Лесотода ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лесотода ислам latin yazuında])
Лесото корольлеге дәүләт флагы

Лесотода ислам, Лесото корольлегендә ислам (ингл. Islam in Lesotho, гарәп. الإسلام في ليسوتو‎) ― азчылык дине. Ил халкының (2, 1 млн кеше, 2018 елга бәяләү) ~0,2 % ы ― мөселманнар. 2000 елда Лесотоның мөселман халкы бөтен ил буенча 1 мең кеше[1], 2013 елда 3000 нән артык кеше тәшкил иткән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем саклана[2].

Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар [3] (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, илленчеләр ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә [4].

Мөселманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесото мөселманнарының зур күпчелеге ― сөнниләр. Шигыйлар 1000, Әхмәдиячеләр 350 кеше исәпләнә [5].

Мөселманнар арасында Көньяк Азиядән (Һиндстан, Пакистан, Бангладеш һәм Шри-Ланка) чыгучылар күп. Көньяк Азия мөселманнары Лесотода бизнес һәм сәүдә белән шөгыльләнү максатында урнашып калган [6]. 1900-елларда берничә гаилә Дурбан(ингл.) шәһәреннән (Көньяк Африка Республикасының Квазулу-Натал(ингл.) провинциясе) бирегә күчеп килгән.

1966 елда ил Бөекбританиядән бәйсезлек алган.

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лесотода мәчетләр һәм гыйбадәт заллары (Jamaat Khana) ил башкаласы Масеру(ингл.) шәһәрендә, Бутха-Бутхе провинциясендә һәм башка урыннарда (Jamaat Khana at Jackpot Market, Bus Stop Jamaat Khana, Pioneer Mall Jamaat Khana, Sekamaneng Islamic Centre Jamaat Khana, Osaman Masjid, Ha-Hoohlo Jamaat Khana) урнашкан.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Adherents.com — Religion by Location. әлеге чыганактан 2017-02-03 архивланды. 2013-02-02 тикшерелгән.
  2. International Religious Freedom Report 2007: Lesotho. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007)
  3. Table: Christian Population as Percentages of Total Population by Country. Pew Research Center.
  4. Lesotho, CIA Factbook
  5. Ahmadiyya Muslim Mosques Around the World. The Ahmadiyya Muslim Community. 2008. pg. 107. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-882494-51-2]]
  6. Lesotho's Diverse cultures. әлеге чыганактан 2014-08-11 архивланды. 2021-11-27 тикшерелгән.