Ливиу Либреску

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ливиу Либреску latin yazuında])
Ливиу Либреску
Туган телдә исем рум. Liviu Librescu
яһүд. ליביו ליברסקו
Туган 18 август 1930(1930-08-18)
Плоешт, Румыния
Үлгән 16 апрель 2007(2007-04-16)[1] (76 яшь)
Виргиния политихникә үнивирситите[d], Блексбург (Виргиния), Монтгомери (округ, Виргиния), Виргиния, Америка Кушма Штатлары
Күмү урыны Раанана[d]
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
 Исраил
 Румыния[2]
Әлма-матер Политехнический университет Бухареста[d]
Һөнәре Q10497074?, инженер, педагог, профессор, математик
Эш бирүче Виргиния политихникә үнивирситите[d]

Ливиу Либреску (яһүд. ליביו ליברסקו); 1930 елның 18 августы, Плоешт, Румыния2007 елның 16 апреле, Блэксберг, Виргиния, АКШ) — Румыния, Израиль һәм Америка математигы, аэродинамика өлкәсендә белгеч, Виргиния политехник институтының техник фәннәр һәм механика факультеты профессоры.

Яһүд килеп чыгышлы, Холокостны кичергән[3][4][5][6]. Күрсәткән батырлыклары өчен Румыниянең иң югары дәүләт бүләге — Йолдыз ордены белән бүләкләнә[7].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ливиу Либреску 1930 елның 18 августында Плоешт шәһәрендә (Румыния) яһүд гаиләсендә туа. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач ул Транснистрия хезмәт лагеренә, ә соңрак, гаиләсе һәм меңләгән башка яһүдләр белән Фокшан геттосына депортацияләнә.

Сугыштан соң Либреску белем ала һәм үз ватанында танылган галимгә әверелә. Ул Бухаресттагы политехник университетта(рус.) аэродинамика өйрәнгән, 1952 елда аны тәмамлаган һәм анда магистр дәрәҗәсен алган. 1969 елда ул Румыния академиясендә(рус.) докторлык дәрәҗәсен (специализациясе — сыеклык механикасы) ала. 1953—1975 елларда Бухарест гамәли механика институтында, соңрак Сыеклык механикасы институтында һәм Сыеклык механикасы һәм аэрокосмик технологияләр институты каршындагы Румыния Фәннәр академиясендә тикшеренүче булып эшли.

70 нче елларда Румыниянең Коммунистлар партиясенә тугрылык күрсәтүеннән баш тарта һәм Академиядән Израильгә карата мәхәббәте өчен куыла. Либреску Израильгә эмиграциягә рөхсәт сорагач, Румыния Фәннәр академиясендә аны эштән азат итәләр. Берничә елдан соң Израиль премьер-министры Менахем Бегин(рус.) Румыния президенты Николае Чаушеску Либреску гаиләсен Израильгә җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 1978 елда үтенеч канәгатьләндерелә.

1979—1986 елларда Либреску Тель-Авив университетында аэронавтика һәм механика профессоры була һәм Хайфа шәһәрендә Израиль технология институтында укыта. 1985 елда АКШка күчә һәм 2007 елда үлеменә кадәр Вирджиния политехник институтында лекцияләр укый.

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елның 16 апрелендә, 76 яшендә, Либреску Вирджиния политехник институтында кыргын ясаган Чо Сын Хиның(рус.) 32 корбанының берсе була. Ул үзенең лекциясе узган уку аудиториясенә үтерүчегә бәреп керергә комачаулаган. Үтерүченең ишек аша 5 тапкыр атуына карамастан, Либреску аны студентларның күп өлеше аудиториядән чыкканчы тота ала[8]. Либрескуга биш пуля эләккән. Соңрак күп студентлар Либреску аркасында гына исән калулары турында белдерәләр. Либреску белән хушлашу тантанасы 2007 елның 18 апрелендә Бруклинда (Нью-Йорк) уза, соңрак аның тәне, туганнары теләкләре нигезендә, Израильгә күчерелә.Шул ук көнне АКШ президенты Джордж Буш Американың Холокост мемориаль музеенда узган тантанада Либрескуны искә ала:

Бүген без куркыныч күрдек, әмма батырлык актларын да күрдек. Әлеге батырлыкны профессор Либреску гәүдәләндерә. Җинаятьче аның классына керергә ниятләгәч, фидакарь профессор ишекне үз тәне белән ябып куйган. Холокост корбаннарын искә алу көнендә аны кичергән профессор башкалар яши алсын өчен үз гомерен биргән. Бу иртә белән без аның хәтерен хөрмәтлибез һәм аның гамәленнән көч алабыз.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Librescu, Liviu; Ohseop Song. Thin-walled composite beams: Theory and Application(ингл.). — Дордрехт, Нидерланды: Springer, 2006. — ISBN 978-1-4020-3457-2.
  • L. Librescu, Cederbaum, G.; Elishakoff, I., Aboudi, J. and Librescu, L. Random Vibrations and Reliability of Composite Structures(ингл.). — Ланкастер-Базель: Technomic Publishing Co, 1992.
  • Librescu, Liviu. Elastostatics and Kinetics of Anisotropic and Heterogeneous Shell-Type Structures(ингл.). — Лейден: Noordhoff International, 1976. — ISBN 978-90-286-0035-5.
  • Librescu, Liviu. Statica şi dinamica structurilor elastice anizotrope şi eterogene. — Бухарест: Editura Academiei Republicii Socialiste România, 1969.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://news.bostonherald.com/international/middleEast/view.bg?articleid=195818&srvc=home
  2. https://ro.wikipedia.org/wiki/Liviu_Librescu
  3. A friend remembers Liviu Librescu
  4. Librescu Family Condolence Page. әлеге чыганактан 2007-04-22 архивланды. 2007-04-22 тикшерелгән.
  5. In Memoriam, Professor Liviu Librescu Who Died While Serving Virginia Tech and ESM. әлеге чыганактан 2007-05-25 архивланды. 2007-04-26 тикшерелгән.
  6. Israeli ‘hero’ of US shootings, archived from the original on 2007-09-27, retrieved 2021-05-29 
  7. Preşedintele României
  8. «Liviu Librescu: Holocaust survivor blocked shooter, letting students flee 2013 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. ». //The Roanoke Times. 27 апреля 2007.