Лесхозым чишмәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лесхозым чишмәләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Нургали чишмәләре ( Олы чишмә, Бәләкәй чишмә). Олы чишмә - бистәбез халкын тәмле суы белән сыйлап торучы, мул сулы чишмәләребезнең берсе. Ул бистә уртасындагы елга ярыннан агып чыга. Халык башта бу чишмәне Олы чишмә дип атаган, чөнки аның каршындагы тау итәгеннән тагын бер чишмә чыга. Аның суы беренчесенекенә караганда күпкә азрак булганга, анысын Бәләкәй чишмә дип атаганнар. 1962 нче елда Саба урман хуҗалыгы директоры итеп Нургали Миңнехан улы Миңнеханов билгеләнә. Ул 30 елга якын шушы коллективны җитәкли, бистәбезне иң төзек торак пунктына әверелдерә. Чишмәләрне карап, төзекләндереп тотуга да зур игътибар бирә: өсләрен чүп төшмәслек итеп каплата, яхшы улаклар куйдыра, чишмәгә төшә торган сукмакка таштан баскычлар ясата, елга аркылы асылмалы күпер салдыра. Бу изге күңелле кешенең хезмәтен халкым югары бәяли, чишмәләрне дә аның исеме белән атап йөртә башлый.

Нурулла чишмәсе. Нурулла чишмәсе дип аталып йөртелә торган бу чишмә - бистәбездәге иң йомшак сулы чишшмә. Тормыш юлын урманнарны карап, тәрбияләп торуга багышлаган Нурулла абый Гыйззәтуллин хөрмәтенә шулай атаганнар бу чишмәне. 28 ел буе табигать сагында торган Нурулла абый өй кырыеннан ерак түгел челтерәп агып ятучы чишмәгә җан өрә: улак куя, кырыйларына таш түши, сукмагына баскычлар ясый.


Никкүчтем чишмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Никкүчтем чишмәсен түбән оч исеме белән атап йөртәләр, чөнки бу җирләрдә кешеләр йорт салганда сазлык булган, җирләре дә уңдырышлы булмаган. Шунлыктан: “Нигә күчтем икән монда?” –дип уфтанганнар. Ахырдан бистәнең түбән очына, андагы чишмәгә атама буларак берегеп калган. Карпат чишмәсе. Карпат тавы дип йөртелгән тау итәгеннән агып чыкканга, халык бу чишмәне дә тау исеме белән атаган. Тау куенына елышып аккан бу чишмә – авылыбыз горурлыгы. Чишмә тау итәгендәге тал, зирек агачлары эчендә, авыл тынлыгына зыян салмый гына челтери дә челтери. Кушучыңа тутырып көмеш су эчәсең дә, кабат үргә күтәрелеп карыйсың. Бу – бөтен әйләнә-тирәдәге иң гүзәл чишмә. Аның кырыйлары таш белән әйләндереп алынган. Монда машиналар кую өчен махсус урын, кырыенда шашлык кыздыру өчен мангал, бик матур итеп салынган ике бина бар. Ул – чын мәгънәсендә ял урыны. Биредә мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан классташлар очрашулар үткәрә, туган көннәр, туйлар, бәйрәмнәр дә нәкъ менә әлеге чишмә буенда уза. Озак күрешмәгән дуслар да очрашу урыны итеп шушы чишмәне сайлый.


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Гарипова Ф. Г. Инешләрдән иңгән моңнар бар./ – Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1995

2.Нәҗмиев Т. Керик әле Саба урманнарына/Т.Нәҗмиев, М.Абдуллин. – Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс”,2000

3.Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы/ – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984