Либерализм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Либерализм (лат. liberalis — ирекле) — кеше хокуклары һәм аның шәхси ирегенең какшамаслыгын игълан иткән фәлсәфи һәм иҗтимагый-сәяси агым яки хәрәкәт.

Либерализм һәр кешенең ихтыярын һәм ирекләрен югары кыйммәт дип игълан итә һәм аларны иҗтимагый һәм икътисади тәртипнең хокукый нигезе итеп билгели. Бу очракта дәүләтнең һәм чиркәүнең (диннең) җәмәгать тормышына тәэсир итү мөмкинлекләре конституция белән чикләнә. Сүз иреге (үз фикереңне халык алдында ачык итеп әйтә алу), динне сайлау мөмкинлеге, гадел һәм азат сайлауларда үз вәкилләреңне ирекле билгеләү хәзерге заман либерализмында ирекнең иң мөһимнәре итеп карала. Хосусый милекнең, сәүдә иреге һәм эшкуарлык ирегенең кагылгысызлыгы, икътисад җәһәтеннән, либерализм принциплары итеп карала. Канунның хакимнәр теләге-ихтыярыннан өстенлеге (рус. верховенство закона) һәм, байлыгына, социаль хәленә һәм абруена карамыйча, бөтен гражданнарның канун каршында тигезлеге юридик яктан либерализм принциплары итеп карала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Либерализм // Брокгауз һәм Ефрондың энциклопедик һүҙлеге: 86 томда (82 т. һәм 4 өҫтәмә том) — СПб., 1890—1907. (урыҫ.)
  • Бентам И. Введение в основания нравственности и законодательства. — М.: РОССПЭН, 1998. — 415 с ISBN 5-86004-166-7
  • Берлин И. Философия свободы. Европа. — М.: Новое литер. обозр., 2001. — 448 с ISBN 5-86793-132-3