. И. Згодько һәм Э. Л. Надежный, И. X. Целолихина, С. П. Щукина проекты буенча төзелгән.

Вестибюль бизәүләре «Выборгская» — «Девяткино» юлындагы станциялар белән охшаш. Түшәм металл балкалар белән эшләнгән. Алар өч почмак һәм квадрат сыман кушылган[2]. Әлеге ажур тимер корылмаларда утлампалар урнаша. Станциядә балкон бар.

Җир асты корылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Урман» — колонналар белән, тирән яткан, өч гөмбәзле станция. Тирәнлеге — 64 метр. Ер асты залы А. И. Прибульский һәм В. В. Ганкевич архитекторлар проекты буенча төзелгән. Перрон бизәкләре яшел төсле, мәгънәсе белән урман белән тиңләп була.

Перрон уртасында граниттан «Кояш» композициясе куелган (сынчы П. А. Якимович).

Станциянең үтә тирән ятканына сәбәпле колонналарның фризы киңәйтелгән.

Петербург метрополитенда су юып алып китү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Петербург метрополитенда су юып алып китү вакытында 1995—2004 елларда станция Киров-Выборг юлының соңгы станциясе булып торган.

Үсеш планнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«2025 елга кадәр Петербург метрополитены үсеш планы» буенча, киләчәктә станциядән Санкт-Петербургның Кулса юлы «Лесная-2» станциясенә күчү булыр дип уйланыла.[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Транспорт объектлары һәм географик исемнәре туры тәрҗемәсе кулланылмый, оригинал атама калдырыла
  2. Петербургский метрополитен. Линия 1, Станции и тоннели на сайте Санкт-Петербургская интернет-газета
  3. Андрей Захаров. Метро потянулось к Смольному, Фонтанка.ру - интернет-газета (08.09.2014 19:11).

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]