Леся Украинка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Леся Украинка latin yazuında])
Леся Украинка

Тугач бирелгән исеме: Лариса Петровна Косач
Псевдонимнар: Леся Украинка
Туу датасы: 13 (25) февраль 1871[1]
Туу урыны: Русия империясе байрагы, Волын губернасы, Новоград-Волынский
Үлем датасы: 1 август 1913(1913-08-01)[2][3][4] (42 яшь)
Үлем урыны: Русия империясе байрагы, Тифлис губернасы, Сурами
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: шагыйрә, язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1876—1913
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, поэма
Иҗат итү теле: украин, рус, француз
Дебют: «'Җыр канатларында» (1893)
Имза: Култамга

Ле́ся Украи́нка (укр. Леся Українка; туганда исеме Лари́са Петро́вна Ко́сач-Кви́тка укр. Лариса Петрівна Косач-Квітка, 1871 елның 13 (25) феврале, РИ, Волын губернасы, Новоград-Волынский1913 елның 19 июле, РИ, Тифлис губернасы, Сурами) — украин шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче. Шигърият, лирика, эпос, драма, проза, публицистика жанрларында язган; фольклор җыйган; Украина милли хәрәкәтендә актив катнашкан.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леся Украинка. 1896 ел.

Лариса Петровна Косач (Леся Украинка) 1871 елның 13 (25) февралендә Новоград-Волынский шәһәрендә белемле дворян гаиләсендә туган.

Әнисе — Драгома́нова-Ко́сач Ольга Петровна — украин язучысы, этнограф, публицист (псевдонимы — Оле́на Пчилка яки Елена Пчёлка (укр. Оле́на Пчíлка). Хатын-кызлар хәрәкәтенең актив катнашучысы була, «Первый венок» («Беренче такыя») альманахын бастырf.

Әтисе — Ко́сач Пётр Антонович — юрист, җәмәгать эшлеклесе.

Абыйсы (әнисенең абыйсы) — Драгоманов Михаил Петрович — танылган язучы, публицист, әдәбият белгече, фольклорчы, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, галим-тарихчы.

Апасы (әтисенең сеңлесе) — Косач Олена Антонівна —шагыйрә, инкыйлабчы-народник. Леся Украинка өй белеме алган. Абыйсы Михаил Драгоманов һәм әнисе ярдәмендә берничә чит тел өйрәнгән. Яшь Лесяның социалистик карашларын формалаштыруга абыйсы һәм апасы йогынты ясаган.

1879 елда Олена Косач жандармнар шефына һөҗүм иткән өчен кулга алына. Моңа җавап итеп тугыз яшьлек Леся «Надія» («Өмет») исемле беренче шигырен язды.

1881 елдан Леся туберкулез белән авырый. 1884 елдан «Зоря» (Львов, Австро-Венгрия) журналында шигырьләрен бастыра башлый. 1885 елда Львовта аның Николай Гоголь әсәрләрен тәрҗемә иткән җыентыгы чыга (Михаил абыйсы белән берлектә). Каты авыруга карамастан, Леся Украинка яшерен марксистлар эшендә актив катнаша[5][6]. Ул яшерен марксистик әдәбият тарату белән шөгыльләнгән һәм аны мәкаләләрендә һәм сәнгать әсәрләрендә пропагандалаган[7]. 1907 елда Леся Украинка Климент Квиткага кияүгә чыга. Шул ук елны ул берьюлы ике поэма яза: «В Катакомбах» («Катакомбаларда») һәм «Айша та Мохаммед» («Гайшә һәм Мөхәммәд»). Соңгы елларын Леся Украинка Кырым, Кавказ һәм Мисыр шифаханәләрендә үткәрә.

1913 елның 19 июлендә Сурамида 42 яшендә вафат була.

Төп әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җырлар канатында» ("На крилах пісень") дигән китапның тышы. Киев. 1904 ел.

Драмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Зәңгәр гөләп» (укр. "Блакитна троянда"; 1896)
  • Драматик поэма «Котырынган» (укр. "Одержима"; 1901)
  • Драматик поэма «Хәрабәдә» (укр. «На руїнах»; 1904)
  • Драматик поэма «Хезмәт йортында — коллык төбәгендә» (укр. «В дому роботи — в країні неволі»; 1906)
  • Драматик поэма «Катакомбаларда» (укр. "У катакомбах"; 1907)
  • Драматик поэма «Гайшә һәм Мөхәммәд» (укр. "Айша Та Мохаммед"; 1907)
  • Драматик поэма «Урман җыры» (укр. "Лісова пісня"; 1911)
  • Драматик поэма «Ташлы хуҗа» (укр. Камінний господар  ; 1912)

Шигырь җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Җыр канатларында» (укр. "На крилах пісень"; 1893)
  • «Уйлар һәм хыяллар» (укр. "Думи і мрії"; 1899)
  • «Кайтавазлар» (укр. "Відгуки"; 1902)

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Леся Украинка 200 гривналы купюрада.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Find A Grave — 1996.
  2. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. Store norske leksikon — 1978. — ISSN 2464-1480
  4. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  5. Леся Украинка и социализм и социал-демократизм 2017 елның 18 февраль көнендә архивланган.
  6. Українська соціял-демократія (група УСД) і її лідер Леся Українка
  7. Анатоль Костенко. Леся Украинка и марксизм