Либуше Шафранкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Либуше Шафранкова latin yazuında])


Либуше Шафранкова
Туган телдә исем чех. Libuše Abrhámová
Туган 7 июнь 1953(1953-06-07)[1][2][3]
Брно, Чехословакия[2][4]
Үлгән 9 июнь 2021(2021-06-09)[5][6][7][…] (68 яшь)
Прага, Чехия[8]
Күмү урыны cemetery in Šlapanice[d][9]
Ватандашлыгы  Чехия
Һөнәре актёр, киноактер
Эш бирүче Национальный театр[d]
Җефет Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Балалар Josef Abrhám[d]
Кардәшләр Мирослава Шафранкова[d]

 Либуше Шафранкова Викиҗыентыкта

Либуше Шафранкова (чех. Libuše Šafránková; 1953 елның 7 июне, Брно, Чехословакия2021 елның 9 июне, Прага, Чехия) — Чехословакия һәм Чехия актрисасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Либуше Шафранкова 1953 елның 7 июнендә Чехословакиянең Брно шәһәрендә туган. Театр белән балачактан ук мавыга. Либушеның сеңлесе Мирослава (1958) бар. «Русалочка» фильмында алар икесе бергә төшкәннәр.

Беренче уңыш Либушега танылган чех язучысы Божена Немцова романы буенча төшерелгән «Әби» фильмыннан соң килә. Фильмны Антонин Москалык төшергән. Либуше Шафранкова анда балачакта язучы ролен уйный.

Шафранкова Брнода театр училищесын тәмамлый. Киноларда уңышлы төшкәннән соң ул Праганың танылган авторлык театры «Драма клубы» сәхнәсендә уйный башлый. Шунда ук булачак ире, танылган чех актёры Йозеф Абрагам белән таныша.

1973 елда «Золушка өчен өч чикләвек» (режиссёр — Вацлав Ворличек) дигән танылган фильмда төшә. Соңыннан «Русалочка» (1975), «Принц һәм Кичке Йолдыз» (1979), «Өченче принц» (1982), «Умырзаялар бәйрәме» (1983), «Коля» (1996, «Оскар» премиясен алган) һ. б. фильмнарда төшә. «Драма клубы»нда күп рольләр уйный: «Дядя Ваня»да Соня, «Чайка»да Нина, «Өч йөкле» пьесасында Коломбина.

Либуше һәм аның ире Йозеф Абрахамның улы кече Йозеф Абрагам бар[10]. Кече Абргам Чехиядә танылган продюсер, аның исәбендә берничә сериал бар.

2009 елда Либушеның сәламәтлеге белән җитди проблемалар барлыкка килә. Аңа ул катнашкан берничә проектны туктатырга туры килә. Соңрак актриса авыруны җиңеп чыга һәм кабат тамашачылар алдында чыгыш ясый башлый[11].

2014 елдан Либуше Шафранкова үпкә яман шеше белән көрәшә, аңа уңышлы операция ясыйлар. 2015 елда дәүләт бүләген тапшырганда (Чехия Президенты актрисаны сәнгать өлкәсендә югары бүләк белән бүләкләгән) медальне Мирославаның сеңлесе ала[12].

Либуше Шафранкова 2021 елның 9 июнендә Прагада 69 яшендә вафат була[13].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Чешский лев», 1996 — «Коля» фильмындагы роле өчен;
  • Злинда Халыкара кинофестиваль премиясе — балалар һәм яшьләр өчен кинога иҗади өлеш керткән өчен;
  • I нче дәрәҗә «Хезмәтләр өчен» медале (Чехия, 2015).

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Әби» (1971) — Барунька;
  • «Золушка өчен өч чикләвек» (1973) — Золушка;
  • «Русалочка» (1976) — принцесса;
  • «Йөгер, официант, йөгер!» (1981) — Геленка Вранова;
  • «Башлангыч мәктәп» (1991) — Соучкова
  • «Коля» (1996) — Клара

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. filmportal.de — 2005.
  2. 2,0 2,1 2,2 Czech National Authority Database
  3. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  4. 4,0 4,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  5. Zemřela filmová Popelka Libuše Šafránková. Bylo jí 68 let — 2021.
  6. Zemřela »Popelka« Libuše Šafránková (†68): Dva dny po narozeninách a náročné operaci! — 2021.
  7. https://magazin.aktualne.cz/kultura/film/zemrela-herecka-libuse-safrankova-dozila-se-68-let/r~01815682c92011eba824ac1f6b220ee8/
  8. 8,0 8,1 Zemřela Libuše Šafránková
  9. 9,0 9,1 https://cnn.iprima.cz/detaily-posledniho-rozlouceni-se-safrankovou-rodina-prozradila-datum-i-misto-27398
  10. Josef Abrhám Jr. на IMDb(ингл.)
  11. «Я буду работать, несмотря на праздники!» Интервью с Л. Шафранковой(чех.)
  12. Ужас! У исполнительницы роли Золушки рак лёгких — Promiflash.de, archived from the original on 2015-11-04, retrieved 2023-04-14 
  13. David Laštovka (2021-06-09). Zemřela filmová Popelka Libuše Šafránková. Bylo jí 68 let.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]